Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Әле дә каенанасына рәхмәтле

Ул ике иренең һәм өлкән яшьтәге улының үлемен кичерә. Авыр хезмәт юлы уза. Шуңа да карамастан, аның күңеле кырысланмаган. Кешеләр турында ул ис китәрлек җылылык һәм ягымлылык белән сөйли.

Март аенда 90 яше тулган искеурыссулы Газизә Маннанова фикерләре тирән һәм акылга бай. Ул элек тә вакыт һәм гомерен юк-бар эшләр белән уздырмагандыр. Дөнья һәм үзең белән гармониядә булу күпкә яхшырак. Шул чакта, бәлкем, өлкән яшеңдә дә Газизә Мөхсин кызы сыман яшь кала алырсың. Юбилярны гомер бәйрәме белән котларга, шатлыгын уртаклашырга район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова да килде. Иң изге теләкләр белән кечкенә бүләк тапшырды. Чәй табыны артында мәкаләбез герое үзенең катлаулы яшьлек тарихы белән бүлеште. 1939 елда җиде еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, туган колхозында үзенең хезмәт юлын башлый. 1940 елда кияүгә чыга. Тормыш иптәшен сугышның беренче көннәрендә үк фронтка алалар. 1941 елның 22 июнендә дөньяга килгән кызы Хәнифәне дә күрмичә китә. Беренче призыв солдатларының бик азы исән калуы турында әйтергә кирәк микән?! Габдулла Габдрахман улының үле хәбәре 1944 елда килә.
Сугыштан соң, 1955 елда, Газизә Мөхсин кызы фронтовик Мөҗаһид Маннан улына кияүгә чыга. "Уналты ел бианам белән яшәдем. Сукыр иде бичара, - дип сөйли героебыз. - Тату яшәдек. Эш кушарга яраткан улын, минем иремне, һәрвакыт туктата иде. Имеш аның, киленнең, эшләре болай да тавык чүпләп бетергесез. Булдыралганча ярдәм итте, өйдә булышты, балаларга күз-колак булды." Груша джемы белән чәй эчәбез. Газиза Маннанованың инде өлкән кызлары бер тавыштан диярлек груша агачын әтиләре утыртуын билгеләп уздылар. "Төпле бакчачы иде ул. Өйгә кергәч, киемен йортныкына алыштырыр иде. Ашаганнан соң тешләрен чистартты һәм теш авыртуының нәрсә икәнен дә белмәде", - диде алар. Әлеге ханымнар шундый зур мәхәббәт белән сөйләгән кешеләр инде күптән исән түгел, дип ирексездән уйлап куйдым. Шулар да кайчандыр өйдә тудырган җылы, кунакчыл, ярдәмчел мохит әле дә саклана. Монда 90 яшьлек Газизә әбинең күңел җылысы салынган. Ә ул әле дә булса фани дөньяны калдырып киткән каенанасын хөрмәт белән искә алуын, терәлеп торган күршеләренә рәхмәт укуын дәвам итә. Әйтерсең лә алар аның тормыш күгендәге юлны яктыртучы йолдызлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев