Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Балалар йорты Зоя Глушкова язмышында – кызыл җеп

    Район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкованың балачагы балалар йортында уза: ул еллардагы хатирәләрне яңарту аңа бүгенге көнгә кадәр җиңел генә бирелми.

    Менә ул безгә нәрсәләр турында сөйләде:

    - Бу якты дөньяга мин, бәлки, 1937 елның 15 апрелендә

    килгәнмендер. Ни өчен, бәлки? Туу турында таныклык 1943 елның декабрендә тутырылган: абыем белән бергә балалар йортына җибәрү өчен еллар өстәгәннәр. Әнием авырый иде, соңыннан вафат булды. Мин шундый бер очракны хәтерлим: табут эчендә әнием ята, күп кенә туганнар җыелган. Шунда мин йөгереп йөрим һәм шундый сүзләр ишетәм: "Алар әле әниләренең вафат икәнен һич аңламыйлар".

    Сугыш башланды, авыл бушап калды. Бик авыр яшәдек, ач булдык. Гел ашамаган көннәр дә булды. Шуңа күрә әбиебез йөрәген тырный-тырный безне йортлар буенча ризык теләнергә чыгарып җибәрә иде. Ә әбием урманга чыбык-чабык җыярга йөрде. Әмма кайчакта, шундый вакытлар да булды, урманга безне дә җибәрә иде. Күз алдыгызга китерегез, биш яшьтә! Әтинең кайчан фронтка киткәнен хәтерләмим. Шундый бер эпизод истә калган: безнең йортка фронтка баручы солдатларны керттеләр. Идәнгә бер-беребезгә ныграк сыенып йокларга ята идек. Ә мин, 4 яшьлек кызчык, алар арасыннан әле берсе, әле икенчесе янына туктый-туктый ашыкмыйча гына атлап йөри идем. Аларның моңсу йөзләре истә калган. Алар миңа тормышның үзе белән хушлашкан кебек итеп, моңсу карап торалар иде. Бәлки аларның күбесе сугыштан кайта алмагандыр. Әнием турында хатирәләрем томанлы. Аңарда йөрәк чире булганын гына беләм. Ничектер шулай әнием Мәскәүгә китте. Мин үзебезнең йорт каршында басып торам һәм ерактан-ерактан (ул вакытта миңа шулай тоелды) автобус килә. Ул туктый. Әнием йөгереп барып утырырга өлгерер микән, дигән уй узды башымнан. Барып җитте. Автобус кузгалды. Әтием сугышта. Әбиебез кайвакыт әйтә иде: тыныч кына йөрегез, кычкырып сөйләшә күрмәгез. Сез барасы җирдә (балалар йортында) бар нәрсә дә кырыс. Аның сүзләренең асылына соңрак төшендек.

    Балалар йортына апабыз илтте. Безгә толып ябып чанага утырттылар да, киттек. Әйләнә-тирәдә кар. Рязань өлкәсенең Милослав районындагы Сапожковский балалар йортына килеп җиттек. Безне изоляторга урнаштырдылар. Апабыз янга килеп йөрергә вәгъдә итте, ә хәзер аңа китәргә кирәк. Менә шунда безнең күзләр ачылды да инде. Еламадык, ә үкереп еладык, аның күлмәк итәкләренә ябыштык. Ә балалар йортында эшләүчеләр безне калырга үгетлиләр, янәсе, монда рәхәт. Берсе, шәфкать туташы иде бугай, матур күлмәк күрсәткән була, бөтен кызларга да шундыйны тегәләр имеш. Безнең килгән көн Зоя исемле тәрбияләнүче кызның үлеме белән туры килгән. Әлеге күлмәк шул кызны соңгы юлга озату өчен тегелгән булган икән. Безгә нидер ашарга бирделәр. Әмма авызга берни дә ала алмадык ул көнне. Ничек тә булса юатыр өчен безне бергә йокларга яткырдылар. Баштан ук җәймә белән ябынып, иртән ничек итеп моннан качуыбыз турында уйлый башладык. Килгәндә нинди юллар аша килүебез һәм арттан куып килүчеләрдән ничек качачагыбызны уйладык. Качу турында шул кадәр бирелеп сөйләшкәндә, безне тыңлап торуларын да күрмәгәнбез. Уянгач балалар йортының бер хезмәткәренең тавышын ишеттек. Ул көлеп кенә безгә качарга мөмкинлек бирмәячәге турында башкаларга сөйли иде. Шул вакытта туйганчы елаганыбыз исемдә. Сапожковский балалар йортына кайдан гына китермиләр иде балаларны - бомба тоткан йортлардан, юллардан, урманнардан тапкан балаларны. Аларның күбесе бары тик исемен, ә иң яхшы очракта фамилияләрен генә әйтә ала иде. Медкомиссия баланың яшен, туган елын гына билгели әде, ә туган көннәре булып календарьдагы "кызыл" даталар - 1 гыйнвар, 8 март, 23 февраль, 7 ноябрь, ә соңрак 9 май билгеләнде. Без урындагы сигезьеллык мәктәпкә йөрдек, анда ике атнага бер тапкыр булса да 300 грамм икмәк бирәләр иде. Ә балалар йортында үзебез үстергән кәбестәне ашадык. Иртән - кәбестә ашы, төшкә - кәбестә шулпасы, кичке ашка да кәбестәле аш. Суык вакытларда мәктәпкә чиратлап йөри торган идек, чөнки барыбызга да итекләр җитми иде, галошлар гына.

    Кәбестә үстерүдән кала, көлтә бәйләргә җибәрүләре бик яхшы исемдә калган. Шулай бервакыт һәркемгә Яңа ел бәйрәменә шоколад плиткасы куеп чыкканнар иде, бу америкалыларның бүләге диделәр. Бу баллы күчтәнәчне ашап карадым, әмма ошатмадым. Үсә-үсә бик тәртипле кыз булып үсеп җиттем. Шуңадыр да инде мине өлкәнрәк кызлар сәбәпсезгә рәнҗетә иделәр. Балалар йортына еш кына бала алырга теләүчеләр безне карарга киләләр иде. Мине гел яхшы яктан характерлап күрсәттеләр. Күбесенең аласы килә иде, әмма абыйсыз гына, берүземне. Ничә генә тапкыр күрсәтмәгәннәрдер - биш, алты, ә бәлкем күбрәктер дә - мин һәрвакыт баш тарта идем. Нигә мин ниндидер бер чит-ят апаны әни дип йөртергә тиеш? Юк инде! Җиденче сыйныфка җиткәч, мине янәдән тәрбиягә алырга теләгән иделәр. Тәрбияче Милькиннар. Мин янәдән баш тарттым, әмма аларга еш кунакка йөри идем. Мәктәп вазифаларыннан кала мин бик актив рәвештә иҗтимагый эшне дә җитәкләдем. Вожатый идем, беренче сыйныф укучылары янына еш кердем, алар белән көненә ике сәгатьтән дә ким шөгыльләнми идем. Миңа бер төркем балалар белән чиста язу уздырырга кушалар иде, ә үземнең өй эшләрен төнлә, керосин лампасы яктысында башкардым.

    Шулай бервакыт бер кызның ап-ак оекбашларын урлаганнар. Кем урлаган? Барысы да ләм-мим. Хәзер кем кызара, димәк шул алган ди, тәрбияче. Носкилар табылды. Әмма ул вакыттагы куркуларым, мин бик тиз кызара идем бит. 1945 елның азагында безгә концлагерьдан 60 бала алып килделәр. Аларның кулларына уелып номерлары язылган, ә сөйләшүләре немец катыш рус сүзләре кушып. карашлары бик авыр, күзләрендә курку, ә үзләре сөйләшмиләр... Бервакыт балалар йортына Артекка бер путевка биргәннәр. Мине җибәрделәр. Тәрбияче белән Рязаньга килдек, ә путевка юк диләр. Дөресрәге бар, әмма малайлар өчен. Әлеге юлламаны башкарма комитет хезмәткәре үз кызына алырга уйлаган булган икән. Мине ничек тә булса тынычландырыр өчен Артекка абыемны җибәрделәр. Әмма анда җибәрер өчен аннан яхшырак кандидатуралар да булгандыр инде. Сонрак абыемны, 12 яше тулгач, фабрика-завод училищесына укырга җибәрделәр. Ә мин, арбага матрацымны, мендәремне һәм кирәк-яракларымны төядем дә педагогия училищесына юл алдым һәм унышлы гына кердем дә. Һәм шулай 14 яшемнән мөстәкыйль тормыш белән яши башладым. Минем турыда беркем дә кайгыртмады. Аннары Рязань педагогия институтын тәмамладым, тарих, әдәбият, рус теле һәм хәтта физик тәрбия укытучысы булып та эшләдем.

    Өземтә: Зоя Глушкова Урыссуда 1960 елдан бирле яши. Бу якларга Рязань педагогия институты юлламасы буенча килеп эләгә: җиде ел Урыссу сигезъеллык (бүгенге гимназия) мәктәбендә, ә аннары 34 ел бишенче санлы Урыссу (бүген өченче санлы Урыссу мәктәбе) мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли һәм рус теле һәм әдәбияты фәнен укыта. Зоя Васильевна инде лаеклы ялда булуына да карамастан, күп еллар актив гражданлык позициясендә тора - ул районның ветераннар советы рәисе.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: