Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Аның озак яшәү сере - хезмәт сөюдә

Тыл ветераны Фәгыйлә Мөхәммәдьярова үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Ветеранны район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова һәм элекке Урыссу бемит заводының башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Валентина Кузнецова тәбрикләделәр.

Фәгыйлә апа сугыш елларының авырлыклары белән сугарылган язмыш кичерә. 37 ел фидакарь хезмәтенә карамастан, ул элеккечә нык, оптимист, шат күңелле, хезмәт сөючән булып кала. "Мин гомер буе эш сөйдем һәм исерткеч эчемлектән баш тарттым, мөгаен, минем озак яшәвемнең сере нәкъ менә шундадыр", - дип фикерләре белән уртаклаша Фәгыйлә апа. Чыннан да, аның хезмәт сөючәнлеге шунда ук күзгә ташланып тора: зур булмаган йортында якты һәм уңайлы, оста хуҗа кулы сизелеп тора. Ә бит әлеге хуҗалык өч янгын кичергән. Җәй көне тормыш кайнап тора, бакчада эшләр бихисап, ә менә кыш көне шөгыльләнер эш тә юк, дип зарлана әлеге озын гомерле әбиебез. Шуңа күрәдер инде, бөтен мәхәббәтен, тырышлыгын ул өен төзекләндерүгә сарыф итә. "Әнием һәрвакыт үз өе турында хыялланды, - ди Фәгыйлә әбинең кызы. - Һәм бары тик пенсиягә чыккач кына ул үз хыялын тормышка ашырды". Үз тормышы турында сөйләргә үтенүемә юбиляр шаяртып: "минем турыда роман язарга кирәк, мәкаләдә генә сөйләп бетерерлек түгел", - диде.
Мәкаләбез герое Башкортстанның Бакалы районы Камышлы авылында дөньяга килә. Аның әтисен фронтка алалар, әнисе алты бала белән землянкада кала - әтиләре өй төзи башлаган була, тик бура куярга өлгерми. Фәгыйлә - гаиләдә зур бала һәм әнисенең ярдәмчесе була. Өй эшләреннән, хуҗалык мәшәкатьләреннән тыш, балалар урманга курыс төшерергә йөриләр, чабата бәйләп, аны бәрәңгегә алмаштыралар. 1942 елның июлендә балалар ятим кала - әтиләре сугышта һәлак була. Сугыштан соң Фәгыйлә Чиләбе өлкәсенең Коркино шәһәрендә ачык шахтада, Молотов өл-кәсендә һәм Башкортстанның Нуриман районында агач хәзерләүдә эшли.
1953 елда ул Урыссуга килә. Һәм шул рәвешле монда төпләнеп кала. Ул Октябрьский шәһәренең 4 санлы төзелеш идарәсендә, соңыннан агач эшкәртү комбинатында хезмәт куя. Пенсия алдының соңгы 15 елын ул бемит заводында эшли. Бу елларда аның фотографиясе предприятиенең Мактау Тактасыннан төшми. 1981 елның ахырында ул лаеклы ялга китә. Яз җиткәнче көчкә түзеп, ул, барлык саклык акчаларын җыеп, йорт сатып ала. Бүген дә Фәгыйлә Шәй-мөхәммәт кызы тавыклар тота, "бакча әле һаман да минем иң яраткан "ял итү урыным" булып кала", - дип шаярта юбиляр. Аның өчен тормыш мәгънәсе - хезмәттә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев