Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Ак әби.Матур әби

Яңа ел бәйрәме көнендә - 2 гыйнварда Мөзәянә әби үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Кечкенә буйлы, мөлаем елмаючы әбигә карап, аңа 80 яшь бирүе авыр. Мөзәянә әбинең хәрә-кәтләре җитез, аның нурлы күзләре шатлыклы елмая. Менә ул кунагын чәй өстәле артына чакыра һәм өстәлгә яшь киленнәрдәй тәм-томнар куя башлый - сөйләшү кыска булмаячак.
Мөзәянә Зәки кызы Байлар авылында күп балалы гаиләдә 1933 елның салкын көнендә туа. Мәкаләбез герое әйтүенчә, авыл җирендә ике-өч бала тәрбияләнгән гаиләләр аз, ә күп балалы гаиләләр гадәти күренеш була. Ул әти-әнисенә хуҗалык буенча, колхоз басуларында иртә ярдәм итә башлый. Кызның әтисе Зәки, олы яшьтә булуына карамастан, 1942 елда хәрби заводларның берсенә җибәрелә һәм әйләнеп кайта алмый, хәрби техника җыюда кеше чыдый алмаслык шартларда эшләп, авырып, җәсәде чит җирләрдә күмелә. Дүрт сыйныф белем алганнан соң, Мөзәянә апа үсмер чагында ук колхоз "камытын" кия. Шәфкатьле, мәрхәмәтле кыз терлекләрне ярата, шуңа 14 яшеннән сарыклар карый башлый. Соңыннан да бер тапкыр урнашкан эш урыныннан китми. Тырыш кыз кулында ут уйната, бар эшне да булдыра. Шуңа күрә аңа катлаулырак эшне - сарык бәрәннәрен карауны йөк-лиләр, соңыннан дуңгызчылыкка күчерәләр һәм ана дуңгызлар карауны тапшыралар.
Колхоздагы эш Мөзәянә апа өчен һәрвакыт иң мөһиме була. Ул эшен бөтен барлыгын биреп башкара. Аның тырышлыгы, эшли белүе, осталыгы колхоз җитәкчелегенең игътибарыннан читтә калмый. Мөзәянә Гарипова колхозда гына түгел, бөтен районда танылган терлекче була. Колхоз һәм район җитәкчелегеннән мактау грамоталарын, рәхмәт хатларын алдынгы терлекчегә ел саен тапшыралар. Бер тапкыр республика слетына чакырылган терлекчене туганнары телевизордан да күрә. Әмма Мөзәянә Зәки кызының иң зур бүләге күкрәгендә - ул СССР халык хуҗалыгын үстерү өлкәсендә зур хезмәт казанышлары өчен бирелгән. Халыклар дуслыгы ордены кавалеры Мөзәянә Гарипова шулай ук "Фидакарь хезмәте өчен" медале, Халык хуҗалыгы казанышлары күргәз-мәсенең "СССР халык хуҗалыгында уңышлары өчен" ике көмеш медале белән бүләк-ләнә.
Районда Мөзәянә Зәки кызы белән горурланалар. Юбилярның балалары да аның белән горурлана һәм аңа тиңләшергә тырыша. Ирле-хатынлы Гариповлар дүрт ул тәрбияләп үстергән. Аның уллары, кызларга алыштыргысыз - игътибарлы, ярдәмчел, әниләре өчен җан атып торалар. Бүген уллары, киленнәре, оныклары, оныкчыклары әниләрен, әбиләрен, карт әбиләрен зур юбилее белән котлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X