Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Авыр үткәннәр, имин бүгенге көн

    Шушы көннәрдә Ольга Петрова туксан яшен тутырды.

    Үзенең зур бәйрәмен Ольга Ивановна Урыссу бистәсендә яшәүче кызында каршы алды. Әлеге истәлекле көндә аны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Г. Белалова һәм халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы К. Вәлиев тәбрикләделәр. Тантана сәбәпчесенә алар ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделәр, Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын тапшырдылар.
    Үзенең озын гомере дәверендә Ольга Ивановна күпне күргән. Ул 1922 елда Нижнекамск районының Балчыклы авылында дөньяга килә. Кызга җиде яшь булганда, әнисе авырудан вафат була. Дүрт абыйсы һәм сеңелләре белән бергә балачак һәм үсмер вакытын алар үги аналары белән уздыра. Кызның яшьлеге дә бәхет-шатлык белән аерылмый. Аның тормышындагы истәлекле вакыт Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Әтисе фронтта һәлак була. Кыз колхозда эшли. Ольга Ивановна истәлекләре буенча, ул, ат җигеп, Кама пристаненә утын, бөртеклеләр ташый, Чиләбе астында торфта эшли. Ул елларның авырлыклары күп еллар узганнан соң да онытылмый.
    Ольга сугыштан соң кияүгә чыга. Аның тормыш иптәше Николай яхшы тимерче һәм балта остасы булып дан тота. Ярты гасырдан артык бергә гомер итүләре дәвамында алар унике бала үстерәләр. Герой анага җиде баласын, ирен җирләргә туры килә, әмма бу авырлыклардан соң аңа ун онык, җиде оныкчык, бер оныгының баласын күрү бәхете елмая. Бүгенге көндә ул мул тормышта, якыннарының кайгыртуын тоеп яши.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: