Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Канлы көрәш шаһитлары

Шимбә, 2 февраль көнне, Сталинград янында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүгә 70 ел тула. Бу Икенче бөтендөнья сугышының иң каты алышларның берсе. Әти һәм бабаларыбыз үз гомерләрен кызганмыйча бөек җиңү яулаганнар. Бүген без әле исән булган яклаучыларыбызны хөрмәтлибез, һәлакләрне искә алабыз.

Акбаш авылының Яшел урамында гомер кичерүче Әхмәдулла Кәлимуллин әлеге канкойгыч сугышларда катнаша. 18 яшьлек егет фронтка 1942 елның 8 августында китә. Сталинград сугышында 182-нче укчы гаскәрләре составында көрәшеп, ул хәрби иптәшләрен сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итә. "Ул елның кышында каты салкыннар торды, - дип күз яшьләре белән искә ала ветеран. - Аякларда - кирза итекләр, карыннар - ач, ризыкны үзебез эзләп таптык". Менә шундый аянычлы шартларда авыл баласына ныгырга һәм Ватан азатлыгын якларга туры килә. Әхмәдулла Шафигулла улы, сугыш беткәнче, 1944 елда Сталинград өчен көрәштә яралана. Җәрәхәтләреннән төзәлгән солдат Япония белән сугышка алына. Ә. Кәлимуллин Ватан сугышы Ордены, "Японияне җиңгән өчен", "Фидакарь хезмәт өчен" медальләре белән билгеләнә.
Сталинград өчен кө-рәштә катнашкан Тимершәех Сәйранов сугышның беренче көннәрендә артиллериядә хезмәт итә. Солдат берничә тапкыр яралана. Тәүге тапкыр алган җәрәхәтләреннән төзәлгән Сәйранов беренче Мәскәү гвардия дивизиясендә элемтәче булып көрәшә. 35нче полк составында Орел, Брянск шәһәрләрен азат итә. Икенче тапкыр Великие Луки янында яралана.
Күптән түгел Тимершәех Фәхретдин улына, кайчандыр Ватан өчен көрәшкән урыннарда, Мамай Курганында булырга насыйп итә. Ветеран сүзләре буенча, сугыш көннәре уелмас тарих булып аның хәтерендә яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X