Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Урыссуда яшәүче Габидә әбине Россия Президенты котлады

Урыссу бистәсендә яшәүче Габидә әби Габдрахманова октябрь аенда гомеренең туксан бишенче көзен каршы алды.

Хәтта Россия Президенты да безнең якташыбызга 95 яшь тулуыннан хәбәрдар булып чыкты. Владимир Путин юллаган котлау телеграммасын район җитәкчелеге күчтәнәче белән бергә хезмәт ветеранына социаль яклау бүлеге начальнигы Кәшиф Вәлиев, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова тапшырдылар, аңа 100 еллык юбилеена барып җитәрлек кенә түгел, әлеге чикне күп елларга узып китәрлек сәламәтлек теләделәр. Чөнки Габидә әби бүген нәкъ менә саулыкка туймый: егылып аягын имгәтү сәбәпле, ятакка калган каенанасын килене Клара, үзе дә олыгаеп баруга карамастан, алты ел сабый баладай тәрбияли. Чыннан да язмабыз герое бүген бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел, урыны түрдә, балаларының, онык һәм оныкчыкларының кадер-хөрмәтен тоеп яши. Биш ел гына ир хатыны булып яшәргә өлгергән, ике баласы белән 34 яшендә тол калган Габидә Габдрахман кызы, мөгаен, ул ачы күз яшьләренә күмелеп уздырган көннәрендә Ходай Тәгалә аңа шулай озын гомер бүләк итәр дә күпләрнең игътибар үзәгендә булырмын, дип уйламагандыр.

Габидә Габдрахманованың балачак һәм яшьлек еллары Бәйрәкәтамак авылында уза, үзенең чордашлары кебек үк бик яшьли дөнья йөгенә җигелә, Бөек Ватан сугышы елларында җиңү көнен якынайту өчен бар көчен куя. Нефть тармагында бораулаучы булып эшләгән ире белән бер торак пункттан икенчесенә күченеп өйрергә мәҗбүр булган яшь хатын, туендыручысын бәхетсез очрак аркасында мәңгелеккә югалту сәбәпле, туган якларына кайтып урнаша. Берара ул күрше Московка бистәсенә йөреп эшли, лаеклы ялга тыл хезмәтчәне Урыссуның элеккеге Бемит заводыннан чыга. Инде бар да көйләнде дигәндә генә, Габидә апа бала кайгысы кичерә. Әмма безнең чал чәчле героебыз күңел төшенкелегенә бирелми, зарланмый, булганына шөкер кылып яши, кешеләр белән аралашырга бик ярата, телевизор аша дөнья хәлләрен дә белешеп тора. Ак яулыклы әбигә карап, билләхи, йөзенче дистә белән бара димәссең. Йөзендә бер генә артык җыерчык та булмаган Габидә әбинең хәтере дә начар түгел, алай гына да түгел, үз гомерендә җитәрлек сынаулар узган олы кешенең холкы да тупасланмаган. Килененә мең рәхмәтләр укып, бүген ул картлыгының түренә атлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев