Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Бар кеше белән дә килешеп яши

Явызлыкка явызлык белән җавап кайтармау - әлеге тормыш постулатына Гөлфирә Хәсәнова гомере буе тугры булып калган.

Шулай да әлеге хатын-кызның дөньяга аваз салу датасы - 1937 елның 30 декабре кырыс булып күренә. Әмма шат күңелле, һәрвакыт сылу гәүдәле һәм үз-үзенә ышанган хатын-кызга карап, ихтыярсыздан башка шундый фикер килә: аңа 45нче елның мае күбрәк килешер иде. Шулай да, табигать белән бәхәскә кермичә, сезне героебыз белән таныштыруга күчик. Гөлфирә Госман кызы Ютазы авылында ишле крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Шул ук авылның мәктәбендә белем ала. Аның балачагы, әлбәттә, җиңел узмый. Ул еллардагы авыр эш балаларны да кызганмый, печән дә, утын да әзерләргә туры килә, ихатада да, колхозда да эш җитәрлек була. Аның хезмәт эшчәнлеге Ютазы авторотасында кассир-хисапчы буларак башлана. Нәкъ менә әлеге коллективта ул үз эшенең остасы буларак формалаша. Яхшы санарга өйрәнеп, әлеге һөнәрне ул тулысынча үзләштерә. Алга таба социаль тәэминат-ның Ютазы бүлегендә эшли. 1962 елда районны үзгәртеп оештырудан соң, Гөлфирә апа Урыссуга күчә. Әлеге вакытка аның инде гаиләсе дә була - тормыш иптәше Габбас һәм Галия исемле кызы аның эшеннән кайтуын зарыгып көтеп торган. Ә эшендә Хәсәнова чыннан да зур уңышларга ирешә. Ул Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинатында, Урыссуның бемит заводында һәм Урыссу ГРЭС-ында хисапчы булып эшли, сүз уңаенда, шуның соңгысыннан ул лаеклы ялга чыга да. "Ул бакчада эшләргә бик ярата, аның өендә ямь һәм чисталык хөкем сөрә, ул якыннары арасында танылган аш-су остасы, йорт буенча җаваплы, зур активист һәм хезмәт сөючән зат, "Пенсионер" бакчачылык ширкәтенең кассиры, намуслы, гадел, юаш, ә якыннары арасында абруй казанган кеше. Бөтен авырлыкларны да ул тыныч кына, сабырлык белән кабул итә. Гөлфирә апа мәчеткә йөри, ул әхлакый яктан бай шәхес, үзе дә оптимист, башкалар белән дә шат күңеллелеге белән уртаклаша", - диләр аны яхшы белүче кешеләр.
Шунысы кызганыч, аның тормыш иптәше дөньядан иртә киткән, әмма аларның гаилә учакларында кайчандыр салынган яктылык, игелек, бәхет орлыклары әле дә юкка чыкмаган. Хәсәновлар кызларына да яхшы тәрбия бирә, бүгенге көндә алар үз тормышларын яхшы корган кешеләр. Героебыз дүрт оныгына, өч малай һәм бер кыз оныкчыгына сөенеп туя алмый, ул аларны Аллаһы Тәгалә биргән бүләк дип саный. Әмма Гөлфирә Хәсәнованың иң зур казанышы, мөгаен, дөнья һәм аның теләсә нинди гамәл кыла алырдай кешеләре белән килешеп яшәведер. Шуңа күрә, аның уйларында - кешенең холкын билгеләүче тәртип, ул исә, үз чиратында, кешенең язмышына да зур йогынты ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X