Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Бәйрәмегез белән, ветераннар

Күптән түгел юбилей даталарын сугышта катнашкан Х. Галимуллин һәм тыл хезмәтчәне Г. Бакиева билгеләп үттеләр.

Үзенең 90 яшьлек юбилеен Бөек Ватан сугышында катнашучы толы, тыл ветераны Газизә Бакиева туган йортында балалары һәм якыннары даирәсендә каршылады. Аны әлеге түгәрәк дата белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлдания Белалова, социаль яклау бүлеге начальнигы Кәшиф Вәлиев һәм район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова килгәннәр иде. Газизә Әмин кызы хөрмәтле кунаклар килүенә ихлас шатланды. Кунаклар аңа иң җылы теләкләрен җиткерделәр, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар.
Шул ук көнне үзенең данлы юбилеен Хөснулла Галимуллин билгеләп үтте. Аңа 85 яшь тулган. Үзенең Ватанга бурычын ул Япония белән сугышта үтәгән. Бөтен тормышын ул хезмәттә, күп еллар дәвамында тимер юл станциясендә эшләп уздыра. Хәзерге вакытта да үз ишегалдында физик хезмәт белән шөгыльләнә. Бүген ул җә-мәгать тормышында да актив катнаша. Сүз уңаенда, күптән түгел Хөснулла ага Мәскәүгә сәяхәт ясап кайткан. Болар һәм башка күп нәрсә турында ул аны котларга килгән Кәшиф Вәлиевка һәм Зоя Глушковага зур теләк белән сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X