Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Аның йорты иң матуры булган

    Урыссуда элек балта остасы, столяр - агачны сәнгать бизәгенә әйләндерергә оста кеше булган 90 яшьлек Гайнанша Хәсәншин яши.

    Ул якты һәм иркен йортта кече кызы Лилия Кәлимуллина һәм аның гаиләсе белән яши. Тик аның да Бакалы районындагы Килькабыз авылындагы үз өе ныклыгы белән аерылып торган. Әмма сүз хикәябез героеның осталыгы турында гына түгел. Кыскача әйткәндә, гаилә корырга теләгән кеше өчен үрнәк булырлык тормыш һәм хезмәт юлы үткән Кеше турында. Гайнанша Хәсәнша улының сәламәтлеге бүгенге көндә үзе турында ешрак сиздерә башлаган. Ә бит булган шундый чаклар - олы гаилә башлыгы аруларын онытып, эштән өйгә караңгы төшкәндә генә кайта торган булган. Хәсәншиннарның гаиләсе дөрестән дә бик зур була - сигез бала һәм алар белән бергә өлкән абыйлары да яши. Ветеранның кызы сүзләреннән күренгәнчә, хуҗалык та кечкенә булмаган - сыерлар, үгезләр, сарыклар, казлар, тавыклар... Бер сүз белән әйткәндә, йорт муллыкта яши. Тик бу байлык артында - тырыш хезмәт һәм гаилә башлыгының шәхси үрнәге. Балаларны тәрбияләү вәгазьдән генә тормый. Алар тормышны алып баруга мәсәлән, уллары печән чабу яисә башка хуҗалык эшләре вакытында өйрәнәләр. Малайлар үзара аралашуга һәм үзләрен тотарга шулай ук әтиләреннән өйрәнәләр. Хәзерге вакытта, кызганычка каршы, малай кешене - булачак чын ир-егетне тәрбияләү күбрәк хатын-кыз - әни җилкәсенә ята, ә балалар бакчасында - тәрбиячегә, мәктәптә - укытучыга...
    - Мактанып әйтә дип уйламагыз, әти бервакытта да әнигә тавышын күтәреп дәшмәде. Әтинең нәрсә әйтергә теләвен әни бер караштан аңлый иде. Безгә исә, балаларга үз вазифаларыбыз турында искәртү артык иде, барысына да җитешә идек. Мал чөгендерен гектарлап үстердек. Күп тапкырлар утаганнан соң аны җыеп, уңышын тапшыра идек. Колхоз тарафыннан берничә елга бирелгән чабулык җирләрне шулай ук утап, берничә тапкыр чабып, эскертләргә өя идек. Кыскасы, балаларга да эш җитәрлек булды. Гаилә ишле булуга карамастан, өйдә һәрчак чисталык һәм тәртип иде. Сүз уңаеннан, шуңа да, күрәсең (элек авылларга артистлар еш килә иде), килгән шәһәр артистларын безгә кертәләр иде. Ял итәргә дә вакыт табылган инде - авыл мәдәният йорты янында яшьләр рәхәтләнеп биюдән хәтта тузан күтәрелә. Бер чиләк суны сибеп тузанны басабыз да, тагын биергә төшәбез, - дип исенә төшерә Гайнанша Хәсәнша улының кызы.
    Әтисе турында сөйләгәндә ул елмаеп искәртеп ала, һәр нәрсәдә тәртип яраткан кеше буларак, салган аяк киемен алып куйганчы аның эчендәге чүпне селкер һәм сөртер. Хәсәншиннан күпләр тәрәзә һәм ишек уемнарын бизәкләүгә, өй төзүгә өйрәнәләр. Аның тормыштагы һөнәре - балта остасы, столяр. Бөек Ватан сугышы елларында, ә ул 1941 елда 1947 елга кадәр Төньяк флотта хезмәт иткән, җаваплы һәм тапкыр рядовой Хәсәншинны җитәкчелек бүлекчә командиры итеп билгели. Тәртип дигән төшенчәдән ерак булган солдатларны туплый белә ул. Ул күпсанлы бүләкләре арасыннан "За боевые заслуги", "За оборону Советского Заполярья" медальләрен һәм II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденын аеруча бәяли.
    Хикәябез героеның 15 оныгы һәм шуның кадәр үк оныкчыгы бар. Ул ялгыз түгел, яраткан якыннары янында. Кыскасы, менә шундый фәлсәфә: өлкәнәйгән көнендә гомер агышында аңа хас булган кыйммәтләр - йөрәк җылысы һәм киң күңеллеге үзенә яхшылык булып кире кайта.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: