Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Чын мәхәббәт картайгач та сүрелми

    Кәрәкәшле авылында яшәүче Сирин Абдуллин, Урал бистәсендә тормыш итүче Михаил Овчаркин матур җәй айларында гомер бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

    Укытучы булып эшләгән әтисен Бөек Ватан сугышына алып киткәндә Сирингә нибары сигез яшь була.

    - 1942 елның октябрендә, кар бөртекләре оча башлаган көннәрнең берсендә аңардан өченче хат килде. Солдатлар белән фронтка китәбез дип язган бу хаты соңгысы булды...

    Лейтенант Абдуллин хәбәрсез югала. Шыңгырдап ачылган саен урам капкасына төбәлгән сагышлы сабый күзләре сугыш тәмамланган соң да шактый еллар әтисен көтә. Иртәнге татлы йокыдан башыңнан сыйпап уятыр, каршысына утыртып киңәшләрен бирер кешең булса, рәхәт тә бит ул... Асты-өскә килгән тормышта Сирин бик тиз чыныга. Кырчылыкка эшкә чыккан үсмер, армия сафларыннан йөреп кайткач та бәхетен читтән эзләми - туган авылында төпләнеп кала. Утыз елдан атык тракторда эшләгән Сирин аганың хәтерендә төрлесе - аянычы да, сөенече дә сакланып калган. ЮМЗ тракторында тимер юл аркылы чыкканда, соңга калу сәбәпле ыжгырып килгән поездның салам төягән арбасын бәрдереп алып китүен, көзге кыр эшләре чорының берсендә бәхетсезлек очрагы аркасында бертуганының гомере өзелүен, тозсыз берәүнең көпә-көндез Абдуллиннар яши торган йортны җимереп, аның уртасына тракторы белән килеп керүен бүген гаилә әгъзалары тыныч кына искә алырга тырышса да, ул вакытларда бик аяныч булуын аларның күз карашыннан тоюы кыен булмады. Әмма бердәм булып, тату яшәгән кешеләр кыенлыклар алдында югалып калмыйлар. Хәләл җефете, Бибиҗиһаныннан уңуы да Сирин агага тормыш алып баруны күпкә җиңеләйтә. Дүрт дистәдән артык ел сарыклар караган, биш балага гомер биргән Бибиҗиһан апа бик булган кеше булып чыга. "Ирем эшләп тапканны мин ризык итеп ашаттым", - дип тыйнак кына әңгәмәбезгә кушылган хуҗабикәнең, мөгаен, бу вакытта нарасыйларын егерме көннән ташлап, колхоз эшенә чыгып китәргә мәҗбүр булган чорлары күз алдыннан йөгереп узгандыр.

    - Сарыкларны җәлеп итәр өчен бер беләгенә консерва калайлары элеп гел хәрәкәттә булган Бибиҗиһан апаның кулларында һәрвакыт бәйләм булыр иде. Яшьтән үк бик тырыш булдылар. Хәзер дә тынгы белмәс җан алар. Иртәнге сәгать өчтә үк тәрәзәләрендә ут балкый. Сирин ага Көчле елга зираты хуҗасы булып тора башлаганнан алып анда тәртип урнашты. Әлеге изге эшкә халыкны җәлеп итә белүе бәрабәренә май аенда өмәләр узуы - күркәм гадәткә әверелде. Бибиҗиһан апа пешергән камыр ашларының уңганлыгын сөйләп кенә аңлатырлык түгел. Туйларга пешергән күмәчләре, бавырсак һәм чәкчәкләре авызда эреп тора. Олыгаеп килүләренә карамастан, әле дә булса мал-туар, кош-корт асрыйлар, Сирин ага атка кадәр тота.

    Бибиҗиһан апаның сәламәтлеге шәпләрдән түгел, шулай да сыер савуны ул беркемгә дә ышанып тапшырмый. Бу ихатада җитештерелгән сөт, йомырка туганнарына гына түгел, күрше-тирәләргә дә җитә - алар кебек юмарт кешеләр дөньяда бик сирәктер. Алма агачыннан ерак төшми диләр, балалары да хезмәт сөючән, бик тәртипле булып үстеләр, - дип сөйли ярты гасырдан артык никахта яшәүче гаилә турында Кәрәкәшле авылы сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Гөлнур Хәнипова.

    Ураллы Михаил Овчаркин белән Сирин Абдуллин яшьтәшләр генә түгел, хезмәттәшләр дә булып чыктылар. Сирин ага Киров исемендәге колхозның Кәрәкәшле авылы участогында эшләсә, Михаил Андреевич өченче участокта механизатор булып хезмәт юлын уза. Иртә яздан алып караңгы көзгә кадәр басуда эшләгән Овчаркин кышларын фермада терлекләр тәрбияли. Лаеклы ялга чыгарга ун ел кала аны ферма мөдире итеп билгелиләр.

    - Кечкенәдән әтигә ияреп кырга йөрүнең файдасы тими калмады. Өченче сыйныфта укыганда мин инде комбайн белән идарә итә белә идем, - дип безнең белән җылы әңгәмә корган уллары Владимир балачактан хезмәт тәмен тоеп үстергән әти-әнисеннән наз тулы күзләрен алмады.

    Сиксән яшьләрен тутырган өлкәннәрнең балаларыннан һәм оныкларыннан кадер-хөрмәт тоеп яшәүләрен аңлау өчен артык сораулар бирү таләп ителмәде. Бусагадан ук башланган җылы мөнәсәбәттән якын кардәшләр генә түгел, юбилярны котларга килгән авыл активистлары да озак вакытка җитәрлек энергия туплый алгандыр, мөгаен. Өй эчендәге җылы гаилә учагын беренче чиратта, әлбәттә, хатын-кыз тудыра. Җыйнаклыгы, ямьлелеге, чисталыгы белән күзләрне камаштырган йорт-җирнең хуҗабикәсе Юлия Васильевна гомеренең шактый вакытын терлекчелектә уздырган шәхес. Әмма авыр хезмәт аны тупасландыра алмаган. Әле дә сөйкемле, ыспай, итәгатьле хатын-кыз булын яшәвендә сөекле иренең дә өлеше зур икән. Гаилә җанлыклы Михаил Андреевич гомер бакый аларны җил-яңгырдан саклап яшәде, ди авылдашлары. Соңгы арада картларның сәламәтлеге генә үзен сиздертә башлаган. Каралтыларында мал-туарны әле күптән түгел генә бетерүгә дә шул сәбәп булган. Ә бит заманында өлкән Овчаркин умартага кадәр тоткан, ул аның яраткан шөгыле булган. Ун елдан артык йөрәк өянәгеннән тилмергән Михаил Андреевич быел күкрәгендәге "моторына" операция кичергән. Гаилә башлыгының хәле чагыштырмача арулануына якыннары сөенеп туя алмый. Юлия Васильевна, кайгыны да, шатлыкны да уртак итеп яшәүче ирен сабый баладай тәрбияли. Бөгелмә районы тарихына язылган Красная Заря һәм Муравейник бистәләрендә туып-үскән кыз белән егет арасында моннан 54 ел элек туган мәхәббәт әле дә булса аларны җылытып, якынайтып тора, балаларына терәк һәм таяныч итеп яшәтә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: