Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Картлык аны куып җитмәячәк

Автоузышлар белән Илдар Гәрәев Туполев исемендәге Казан авиация институтының автомобиль төзелеше факультетында укыган елларында ук кызыксына башлый.

Спортның әлеге экстремаль төренә ул бүгенге көнгәчә мөккибән китә. Баштагы мәлдә иренә ияреп ярышларга йөргән хатыны хәзер йөрми - нервлары җитми. "Лада" Кубогының күп тапкырлар призеры, Татарстан Чемпионатының бронза призеры, Златоустагы боз өстеннән ярышларда Россия Кубогы җиңүчесе... Аның спортта ирешкән уңышларын озак санарга мөмкин. Картлык аны беркайчан да өендә туры китермәячәк - ул юлда. Һөнәри эшчәнлеге дә язмабыз героеннан тирән белемлелек, оста җитәкчелек итүне таләп итә. Мөгаен, укучыбыз районда тимер-бетон җитештерү буенча уңышлы эшләп килүче предприятиеләрнең берсенең генераль директоры турында сүз баруын аңлагандыр. "Бетон+" һәм "Стройбетон" җаваплылыгы чикле җәмгыятьләре - бер бөтен тармак, авыр үзгәртеп кору елларында ул барлыкка китерелгән җимешләр. Сүз уңаенда, шәхси эшмәкәр буларак Гәрәев 2001 елда теркәлгән. Илдар Мәхмүт улы сүзләренә караганда, Урыссу тимер-бетон эшләнмәләре заводын банкротлык процедурасы аша грамоталы итеп финанс сәламәтләндерү уздыру аркасында гына саклап калганнар. "Теләсә кайсы җитәкче күпмедер дәрәҗәдә икътисадчы булырга тиеш. Казан финанс-икътисад институтында уку әлеге юнәлештәге белемнәрне тулыландырырга ярдәм итте. Арбитраж идарәчесе белемен үзләштерү сәбәпле, ун ел дәвамында банкротлык буенча комитет эшендә катнаштым. Бу эш тәҗрибәсе дә ярдәмгә килде", - дип сөйли Гәрәев. Бүген Урыссу тимер-бетон эшләнмәләре заводы җитештерү тармагын киңәйтү һәм төрле яклап үстерү өстендә эшли. Биредә болай да тимер-бетон эшләнмәләре белән беррәттән брусчатка ясау көйгә салынган. Бу базардагы үз урыныңны югалтмас, көндәшлеккә сәләтлелекне арттыру өчен кирәк. Район үзәгендә күп фатирлы йорт төзелеше буенча подряд оешмасы бурычларын да "Стройбетон" очраклы рәвештә генә үз өстенә алмый. Язмабыз героена алга карап яшәү сәләте тирән акыл һәм эшкә сәләтлелеге аша бирелгән. Цех мастеры, цех начальнигы, директор урынбасары, баш инженер, 33 яшендә (!) директор, ниһаять, генераль директор... Әйтерсең лә, карьера баскычының бер генә басмасын да урап узмаган. Моның белән беррәттән, хезмәт буенча күтәрелү дә ашкынулы бара. Илдар Мәхмүт улы сүзләренә караганда, ул һәрвакыт оешкан кеше - шулай тәрбияләгәннәр.
Балачак, үсмер елларындагы "ачылык-төчелекләре" турында сораштыру нәтиҗә бирмәде. "Яхшы укыдым, радиотехника, чаңгы ярышлары белән мавыктым. Урыссуда үзәк яшьләренең станциядәге яшьләр белән мөнәсәбәт ачыклаган чаклары хәтеремдә әле, мин аларда, әлбәттә, катнашмадым. Авиация дивизиясендә узган армия хезмәте дә әхлак ягыннан күп нәрсәгә өйрәтте. Үзеңне танытуның ысуллары төрле. Әти-әни өйрәткән бер ысул - ул хезмәт. Аннан килеп, күңел дә, шагыйрь әйткәнчә, көн һәм төн эшләргә тиеш. Бу хакта кызларыма да искәртеп торам. Тормышта мин спортка, бизнеска, гаиләмә өстенлек бирәм", - дип елмая Гәрәев. Бүген аның юбилее. Күпләр кебек, 55 яшен ул атлап үтми, ә җилдән җитез атка атлангандай, йөгереп уза. Нинди юнәлештәме? Әлбәттә, яңа киртәләргә һәм аларны чишеп, яңа үрләргә таба.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X