Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Хәтерләрдә җуелмас эз калдыра

Быел Урыссу тимер-бетон эшләнмәләре заводы үзенең 55 еллыгын билгеләп үтте. Предприятиенең хәзерге вакыттагы уңышы - производствода күп еллар хезмәт куйган кешеләр казанышы. Әлеге мәкаләбез шундый хезмәтчәннәрнең берсе турында.

Байлар авылында туып үскән Әсгать Гәрәевны заводта күпләр игелекле, тормыш сөючән, ярдәмчел, үз эшен яратучы һәм әйләнә-тирәдәгеләрне хөр-мәтләүче кеше буларак бе-ләләр. Аның әлеге сыйфатлары үзе аралашкан кешеләрнең хәтерендә җуелмас эз калдыра.
Предприятиедә ул менә инде 16 ел төяү-бушату цехы начальнигы сыйфатында хезмәт куя. Ә үзенең хезмәт эшчәнлеген мәкаләбез герое 1977 елда технологик җайланмаларны ремонтлау буенча слесарь буларак башлый. Әсгать Әхмәт улы арматура цехы мастеры булып эшләсенме, тимер-бетон эшләнмәләре цехы мастеры буларак хезмәт куйсынмы, эш сөючәнлеге, кешеләргә игелекле һәм гадел мөнәсәбәте, шулай ук намуслылыгы һәм максатка омтылучанлыгы белән аерылып торды. Гәрә-ев хезмәте күп тапкыр (районның 15 еллыгы уңаеннан да) төрле грамоталар белән билгеләнде.
Әсгать Әхмәт улының гаиләсе зур һәм тату. Тормыш иптәше Гөлчәчәк аңа менә дигән ике ул һәм кыз бүләк итә. Гәрәевлар гаиләсе аларның белем алуы турында кайгыртты, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итте. Гаиләсе аңа һәрвакыт терәк булып тора, тынычлык һәм җылылык бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X