Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Балаларны укыту - ул бәхетлеләр сәләте

Чын укытучы укучылар өчен үрнәк булырга, аларның йөрәкләрендә калырга тиеш - бу сүзләрне бер дә шикләнмичә безнең мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дания Вәлиәхмәтовага карата әйтергә була.

Дания Мөгамбәр кызы - югары квалификацияле педагог, кызыклы әңгәмәдәш. Ул эрудициясе, киң белеме, хезмәт сөючәнлеге, эшендә иҗадилыгы, балаларга мәхәббәте, ата-аналарга дөрес якын килүе белән аерылып тора. Аның һәрбер дәресендә, үткәргән чарасында иҗадилык, үзара аңлашу мохите өстенлек итә. Ул шат күңелле, кызыксынучан, төптән уйлаучы, балаларга, ата-аналарга, хезмәттәшләренә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган педагог. Дания Мөгамбәр кызы энергияле, сабыр һәм үзенә таләпчән кеше.
Үз эшенә чиксез җаваплылык белән караучы талантлы укытучы һәм яхшы кеше, үз эшен югары дәрәҗәдә башкаручы укытучы, Дания Мөгамбәр кызы заман таләпләре буенча эшли, моңа исә сыйныфларга һәм темаларга бүлеп җыелган зур дидактик материал туплаган кабинет булыша. Ул 30 еллык педагогик стажга ия. Бу елларда укытучы даими эзләнүдә, иҗади үсештә булды. Ул дәресләрне югары методик дәрәҗәдә уздыра, тирән һәм төпле белем бирә, моны исә бәйге һәм олимпиадаларда призлы урыннар алган укучылары дәлилли.
Дания Мөгамбәр кызы узган елларда чыгарылган укучылар белән дә элемтәне югалтмый. Еш кына алар укытучылары янына мәктәпкә килеп, студент тормышлары, гаиләләре турында сөйлиләр, сагынып үз сыйныфларын искә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X