Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Авыл укытучысы – бу сүздә күп мәгънә ята

    Педагогик хезмәт ветераны Рәсимә Вәлиева августта үзенең җитмеш яшьлек юбилеен билгеләп узды.

    Гомеренең күпчелек өлешен Рәсимә Юнысова Яңа Каразирек авылында яшәп уздыра. Элекке укытучы тумышы белән Башкортстанның Туймазы районы Тукмак-Каран авылыннан. Күрше авылда җиде еллык мәктәпне тәмамлагач, белемен дәвам итү максаты белән ул Октябрьский шәһәренә килә. Монда, туганнарында яшәп, кыз башта урта мәктәпне, соңыннан педагогик училищены тәмамлый. Соңыннан аның юлы республика башкаласы Уфага ята. Уфада ул педагогик институтка укырга керә. Ул елларда кыз яңакаразирекле Салих исемле егетне очратып, аңа кияүгә чыга, шуннан соң ул, көндезге уку бүлегеннән читтән торып уку бүлегенә күчеп, ире янына авылга яшәргә китә.
    Бу узган гасырның алтмышынчы еллар уртасы була. Кешеләрнең күпчелеге ул елларда фәкыйрь яшәгән, дип әйтергә була. Рәсимә Юнысова да бианасы һәм аның әнисе белән бергә салам түбәле кечкенә йортта яши башлый. 1967 елда яшьләр яңа йорт төзеп бетерәләр. Бианасы белән бергә Рәсимә ханым өч дистә елга якын яши. Салих ага гомерен туган колхозына багышлый, ул бары тик чылбырлы тракторларда гына эшли. Аның хезмәт стажы - кырык җиде ел. Рәсимә ханымның тормыш иптәше "Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы" исеменә лаек булган.
    Рәсимә Юныс кызы эштә иреннән калышмый. 1982 елда аңа "Россия Федерациясе халык мәгарифе отличнигы" исеме бирелә. Ул шулай ук республиканың мәгариф системасы алдынгылары санында. Рәсимә Юныс кызы Яңа Каразиректән өч чакрым ераклыкта урнашкан Иске Каразрирек авылында физика һәм математика укыта. Аның хәзер инде туган булган авылыннан аермалы буларак, әлеге зур авылда ун еллык мәктәп була. Әмма анда кадәр аңа җәяү дә, юлда бара торган тракторлар кузовында да барырга туры килгән. Төп укытучы эшеннән тыш, Рәсимә ханымга иҗтимагый эшне дә йөклиләр. Рәсимә Юныс кызына социалистик милекне урлаучыларны эзләгән һәм көмешкә кайнатучыларны ачыклаган вакытта пүнәтәй булырга, чит кешеләрнең гаилә низагларын җайларга, колхозга сенаж әзерләүдә, борчак урып-җыюда ярдәм итәргә туры килгән. Аңа җирле совет депутаты, агитатор, хатын-кызлар советы рәисе, җирле комитет рәисе һәм әле тагын башка күп төрле вазифаларны йөклиләр. Укучыларның дәфтәрләрен тикшерүгә һәм планнар төзүгә төннәр генә кала. Ялларны да юньле рәтле күрмәдем, ди Рәсимә Юныс кызы. Еллар узу белән күрше авылга йөрү кыенлаша, шуңа 1993 елда ул туган авылында урнашкан балалар бакчасы - мәктәп комплексына директор итеп күчерелә. Инде биш ел буе лаеклы ялда була торып, бары тик 2002 елда гына ул эштән бөтенләй туктый.
    Кыенлыкларга карамастан, Вәлиевлар ике балаларын үстереп, кеше итәләр һәм хәзерге вакытта алар бүләк иткән дүрт оныкларына сокланып туя алмыйлар. Үз ихаталарында алар мал, кош тоталар, бакчага яшелчә, җиләк-җимеш утырталар. Аларның өстәлләрендә сөт, ит, бәрәңге һәм башка төрле авыл халкы өчен гадәти булган азык-төлек кенә түгел, хәтта кавын да бар. Аларда ачык күңеллелек һәм эчкерсез кунакчыллык сизелә. Нәкъ менә шундый кешеләр аркасында авылларыбыз юкка чыкмыйча, алга таба яшәвен дәвам итәчәк тә инде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: