Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Аның исеме Тормыш

    Гомер тиз үтә. Зоя Ивановна дөньяга килгәннән соң 90 елдан артык вакыт узган. Әмма З. Прохорованың күңеле яшь һәм ул оптимистларча көн күрә.

    Балачак
    Иван түземсезлек белән сабый бала туганын көтә: аның тормыш иптәше Наталья авырлы була. Һәм менә шатлык! Эштә шактый арыган, тимер юлы эшчесенең майланган киемен ташлап, хатыны һәм яңа туган кызы янына ашыга ул. Кызга Зоя дип исем кушалар, бу борынгы грек теленнән тәрҗемә иткәндә, Тормыш дигәнне аңлата. Сайланган исемен раслап, кыз тормыш сөючән, нык булып үсә. Матур кыз барысын да җәлеп итә. Мәктәптә белем алмавы Наталья Степановнага кызында хатын-кыз нәфислеге, әдәплелек, хезмәт сөючәнлек, укуга мәхәббәт кебек сыйфатлар тәрбия-ләргә комачауламый. Зояның әти-әнисе аралашучан, ярдәмчел кешеләр була. Һәм күңелләре, йөзләре, гамәлләре белән дә матур була алар. Балалары да аларга охшап үсә.
    1925 елда, Зояга биш яшь тулгач, Павел туа. Туганнар тату үсә; Зоя энесе өчен үлеп тора. Гомумән, кызда яшьтән үк туганлык хисләре тирән була. Ул әнисенең тыңлаучан кызы, энесенең кайгыртучан апасы, әнисенең беренче ярдәмчесе булып үсә. Свердловский өлкәсенең Нижние Серьги шәһәрендә унъеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, туган мәктәбендә пионервожатый булып кала һәм беренче сыйныф укучыларын укыта. Аның хезмәт юлы шулай башлана. Әмма кызның романтик табигате өстенлек итә: бер урында яшәүнең ни кызыгы бар! Өстәвенә, аның элекке мәктәп дусты Харьковка очучылыкка укырга барырга кыстый. Әмма Зояны күбрәк медицина җәлеп итә. Шулай итеп, кызлар Харьков медицина техникумына укырга керә. Бу - тыныч 1939нчы ел, Зояга егерменче яшь була.
    Сугыш
    Сугыш башлану хәбәре килгәндә, булачак медиклар хирургия буенча дәүләт имтиханын тапшырган чагы була. Шәһәр ашыгыч рәвештә оборонага әзерләнә башлый. Бөтен халыкны танкларга каршы окоплар казуга мобилизациялиләр. Шуңа күрә техникумнар тәмамлану турында дипломнарны яңа медицина хезмәткәрләренә ныгытмалар төзү тәмамлангач кына бирәләр. Зояны һәм аның ахирәтен 2 санлы Совет хастаханәсенә җибәрәләр, анда авыр яралы кызылармеецлар китерелә башлый. Харьков камалыш боҗрасында кала. Әмма Зоя әнисеннән хәбәр алырга өлгерә - сугышка киткән энесе Павел хәбәрсез югалган. Әмма кызның көенергә вакыты калмый, шәһәргә һөҗүм башлана. Атыш һәм бомбага тоту вакытында яшь шәфкать туташлары пациентларны үз җилкәләрендә ышык урынга күчерәләр. Аларны ашатырга ризык булмый, шуңа күрә шәфкать туташлары яшел-чәләр җыялар, авыруларга, яралыларга тараталар. Көч-хәл белән исән калган солдатларны, фашистлар шәһәргә һөҗүм иткәч, аталар. Кайбер табибларны да җәзалыйлар. Хастаханәнең калган персоналын, шул исәптән, яшь кызларны да, товар вагоннарына төяп, Германиягә җибәрәләр.
    Әсирлектә
    1941 елның көзендә Зоя дуслары белән бергә Көнбатыш Германиягә эләгә. Кешеләрне, хайваннар сыман, абзарларга кертеп, түбән бәяләрдән сатуны оештырганнар. "Русише швайн"нарның кечкенә партиясен яңа хуҗалар хәрби булмаган әсирләр өчен лагерьга күчереп, такта баракларда урнаштырганнар. Иртәнге җитәр-җитмәс аштан соң, хатын-кызларны строй белән Нордхейм шәһәрендәге агач эшкәртү комбинатына алып китә торган булганнар: монда балалар коляскалары җитештергәннәр, соңрак снарядлар өчен әрҗәләр ясый башлаганнар. Әсирлеккә төшкән кешеләр, агач калыплар киеп, пешкән бүкән шалканыннан, бәрәң-ге кабыкларыннан, черегән кәбестәдән әзерләнгән ашлысуны ашаганнар, куркуга сала торган "Ost" сүзле повязкалар кигәннәр. Кайвакытта аларны заводтан авыл хуҗалыгы эшләренә алганнар. Авырлыкларга карамастан, хәрби булмаган әсирләргә, күрше тимер чыбык артындагыларга кебек авыр булмаган. Тоткындагы сугышчыларның авыр хәлен, ачлыкны күреп, кызлар бәрәңгеле бункерга төнге вакытта "һөҗүм" оештырганнар һәм аны әсир сугышчылар лагерена тапшыра алганнар. Әлеге эштә тотылган кызларга Везер елгасының икенче ярында урнашкан концлагерьга җибәрү җәзасын биргәннәр. Бервакыт Зояны да эләктерәләр. Җәза шунда ук тормышка ашырыла. Бер айдан артык вакытны ул концлагерьның "карцерында" уздыра. Кызның нык характеры әлеге сынауны да үтәргә ярдәм итә.
    Фашист лагерендагы тоткынлык озын дүрт елга сузыла. Өзлексез дүрт ел дәвамында кыз тоткынлыкта тилмерә. Әмма суык, ачлык, кимсетүләр, кыйнаулар Зояның рухын сындырмый. 1945 елның язында әсирләрне америкалылар азат итә. Әмма совет тоткыннары өчен бәлаләр моның белән генә тәмамланмый: хәрби булмаган әсирләрне һәм сугыш әсирләрен инде безнекеләр контроль пункты аша "фильтрлый" башлый, монда Зоя ике ай уздыра. Нәкъ менә шунда ул әсир Григорьев белән таныша да. Яшьләр бер-берсен ярата, әмма язмыш аларга тагын бер сынау - аерылышу әзерләгән булып чыга: Василийны тагын хезмәт итәргә җибәрәләр.
    Тыныч көннәр
    "Минекеләр янына, авылга бар. Шулай итсәң, өемдә мине хатыным көткәнен белермен", - ди, саубуллашканда Василий. Шул рәвешле Зоя сөйгәненең туган ягына, Ырынбур (ул вакытта Чкалов) өлкәсенең Богдановка авылында урнаша. Хезмәт сөючәнлеге, яраткан эш белән шөгыльләнү теләге аны авылда медицина пунктын ачуга этәрә. Булдыклы шәфкать туташын район сәламәтлек саклау үзәгенә билгелиләр. Бер ел узгач, 1946 елда, Василий демобилизацияләнә. Яшь гаиләдә бер-бер артлы кыз һәм ул дөньяга аваз сала.
    1948 елда гаилә Ютазыга күчә, Василий Феофанович тимер юл станциясе буфетында хисапчы булып, Зоя Ивановна - участок хастаханәсендә эшлиләр. Әмма Григорьевларның шатлыклары озак дәвам итми: 1955 елда Василий Феофанович әсирлек нәтиҗәләре булган - үпкә туберкулезыннан дөнья куя.
    Зоя Ивановна кулында ике баласы белән ялгыз кала. Ул сагышка, өметсезлеккә бирелмәскә тырыша: җиң сызганып эшли, балаларын үстерә. Әмма ул беркайда һәм бернинди шартларда да әсирлектә булуы турында бер сүз дә ычкындырмый: моның күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеген яхшы аңлый. Шуңа күрә беркем дә әлеге мөлаем, ягымлы хатынның дөньяның ачысын-төчесен татыганлыгы турында башына да китерә алмый. Аны авырулар яраткан, хезмәттәшләре хөрмәт иткән. Озак еллар дәвамында Зоя Ивановна мактаулы донор, медицина хезмәткәрләре профсоюз оешмасы рәисе булган, Кызыл Хач җәмгыятендә торган. Соңрак мәкаләбез герое Урыссуга күчеп, Урыссу хастаханәсенең хирургия бүлекчәсенә эшкә урнаша.
    Ирен югалтканнан соң, Зоя Ивановнага язмыш тагын бер зур кайгы китерә - авырудан аның өлкән улы вафат була (Зоя Ивановна икенче тапкыр кияүгә чыгып, кече улын таба). Мәкаләбез герое моңа да түзә, сынмый, сыгылмый, бары тик башындагы чал чәчләре генә күбәя. 1975 елда ул лаеклы ялга чыга, әмма әле 16 ел дәвамында яраткан эше белән шөгыльләнүен дәвам итә.
    Хәзер Зоя Ивановна Прохорова балаларының, оныкларының, оныкчыкларының мәшәкатьләре белән яши. Әмма аның дөньясы моның белән генә чикләнми. Ул ишегалдын төзекләндерүдә актив катнаша. Ә күптән түгел район делегациясе составында ул Сәяси репрессияләр корбаннары иҗтимагый химаячелек оешмасының II Конференциясендә катнашкан. Аның аралашучан табигате ялгызлыкны күтәрә алмый, ул күршеләре белән якыннан аралаша, йорт хуҗалыгы буенча тәҗрибәсе, кулинария рецептлары белән уртаклаша, сабыйларны тәрбияләү буенча ки-ңәшләр бирә, авыруларны дәвалый. Менә шулай, авырлыкларга карамастан, Тормыш исемле хатын-кыз җил-давыллар белән тулы, әмма шатлыкларга бай тормыш кичерә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: