Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Бәйрәкәтамак авылыннан Саимә Хәнипованың зур юбилее

    Бәйрәкәтамак авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне Саимә Хөснулла кызы Хәниповага 90 яшь тулды.

    Тумышы белән Иске Урыссу авылыннан булган кыз 1953 ел ахырында Бәйрәкәтамак авылына килен булып төшә. Яшь хатынны йортта ике каенана якты йөз һәм тәмле сүз белән каршы ала. Менә шулай баштан ук килешеп башланган тормышта килен белән каенана бер түбә астында кырык ел гомер итә!

    Саимә апа ун елдан артык колхозда эшли. Аннан соң ул авыл кибетенә эшкә урнаша. Егерме елдан артык сәүдә өлкәсендә хезмәт куеп, күкрәк билгеләре белән хөрмәтләнеп, лаеклы ялга чыга.

    Тормыш иптәше Рәис Хәнипов “Ильич” исемендәге колхозда алдынгы тракторчы була. Илле елдан артык бергә яшәгән ир белән хатын өч бала тәрбияләп үстерә. Кызганыч, Рәис аганың бакыйлыкка күчкәненә инде дистә елдан артык вакыт узган.

    Хезмәт ветераны Саимә Хөснулла кызы Хәнипованы олуг юбилее белән район җитәкчелеге исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Рузанов, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы Фларис Әхмәтов, беренчел ветераннар оешмасы рәисе Фирдәүсә Гыйльметдинова һәм балалары тәбрик итте. Юбилярга ихлас рәхмәт сүзләрен РФ Президенты Владимир Путин да юллаган иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: