Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Барларлык җәүһәрләре шактый

    Фәүзия апа Гарипова Мөслим районының Ташлыяр авылында 1933 елның 23 мартында дөньяга килгән. Димәк, 2013 елның 23 мартында аңа 80 яшь тулган.

    Шул уңайдан Урыссу бистәсенең район мәдәният йортында аның иҗат кичәсе үткәрелде. Бирегә аның туганнары, якыннары, танышлары җыелган иде.
    Алып баручы Г. Хәмидуллина аның биографиясе белән таныштырды: "Әтисе - Хафизов Әбүбәкер үз чорының укымышлы кешесе була, агрономлыкта эшли. Әнисе Маһиәнвәр әби - Сарман районы кызы, димчеләр ярдәмендә Ташлыяр авылына килен булып төшә. Җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Маһиәнвәр әби "Ана даны" медаленә лаек була. Фәүзия апа тәрбиясендә озын гомер кичереп, 105 яшендә генә бакый дөньяга күчә.
    Мәкаләбез герое башта үз авылларында җидееллык мәктәпне, соңыннан Мөслим урта мәктәбен тәмамлый. 1952 елны язмыш җилләре аны Урыссу бистәсенә алып килә. Монда ул Сәгыйть исемле Байлар авылы егет белән таныша. Яшьләр озак тормый, өйләнешәләр. Мәхәббәт җимешләре булып өч кызлары дөньяга килә. Бүгенге көндә алар үзләре дә башлы-күзле. Чаллы шәһәрендә гомер кичерәләр. Алар Фәүзия апа белән Сәгыйть абыйга оныклар - күңел юанычлары бүләк иткәннәр. Фәүзия апа мәктәпне тәмамлагач, укытучы булырга хыяллана. Сугыштан соңгы авыр еллар аның хыял канатларын сындырса да, ул югалып калмый. Октябрьский шәһәрендә төзелештә, Урыссу почта элемтәсе бүлегендә, дәүләт иминиятләү системасында эшли. Исеме һәр җирдә мактап телгә алына, рәсеме мактау тактасында эленеп тора".
    Кичә, Фәүзия апа характерына хас булганча, барлык җыелучыларга, аны хөрмәт итеп килгәннәре өчен, юбилярның рәхмәт сүзләре җиткерүеннән башланды. Сүз уңаенда, Фәүзия апаның рәхмәтле булу фәлсәфәсе турында берничә сүз әйтәсем килә. Ул, "Ютазы таңы" газетасы редакциясенә алып килгән шигырьләре басылып чыкса, мәҗбүри рәвештә редакциягә шылтырата һәм болай ди: "Луиза, минем иҗат җимешләремне, рәвешенә җиткереп, мин әйтәсе килгәнне әйтеп бетереп, халыкка җиткергәнегез өчен Алланың рәхмәте яусын!" Рәхмәт ишетү - кемгә дә рәхәт. Ә бит күп шигырь язучы төзәткәнне яратмый. Күтәрелеп бәрелергә дә күп сорамаучылар бар. Ә инде рәхмәт әйтә торган кеше бары Фәүзия апа гына. Рәхмәтеңә - рәхмәт инде, Фәүзия апа. Тик газетабызда барлык шигырьләрен дә вакытында бастыру өчен урын гына җитми...
    Юбилярның кызларының, киявенең, оныкларының, башка туганнарының чыгышында мәкаләбез героеның акыллы, сабыр, мәрхәмәтле, эчкерсез, хезмәт сөючән булуы әйтелде. "Ветеран" клубы әгъзалары да юбилярны матур чыгышлары, котлау сүзләре белән сөендерде. Ничек сөендермәскә ди, ул үзе дә менә инде дистә елдан артык клубның алыштыргысыз әгъзасы бит. Әлмәттә узган "Балкыш" фестивалендәге "Поэзия" номинациясендә алган дипломы гына да ни тора. Аллаһы Тәгаләгә шөкерана кылып яшәүче, биш вакыт намазын калдырмаучы остабикәне бергә мәдрәсәгә йөрүче сабакташлары да котлады. Район мәдәният бүлеге начальнигы З. Шәрипова да бер кочак чәчәкләр белән тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Кичәне район мәдәният бүлеге артистлары, "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбле чыгышы бизәде. Фәүзия апаның укыган шигырьләре арасында "Әнкәемә", "Халкыма", "Ак яулыклы әбиләр", "Күңел картаймый" дип аталганнары бар иде. 2009 елда Фәүзия апаның "Күңелем җәүһәрләре" дигән китабы басылып чыккан иде. Әлеге исем астындагы шигырендә болай язган ул:
    Тоя белсәң илһамны,
    Бар ул урман-кырларда.
    Елга белән күлләрдә
    Һәм дә киң далаларда.
    Әйе, Фәүзия апага шигырь юллары сыер сауганда да, йокларга яткач та килә. Нинди дә булса бәйрәм алдыннан ул, күңелемдә шундый-шундый тема йөри, камилләштереп бетерәсе бар, төгәлләгәч, китерсәм буламы, дип шылтырата.
    Әйе, без барыбыз да камиллеккә омтылабыз. Тик бөтен шигырь язучы да Г. Тукай кебек шагыйрь була алмый. Аны да кайбер замандашлары тәнкыйтьләгән. Берничә ел элек бер телче-профессорның "мондый шигырь була мени, такмак кына бит болар", - дигән сүзләренә каршы минем түбәндәгеләрне әйтәсем килә. Барлык профессорлар да, гади халык та шагыйрь була алмый. Шигырьләр китабы чыгарган Фәүзия апаның Аллаһы Тәгаләдән бирелгән илһамы, сәләте бар, ул язмыйча тора алмый. Шигырьләрендә ритм-рифма төгәллеге бар, темасы актуаль. Мин үзем дә бер үк фикерне кабатлап, мәсәлән, "була"ны гына рифмалаштырган шигырьне матбугатка чыгартмас идем. Ә бу очракта сәләт күренеп тора. Барлык җырчылар да Илһам Шакиров түгел. Әмма алар башкару үзенчәлеге белән күркәм, халыкны җәлеп итә. Шулай ук илһамланып шигырь иҗат итүче Фәүзия апаның да үз ысулы бар. "Бер генә китабың да калмадымени соң?" дип Фәүзия ападан иҗаты җимешен ялварып сораучылар шактый икән, димәк аны укыйлар, аның шагыйрәләр арасында үз урыны бар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: