Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Аллаһы Тәгаләдән тынычлык сорый

    Мартның соңгы көннәрендә ютазылы Фәүзия Камаева туганнары һәм якыннары даирәсендә үзенең сиксән яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

    Кара каргалар әйләнә-тирәне үзләренең көчле тавышлары белән тутырган, елга боз әсирлегеннән котылып, ярларыннан ташырга әзерләнгән вакытта яссытугайлылар Салих һәм Шәмсәйрә гаиләсендә Фәүзия дүртенче бала булып дөньяга килә. Җиңел булмаган крестьян тормышына карамастан, Фәүзия шат күңелле, нык кыз булып үсә, артык тормыш авырлыгын тоймый. Ничек кенә булмасын, әти-әнисе, өлкән апалары һәм абыйлары канаты астында аңа җил-яңгыр тими. Чын авырлык фашист илбасарлары һөҗүм иткәч башлана. Әтисе фронтка киткәндә, Фәүзия башлангыч сыйныфларда укый. Ул вакытта гаиләдә инде алты бала була. Һәм әни кеше аларны ялгызы аякка бастырырга тиеш була. Гаиләдә һәркемнең үз вазифасы билгеләнгән. Фәүзиянең бурычы - уку һәм әнисенә басуда ярдәм итү. Әтисе сугышка киткәндә хатынына балаларын сакларга васыять итә. Ул фронттан да: "...мин яралансам яхшырак булыр иде, өйгә әйләнеп кайтып, нарасыйларымны үзем үстерер идем", - дип яза. Әмма Кызыл Армия даими кавалериясе кавалеристына үз балаларын күрергә насыйп булмый, 1941 елның декабрендә канкойгыч сугышларда Мәскәүне саклаган вакытта башын сала.
    Башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң, Фәүзия тулысынча физик хезмәт белән шөгыльләнә башлый. Кечкенәләрне туендырырга кирәк була. Хезмәт көне өчен бирелгән паек ачлык хисен киметергә дә җитми. Уку турында онытырга туры килә. Район үзәгенә, Ютазыга алып баручы юл буенда җәйрәп яткан басуларда Фәүзия әнисе белән бергә орлык чәчә, чүп утый, ашлык ура, суга. Юбилярыбызның хезмәттә чыныккан куллары авыр китмәнне бүгенге көнгә кадәр хәтерли, вакыт әнисе белән эссе кояш, койма яңгыр, үзәккә үткеч җил астында эшкәрткән чакрымнарны һәм гектарларны җуеп ташламаган.
    Дүрт елдан соң әнисе Фәүзияне үз янына чакырып ала һәм: "Менә нәрсә кызым, сиңа укуыңны дәвам итәргә туры киләчәк. Белеме күп - югалмас. Әтиеңә дә вәгъдә иттем", - ди. Фәүзия елый башлый: "Ничек инде алай, миңа бит инде 15 яшь. Миннән кечкенәләр белән бер сыйныфта ничек утырыйм?" Әмма әнисе нык тора. Шулай итеп, кыз үсмер килеш Ютазы мәктәбенең бишенче сыйныф укучысы була. Укуны юкка гына энә белән кое казуга тиңләмиләр. Дүрт ел элек үткәннәрне искә төшерү җиңел булмый. Эшләп тупасланган куллары каләмне тыңламый. Әмма тырышлык һәм сабырлык үзенекен итә һәм Фәүзия сигез сыйныфны яхшы билгеләргә тәмамлый.
    Җиткән кыз яңадан колхозга әйләнеп кайта. Төрле эш башкаручыдан аны учетчик итеп үрләтәләр. Биредә ул үзенең язмышын - Гафур исемле егетне очрата. Яшь гаиләнең авырлыклары күп була. Аеруча акча җитмәү кулга суга. Яшерене-батырыны юк, узган гасырның 50нче еллларында хезмәт хакы югары булмый. Һәм яшьләр Урта Азиягә юл тота. Яшьләрнең көнкүреше көйләнә башлый. Шуңа да карамастан, туган яклары үзенә тарта һәм гаилә кабат районга әйләнеп кайта.
    Ирле-хатынлы Камаевлар ике балалары белән Ютазыга урнаша. Биредә аларның өченче балалары туа. Ай ярымлык баласын яслегә урнаштырып, мәкаләбез герое эшкә чыга. Башта ул төрле хезмәт башкара. Фәүзия апаның тырышлыгын һәм башкаручанлыгын совхоз җитәкчелеге күрмичә калмый һәм аны җаваплы эшкә - йорт куяннары карауга күчерәләр. Фәүзия апа озын колакларны эшендә югары күрсәткечләргә ирешеп тәрбияли. Мактау грамоталары ала. Рәсеме һәрвакыт Мактау тактасында эленеп тора. Мәкаләбез герое хәтта Казанда үткәрелгән чираттагы авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты делегаты да була, аны бөтен Татарстанга трансляциялиләр.
    Хезмәт "фронтының" нинди генә участогында эшләмәсен, предприятие җитәкчелеге аны яхшы яктан гына телгә ала, ул хезмәттәшләренең абруен казана. "Йорт куяннары" эпопеясыннан соң Фәүзия апа район кулланучылар берләшмәсенә пешекче булып күчә. Аның пешергән ризыкларын ашханәгә йөрүчеләр яратып ашый, эшеннән район кулланучылар берләшмәсе дирекциясе канәгать кала. Әмма кайбер шартлар аркасында аңа пешекче калфагын сатучы косынкасына алыштырырга туры килә. Аны ашханә директоры элекке эшендә калырга үгетли, хәтта хезмәт хакын күтәрергә вәгъдә итә. Әмма гаилә мәнфәгатьләре әлеге очракта беренче урында кала.
    Лаеклы ялга Фәүзия Салих кызы прилавка артында эшләгәндә чыга. Аны коллективта бүген дә онытмыйлар. Камаева һәрвакыт кулланучылар кооперациясендә булган вакыйгалар белән кызыксына. Әмма, иң мөһиме, Фәүзия ханым рухи яктан Аллаһка якынайган. Ул мөстәкыйль рәвештә Корьәнне өйрәнгән, мәчеткә йөри. Ул үзенең догаларында Хак Тәгаләдән үз балаларының иминлеген, ил-көннәрнең тынычлыгын, балаларның сугыш ачысын һәм ятимле күрмәүләрен сорап дога кыла.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: