Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Заман белән бергә атлаучы кеше

"Электросоединитель" ААҖ баш инженеры Рамил Усманов тормышының әһәмиятле бәйрәмен билгеләп үтә. Ул үзенең 55 яшьлек юбилеена белемнәрнең һәм тәҗрибәнең бай багажы белән килгән, үз эшенең чын һөнәрманына әверелгән.

Рамил Надыйр улы вазифаларына предприятиенең төп производствосын техник һәм технологик яктан тәэмин итү керә. "Электросоединитель" ААҖ генераль директоры Рәшит Мәзхәт улы Нәбиуллин фикере буенча, Рамил Надыйр улы предприятиедә чыгарылучы продукция турында барысын да белә, чөнки ул бу өлкәдә гомере буе диярлек хезмәт куя. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Рамил Надыйр улы Казан радиокомпонентлар заводында ике ел автоматчы һәм резьбофрезерчы булып эшли, ул чорда "Электросоединитель" заводы аның филиалы була. Алты ел Хәрби-Диңгез флотында хезмәт иткәннән соң, 1983 елда ул туган бистәсенә әйләнеп кайта һәм "Электросоединитель" заводына контроль-сынау станциясенең инженер технологы булып урнаша. 1984 елдан 1991 елга кадәр ул контроль-сынау станциясе начальнигы, автомат-механик цех начальнигы булып эшли. Аннан соңгы предприятие өчен иң катлаулы үзгәртеп кору елларында Рамил Надыйр улы производство буенча директор урынбасары итеп билгеләнә. 2006 елдан хәзерге вакыткача ул баш инженер булып эшли. Юбилярыбыз "радиотехника" белгечлеге буенча Хабаровский радиолокацион технологияләр техникумын, аннары "икътисадчы-менеджер" белгечлеге буенча Башкорт дәүләт университетын тәмамлый. "РФ Оборона сәнәгате министрлыгының мактаулы радисты" күкрәк билгесе, С.П. Королев исемендәге Космонавтика федерациясе медале, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мактау грамотасы, Россия Машина төзүчеләре берлегенең мактау грамотасы белән бүләкләнгән.
Рамил Надыйр улының төп бурычы булып җайланмалар паркын яңарту, яңа технологияләр кертү тора. Ул предприятиенең барлык ярдәмче хезмәтләре белән җитәкчелек итә. Аның карамагында - баш технолог, баш механик, баш энергетик, инструменталь бүлекләр, инструменталь цех, машина төзү һәм производство механизациясе участоклары, үлчәү техникасының үзәк лабораториясе, хезмәтне саклау һәм экологик куркынычсызлык бүлеге, идарәнең автоматлаштырылган системасы бүлеге. Ул үзенең "Вакыт белән бергә" шигарен тормышка ашырып, яңа технологияләрне, заманча җайланмаларны файдалана, производствоны модернизацияләүне күзәтә. Хезмәттәшләре арасында ул идеяләр новаторы буларак танылган. Производствоны камилләштерү, вакыт таләпләренә туры килү омтылышында, ул үзенең идеяләрен үҗәтлек, нык торучанлык белән алга сөрә. Һәм алар соңыннан чынлап та уңай нәтиҗә бирә.
Метеклек белән үрелгән иҗадилык мәкаләбез героеның көнкүрешендә дә чагылыш таба. Аның яраткан шөгыле булып йортын төзекләндерү тора. Ул барлык буш вакытын шәхси хуҗалыгына багышлый. Биредә талантлы табигатенең тагын бер сыйфаты - дизайнерлык сәләте ачыла. Рамил Надыйр улы сәламәт яшәү рәвеше тарафдары. Ул йөзү белән шөгыльләнә, ә иртән, заводка кадәр өч чакрым юлны, хезмәт машинасыннан баш тартып, җәяү уза. Тормыш иптәше белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, оныклары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X