Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Юбилярларны котлап

Декабрь башында Димтамак авылының ике гаиләсендә түгәрәк даталарны билгеләп уздылар.

Шушы көннәрдә Сираҗия Галиуллина сиксән яшьлек юбилеен билгеләп узды. Ул Баулы районының Кызылъяр авылында дөньяга килә, өч яше тулгач, аның әтисе вафат була. 1941 елда әнисе белән бергә ул Димтамак авылына күчеп килә. Аңа, сугыш елларының күпчелек балаларына туры килгән кебек, эшкә иртә тотынырга туры килә. Әмма сугыштан соң да җиңел булмый. Унсигез яшьлек кызга үгез белән җир сөрергә, Пермь янында урман кисәргә дә туры килә. 1951 елда Сираҗия кияүгә чыга, дүрт бала таба. Гаилә тату яши. Әмма сиксәненче еллар уртасында ире белән бергә ул зур югалтулар кичерә. Бер ел эчендә Сираҗия кече улын, биатасын һәм бианасын җирли, соңыннан олы улы да дөнья куя. Сираҗия ханым егерме ел дәвамында колхозда савымчы булып эшли. Хәзерге вакытта әти-әнисен кызлары карый.
Сәйрин һәм Нәкыя Саттаровлар алтын туйларын билгеләп узганнар. Сәйрин Шагали улы әтисен бөтенләй хәтерләми. Сугыш башлангач, аңа әле бер яшь тә тулмаган була. Әтисе беренче чакыру белән сугышка китә һәм өенә әйләнеп кайтмый. Бишенче-алтынчы сыйныфтан башлап, аңа колхозда эшләргә, ә җиденче сыйныфны тәмамлаганнан соң - өлкәннәр белән беррәттән тир түгәргә туры килә. Сәйрин Шагали улы башта сабанчы булып эшли, соңыннан ул электромонтер ярдәмчесе була, вакытлар узу белән мөстәкыйль рәвештә электр һәм газ белән эретеп ябыштыруны өйрәнә. Сәйрин Шагали улы җәмәгать тормышында да актив катнаша, сайлауларда җаваплы дружиначы була. 1962 елда ул савымчы Нәкыягә өйләнә. Бергәләп алар өч бала үстерә. Бүген алар алты оныгын һәм бер оныкчыгын тәрбияли.
Димтамак авыл җирлеге башлыгы М. Ямалеев, район сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе З. Глушкова, башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Р. Әхмәдишин юбилярларны котлап, аларга изге теләкләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев