Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Аңа белем алу җиңел бирелгән

    1941 елның 22 июнендә Лидия Сондаг институтта физика буенча соңгы имтиханын тапшырырга әзерләнә. Кинәт уку залының ишеге ачыла һәм студентлар арасыннан кемдер: "Молотов сөйли, сугыш башланган!"- дип хәбәр бирә. Бу көндезге сәгать 12 була, кыз икенче курсны тәмамлаган чор.

    Сугыш белән мохтаҗлык килә
    Мәкаләбез герое 1952 елдан Урыссу мәктәп-ләрендә математика укыта. Олыгайганчы читтән торып укучы студентларга ярдәм итә. Вафат булган тормыш иптәше Эдуард Блосфельдт та шулай ук рухи яктан бай шәхес, ГРЭСның грамоталы белгече була. Әмма барысы турында да тәртип буенча сөйлик әле. 1921 елда Гомель шәһәрендә туган Лидия Юлиановна ул елларны ачыктан-ачык җан әрнүе белән искә ала. Ә бит балачагы нинди кояшлы, якты булган аның. Ул зыялылар гаиләсендә бердәнбер бала булып үсә, әтисе - табиб, әнисе - укытучы. 1935 елда әтисен Калугага күчерәләр, һәм Лидия алтынчы сыйныфка инде әлеге шәһәр мәктәбенә бара, биредә үк унъеллык мәктәпне гел бишлегә тәмамлый. 1939 елда Мәскәү институтының физика-математика факультетына укырга керә. Белем аңа, мәкаләбез герое сүзләре буенча, җиңел бирелә. Укырга да, укырга, яшәргә һәм тормышка шатланырга гына да бит. Әмма, сугыш... Кызның уйларына кысан була: ничек шулай килеп чыкты соң, ул бит күптән түгел генә "Правда" газетасында һөҗүм итмәү турында Риббентроп һәм Молотов кул куйган пакт хакында укыган иде. 1939 елда булган вакыйгалар исенә төшә: алар мәктәбендә генә дә өлкән сыйныф укучылары дүрт укытучыларын югалталар: химия укытучысы Вальтер чит ил вәкилләре белән элемтәдә торуда, тарих укытучысы - меньшевиклар белән бәйләнештә, географ үзендә патша армиясе картографын саклауда гаепләнә. Аларны кулга алалар һәм соңыннан бу кешеләрне беркем дә күрми. Аның әтисен дә, ул Литвадагы әтисеннән яки апасыннан хатлар алганда, тынычлыкта калдырмыйлар. Шуңа күрә әле Гомельдә үк ул туганнарыннан үзенә хат язмауларын үтенә.
    - Сугыш игълан иткәннән соң, Мәскәүне бомбага тотулар булмый, - дип сөйли Сондаг. - Ә соңыннан, 22 июльдән, чыдап кына тор! Һөҗүм кичке 10 сәгатьтә башлана һәм иртәнге сәгать 4кә кадәр дәвам итә иде. Немецлар башкалага шулкадәр нык якын килделәр ки, хәтта канонадалар шартлавы ишетелде. Бездән, студентлардан шпионнар тотарга һәм өй түбәләрендә шартлаткычлар сүндерергә тиеш булган төркемнәр оештырдылар. Ике сәгать - дежурлык, ике сәгать - ял итәбез. Августта бер атналык ял бирделәр. Калугага кадәр - алты сәгатьлек юл. Мин өч көн буена кайттым. Тимер юлы станцияләрендә мәхшәр: хәрби эшелоннар халык белән тулы. Вагон түбәләрендә дә, вагон баскычларында да, тамбурда да кешеләр. Бер генә юнәлешкә дә билетлар юк. Көч-хәл белән баскычка эләктем, поезд кузгалды, ә чемоданымны кертә алмадым, аны һавада асылынган килеш тотып барырга туры килде. Миңа бер солдат ярдәм итмәсә, егылып төшкән булыр идем, дип искә ала мәкаләбез герое.
    Сентябрьдә башланган укулар туктатыла, институтны эвакуациялиләр. Әтисе Мәскәүгә яңа вазифага билгеләнү өчен барырга тиеш була. Әнисе күрше йортта бомба шарт-лау нәтиҗәсендә контузия ала. Китәр алдыннан әтисе көчкә өйләренә кереп, әнисен алырга өлгерә. Алар киткәч, ике сәгатьтән соң, шәһәргә немецлар керә. Калуга ут эчендә кала. Мәскәүдә, әлбәттә, әни кеше кызын эзләп табарга тырыша. Әмма бомбага тотканнан соң, чуалчыклык аркасында ана һәм кыз аймылыш була һәм очраклык аркасында гына вокзалда күрешәләр. Алар бер-берсен эзләгән вакытта әтисе тәгаенләнгән часть ашыгыч рәвештә озатыла. Хәрби комиссариатта калдырылган язудан гаилә башлыгын Иваново өлкәсе Вичуга шәһәренең 3395 санлы эвакуацион госпитале бүлеге начальнигы итеп билгеләүләре ачыклана.
    Волокаламский юлы буйлап
    - Мәскәүгә немецлар шулкадәр нык якынайдылар ки, хәтта кешеләр башкаланы җәяүләп калдырдылар, - дип үз хатирәләрен дәвам итә Лидия Юлиановна. - 1941 елның октябрендә Волоколамский шоссесе туктаусыз кешеләр агымы белән тулы иде. Арбага вак-төяк мөлкәтләрен салган һәм кулларына күкрәк балаларын күтәргән хатын-кызлар, кузовларына хәрби-ләр төялгән йөк машиналары яки, чынбарлыкның гаҗәеп контрасты буларак - автомашиналарда фикус гөлләрен һәм әкәмәт көчекләрен кочаклап утырган иркә ханымнар һәм казна акчаларын үзләштергән хисапчылар - чуар, күңелсез күренеш. Аякларыбыз шешеп чыкты. Бер тукталыш вакытында әни галошларын салды. Йоклап киткәнбез. Уянсак, аяк киеме юк. Ярый әле миндә туфляларга кидерелгән галошлар бар иде. Әлеге галошларда ул алга атлады. Владимирга кадәр "попутный" машиналарда бардык. Аннан Ивановога юнәлүче поездга эләгергә мөмкин булды. Билетларсыз. Мине мәрхә-мәтле пассажирлар өченче киштәгә "ташладылар" һәм өстемә капчыклар ыргыттылар. Әнием туалет ишеге артына качты. Контролерлар бөтен җирне тикшерде, әмма без яшеренеп кала алдык. Ивановодан Вичугага кадәр юлда, безнең хәлебез мөшкел булуын аңлап, бер ир безне кызганды - безгә Вичугадагы адресын бирде. Һәм бу чорда без бөтенләй чит кешеләрдә яшәдек, алар үзләре дә юклыкта гомер кичерүләренә карамастан, безнең белән түбәләрен һәм икмәкләрен бүлештеләр.
    Ул күпкә сәләтле була
    Лидия Юлиановнаның хезмәт юлы сугыш чорында әтисенең госпиталендә башлана. Ул әти-әнисе белән госпитальдән берничә чакрым ераклыкта урнашкан йортта яши. Кыш көне басу аша эшкә барганда, оеклар аякка ябышып туңа иде, ди Сондаг. Госпитальдән гаиләнең төшке ашы - өчесенә ике котелок сыек шулпа була. Әнисе сәламәтлек торышы буенча эшли алмый. Икенче елны буш яткан җир кисәгендә бәрәңге утырталар. Орлык булып бәрәңге кабыгы хезмәт итә. Әмма ачлыктан интегүчеләрне Ходай Тәгалә үзе кызгана ахрысы - уңыш мул була. Бәрәңге сугыш чорының ачлыгын кичерергә ярдәм итә. Азык-төлек сатып алу турында сүз дә була алмый. Лидия Юлиановна сүзләре буенча, тәмәке-самосадның бер стаканы 100 сум, бер кап шырпы 10 сум тора. Гаилә башлыгының хезмәт хакы - 200-300 сум. Эшченең икмәк паегы, мәсәлән - 500 грамм, хезмәткәрнеке - 300 грамм. Дөрес, студент буларак, яхшы укуы өчен ул өстәмә рәвештә ике калак кукуруз боткасы ала. Сүз уңаенда, ул институтны 1945 елда тәмамлый. Кияүгә мәкаләбез герое 1947 елда сыйныфташы Эдуард Блосфельдтка чыга. Институтны тәмамлаганнан соң, Ивановода, Вичугада математика укытучысы булып эшли. 1952 елда Э. Блосфельдт Урыссу бистәсенә эшкә билгеләнә. Бу чордан аларның яңа тормышы башлана. Тыныч тормышы. Лидия Юлиановна 1979 елга кадәр Урыссу мәктәпләрендә математика һәм физика укыта, укыту эшләре буенча директор урынбасары вазифасын үти. Моннан тыш, ул техник фәннәр авыр бирелгән кешеләргә ярдәм итә.
    Шишков, Цыганов, Коземаслов, Астафьев, Әхмәтшин, Новикова, Шәмсетдинова... Ул белем биргән укучыларының исемнәрен озак санады. Аны тыңлаганда, ихтыярсыздан каршылыклар һәм вәсвәсәләр белән тулы тормыш турында уйланасың. Кешенең җирдә калдырган эзе, яхшы исеме, эшләре турында сөй-ләсәк, бу, авыр булуы сәбәпле, күпчелегебез күтәрә алмый торган кыйммәтләрдер. Әмма Сондаг өчен түгел. Ул күпкә сәләтле, шул исәптән, өлкәнәйгән көнендә горур булып кала белүгә дә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: