Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Балачак хыялларына ияреп

    Бәлкем, бу күп кабатланган фикер кебек яңгырар, әмма сиксән яшьлек юбилеен билгеләп узган Валентина Ивановна Митракович чыннан да халык "Зур хәрефтән укытучы" дип йөрткән кеше.

    Аның белән бер мәктәптә укыткан Зоя Васильевна Глушкова хатирәләре буенча, министрлыктан тикшерү белән килгән затлар, гаҗәпләнеп, болай дип билгеләп узган: "Валентина Ивановна Митракович бик белемле һәм рухи яктан бай кеше. Мондый хезмәткәрне кайдан таптыгыз?" Боларның барысына да исә балачакта ук нигез салына. Валентина үзенең беренче укытучысы Екатерина Ивановна белән соклана. Өстәвенә, ул елларда укытучы һөнәре абруйлы булып, кызның күңеленә хуш килә, Валентинаның әти-әнисе дә һәрвакыт "Син укытучы булачаксың" дип әйтә торган була. Шуңа күрә, 1947 елда җиде сыйныф тәмамлаганнан соң, Ульяновск өлкәсенең Лебяжье исемле туган авылында Валентина, бер дә шикләнмичә, Мәләкәс педагогия училищесына укырга керә. Биредә дүрт ел укыганнан соң, кыз кече сыйныфларда укытырга хокук биргән диплом ала. Кыз укуын "бик яхшы" билгеләре белән генә тәмамлаганга күрә, аңа якында гына урнашкан Укытучылар институтының (ул шулай дип атала) читтән торып уку бүлегенә имтиханнар тапшырудан башка укырга керергә тәкъдим итәләр. Валентина, ризалыгын белдереп, математика факультетын сайлый, чөнки әлеге предметны ярата һәм белә, Ульяновскта математикларның айлык курсларын уза һәм белгечлеге буенча өлкәнең иң ерак урнашкан районнарының берсенә - Радищевскийга җибәрелә.
    Валентинага яшәп эшләргә тиеш булган Софьино авылы аулак урында - Сызрань шәһәреннән кырык чакрымда һәм иң якын тимер юлы станциясеннән егерме биш чакрымда урнашкан була. Алтмыш ел элек колхозда техниканың бөтенләй диярлек булмавын исәпкә алсак, авылга кадәр җәяү яисә олауларда барырга туры килә. Беренче елны яшь укытучы, кышкы сессиядән кайтканда, станциядә поезддан төшеп, үзенең авылына юнәлә һәм адаша. Аның фикере буенча, Софьинога илтәргә тиеш булган олы юлдан кечесенә борылып, үзе өчен дә көтелмәгәндә ул салам өеменә төртелә. Аңа элекке юлына борылырга туры килә. Ә тирә-якта исә игечиге күренмәс дала, күк һәм кар. Берникадәр вакыттан соң, караңгы инде бөтенләй төшеп беткәч, еракта якты утлы йорт тәрәзәләре күренә. Моңа сөенеп, кыр буйлап турыга таба юл алып, тезгә кадәр карга батып, ул утка карап бара башлый. Чакрым ярым юлны үтеп, кыз әлеге авыл аңа ят булуын аңлый. Артка борылырга туры килә. Юеш һәм инде тәмам арыган кызның бәхетенә аны куып җитеп, Софьиноның үзеннән үк булган ике олау аны авылына илтеп куя. Әлеге авылда Валентина Ивановна алты ел яши. Аңа яшьтәшләрен диярлек укытырга туры килә, чөнки сугыш чорында кешеләрнең белем алу мөмкинлеге булмый.
    Валентина кияүгә чыгып, кызын Нинаны тапканнан соң, ир белән хатын цивилизациягә якынрак күчәргә карар кыла, әмма ул вакытта кешеләргә авылны ташлап китәргә рөхсәт ителми. Бу эштә аларга мәктәп директоры Павла Даниловна ярдәм итә, ул район халык мәгарифе бүлегендә Валентинаның үз ирке белән эштән китүенә булыша. Ә хатыны белән бергә аның ирен дә машина-трактор станциясеннән җибәрергә мәҗбүр булалар. Валентина Ивановнаның әтисе сугышның беренче айларында Ленинград янында һәлак була. Вакытлар узу белән Валентинаның әнисе шушы урыннарда яшәгән тол иргә кияүгә чыга, һәм алар Урыссуга күчә. Нәкъ менә алар Валентинаны, ирен һәм оныгын үзләренә чакыра. Шулай итеп, 1957 елда алар Урыссуга урнаша. Яшь укытучыны 4 санлы (хәзер 2 санлы) мәктәпкә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп алалар, чөнки ул елларда әлеге уку йортында гына алты беренче сыйныф була, аның һәрберсендә исә кырык биштән алып кырык җиде балага кадәр укый, укытучылар исә өчәү генә була.
    Валентина Ивановнаның тормыш иптәше Техснаб предприятиесенә эшкә урнаша. Башта аңа барактан бүлмә бирәләр, соңыннан, 1958 елның Яңа елы алдыннан ук - яңа ике катлы йортта ике гаиләгә зур булмаган бүлмә тәкъдим итәләр. Фатирны мич белән җылыталар, шунда ук ашарга да әзерлиләр. Әмма мондый катлаулы шартларга карамастан, ир белән хатын үз почмаклары булуына сөенеп бетә алмый. Тиздән Митроковичларның икенче балалары - Володя исемле уллары туа. Арткан гаиләгә күрше фатирда зуррак бүлмә бирәләр. Ә 1964 елда Митроковичлар икенче подъездда ике бүлмәле фатирга ия була, Валентина Ивановна бүген дә биредә яши. Ул ялгызы гына тора, чөнки ире һәм улы фани дөньядан киткән, ә кызы исә Әлмәт шәһәрендә тормыш корган. Әбинең сөенече - хәлен белергә кайтучы оныклары һәм оныкчыклары.
    1967 елда Валентина Ивановна Урыссуның 5 санлы (хәзерге 3 санлы) мәктәбенә күчә. Шул ук елны ул "Халык мәгарифе отличнигы" күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Аның чыгарылыш сыйныфлары (алар җиде булды) укучылары арасында мин дә бар идем. Шәхси хатирәләремнән чыгып, шуны әйтә алам, Валентина Ивановна, безгә белем генә биреп калмыйча, бер-беребезгә ярдәм итәргә, бердәм, җаваплы булырга өйрәтте. Сабыр һәм таләпчән укытучыны хәтта иң хулиган укучылар да тыңлады. Валентина Ивановна шулкадәр ипле кеше, хәтта укучыларына да ул үз тиңдәшләренә караган кебек карады. Ул аларның бары тик яхшы якларын гына күрде. Очрашулар вакытында аның элекке укучылары сыйныф белән бергә берничә чакрым ераклыкта урнашкан Аксакүл урманына җәяү баруларын искә төшереп, аның укучыларын анда югалтуыннан курыкканмы-юкмы, шуның белән кызыксындылар. Валентина Ивановна, аңа гына хас булган елмаю белән, алар үзләре бик тәртипле һәм тыңлаучан иде, дип җавап бирә иде. Үзенең олы яшендә дә ул инде өлкәнәйгән укучыларына кешелеклелек үрнәге булып, кешеләргә карата игелекле мөнәсәбәт, хөрмәт саклаган. Аларның күпчелеге, һичшиксез, укытучылары, балачак хыялын тормышка ашырып, ялгышмаганлыгы белән килешерләр. Һәм якты дөнья белән вакытсыз хушлашкан якыннары турында ямансулаганда, бу аңа юаныч булып торсын.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: