Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Заман таләпләре үз төзәтмәләрен кертә

    Сишәмбе көнне "Нәбиуллин" КФХ базасында урып-җыю эшләрен тәмамлау, туфракны көзге эшкәртү һәм уҗым культураларын чәчү сораулары буенча семинар-киңәшмә узды.

    Авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре катнашындагы семинар район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев рәислегендә хуҗалык уҗым арышын чәчүне алып барган чиста пар участогында узды. Сүз орлык материалының сыйфатыннан һәм аның күләменнән башланды. Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Атлас Гайнетдинов билгеләп узганча, орлык материалы сыйфатының күрсәткечләреннән берсе - 1000 орлык массасы. "Уңыш", "Таң", "Игенче", "Тимербаев" хуҗалыкларында орлыкларның авырлыгы иң түбән булып, 27-28 граммны тәшкил итә. Бу аларның массакүләм репродукция орлыклары булуын аңлата. Бөтен коллективларда да чәчү материалы җитәрлек күләмдә түгел.
    Туңга сөрелгән җирне сөрдерүгә килсәк, туфракны эшкәртү аны өскә каплатып башкарылырга тиеш. Әлеге сорау буенча экология һәм җирдән файдалану буенча даими комиссия рәисе Сәгадәтулла Төхбәтуллин шуны билгеләп узды, безнең далага караган зонада кайбер хуҗалыклар башкарган туфракны тырмалап чыгу климатик һәм туфрак үзенчәлекләре буенча яраклы түгел. Соңгы 10 елда яз көне апрель-майда булган явым-төшемнәргә анализ ясасак, узган елның маенда гына 70 мм явым-төшем күзәтелгән, дигән нәтиҗәгә килергә була. Шул кадәр кирәк булган дымлылыкны туфракта саклап калыр өчен, тирән (18 сантиметрдан да ким булмаган тирән-леккә) сөрдерүнебашкарырга кирәк. Чиста парлар белән эш тә моннан аерылгысыз булырга тиеш. Әлеге технологияләр нигез булып тора, шуңа күрә аларны үтәргә кирәк.
    Нуриев көзге чәчү эшләрен тәнкыйть утына тотты. Әле яз көне көзге чәчүгә 15 августтан да соңармыйча керешергә планлаштырылган. Әмма кайбер җитәкчеләр, туфракта дым юклыгына сылтанып, чәчүне башлау белән соңарганнар. Һәм өч көнгә (28 август мәгълүматлары) уҗымнарны чәчү 10 процентка үтәлгән. 1 сентябрьгә, ягъни көзге чәчү эшләрен тәмамлауга кадәр, дүрт көн калды, диде Рөстәм Мидхәт улы, шуңа күрә, бөтен көчләрне туплап, тәүлеклек эшкәртү нормасын исәпләргә кирәк. Ә бу исә - 80-100 га. Шулай ук бөтен хуҗалыклар да туфракны эшкәртүгә керешмәгән. Әлеге агрочараны шулай ук вакытында тәмамларга кирәк. Яхшы уңышка ирешер өчен, чиста парлар белән генә эшләү җитми. Химик препаратлар, ашламалар куллану зур әһәмияткә ия. Ашлау, орлыкларны инкрустацияләү, туфракны эшкәр-түдән аермалы буларак, чыгымнарны яхшы каплый, ул химик ашламаларда да бар, дип ассызыклады Нуриев. "Технологияләргә ярашып эшләргә кирәк. Кызганычка, эшебезнең уңышлылыгы бүген XX гасыр башындагысына тиң. Без гербицидлардан да бик аз файдаланабыз, бу исә кырларның чүп үләннәре белән басылуга китерә. Һәрбер аерым хуҗалыкка язгы кыр эшләренә һәм бөтен технологик процессларны башкаруга билгеле бер кредитлау программасын эшләп чыгарырга кирәк. Шулай ук һәр хуҗалыкта киләсе елга безгә кайда һәм нәрсә чәчү турында чәчүлекләрнең структурасын карарга кирәк. Бөтенесе дә төгәл планлаштырылган булырга тиеш", - дип йомгаклады сүзен Рөстәм Мидхәт улы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: