Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Фермер Илдус Нәбиуллин ташып торган энергияле, бай күңелле, матур җанлы кеше

    Фермер Илдус Нәбиуллин хуҗалыгына барып җиткәндә, иртәнге наряд тәмамланып килә иде.

    Озаклап сөйләшеп утыра торган чор түгел. Уттай эш өстендә көн кадагына килеп басканы турында гына уртага салып сөйләшкән белгечләр, үз тармакларына юнәлде. Шулай да сүзнең "койрыгына" гына эләксәм дә, алдагы көнне кырдан бер комбайнның сафтан чыгып кайтуын төшенеп калдым.

    - Бу, беренче чиратта, ремонтның тиешенчә башкарылып җитмәве нәтиҗәсе. Безгә һаман да бит әле җаваплылык хисе җитеп бетми, - дип эш өстәле артыннан күтәрелгән җитәкчене телефон шылтыравы туктатты. Ике яклы әңгәмәдән аңлашылганча, күрше фермерларның берсе козлятник уру өчен комбайн сорап элемтәгә чыгуы икән. Арышны бетереп, исән-сау әйләнеп кайткан очракта, ярдәм итәргә тырышырбыз, дип трубканы элеп куйган Нәбиуллин, машина-трактор паркына карап юл алды.

    Урып-сугуда мәшгуль комбайннарның икесен, куркынычсызлык шартларын күздә тотып, механизаторлар кичәге камыл тузаннарыннан өрдереп чистарталар иде. Алдагы көнне көйсезләнеп, кәефне кырырга өлгергән комбайн хуҗасы да майга буялган кулларын сөртә-сөртә: "Бар да тәртиптә", - дип, машинасының сафка басуын хәбәр итте. Теземнәргә салынган арышны сугып аласы бер-ике аршин җир калган. 200 гектарда үстерелгән уҗымнарның шактый өлешен чылатмыйча гына алгач, ахыргы участокларга да зыян китерәсе килми шул. Аннан башка да көзге игеннәргә июль аенда район өстеннән узган гарасат вакытында зыян килгән.

    - Яртысыннан күбрәк өлешен чиста парга чәчкән идек. Шулкадәр матур булып өлгерделәр. Диңгез кебек дулкынланып утырган игеннәргә карап күңел сөенде. Нәкъ менә шул мәйданны боз сукты. Өч башакның берсе җиргә коелды. Ургычларны да мөмкин кадәр аска төшереп көйләп карадык, юк, алдыра алмыйлар, - дип авыр сулап куйган фермер җир башына килеп туктаган комбайннарны күзләре белән кырга озатты.

    Бер-берсенә сыенып диярлек ятучы калын теземнәргә караганда, чыннан да, арышның каерылып уңганына шик калмый. Шулай булуга карамастан, ураллылар аның һәр гектарыннан уртача 20 центнер гына бөртек суктырып ала алганнар. Нишләмәк кирәк, табигать кануннары каршында адәм баласы көчсез шул, булганына шөкер дими чара юк.

    ... "Урал" хуҗалыгына 1988 елда җитәкче булып эшкә килгән Илдус Нәбиуллинны агросәнәгать тармагы зур сынау белән каршы ала: ул елны аяусыз корылык күзәтелә. Крестьян һәр гектардан 7-8 центнер гына уңыш җыеп алала.

    - Ул елны безнең кырлар уртача 10 центнер бөртек бирде. Аннан алдагы ел бик уңышлы килү сәбәпле, хуҗалык амбарларында икмәк запасы күп иде. Шуңа күрә без корылык шаукымын әлләни тоймадык, - дип узган елларны искә төшереп алды Нәбиуллин.

    Үткән гасырның 90нчы елларында хөкем иткән, бик күп хезмәт коллективларын бөлгенлеккә төшергән торгынлык чорында яшь җитәкчегә эшкә керешеп китүе, әлбәттә, ансат бирелми. Хезмәт хакы буенча җыелган бурычны каплау - ул вакытта көн кадагына килеп баскан сорауларның иң четереклесе була. Әмма уртак тырышу, идарә итүнең яңа юлларын эзләү бәрабәренә ураллылар бу сазлыктан чыгу юлын таба. Хәтта "унөченче" хезмәт хакы алу бәхетенә дә ирешкән хуҗалык хезмәтчәннәренә илдә барган икътисадый кризис артта калган кебек тоела...

    Фермер Илдус Нәбиуллин туплаган коллектив өчен бүген дә бернинди катаклизмнар куркыныч түгел. Белмим, җитәкченең киләчәккә һәрвакыт өмет һәм ышаныч белән карый, җитештерү тармакларында һәр эшне эзлекле алып бара, әллә инде һәр эшчесенә иҗади якын килә белү сәләтенең йогынтысыдырмы, биредә һәрвакыт бердәмлек, фидакарьлек, узара хөрмәт хисе ургылып тора.

    Елның-елында матур иген кырлары, мул сөтле сыерлары белән районда абруй казанучы хуҗалыкның быел да икмәк басуларына тел-теш тидерерлек түгел. Офык белән тоташкан бодайлар сары коела башлаган. Язын тигез шытымнарга төренгән арпа басуларының чәчүлекләрне кабул иткәндә үк мул уңыш вәгъдә итүен белгечләрнең тел төбеннән аңлавы кыен булмады.

    - Быел хәтта менә бу басуда да арпа матур утыра, - дип кыр башына килеп туктаган фермер әлеге җирләрнең ач булуын, тәрбия дә җитеп бетмәвен яшереп тормады. - Бөртеклеләр уңмый башлагач, бер елны суданка чәчеп карадык, булмады. Былтыр известь керттек. Әллә шуның файдасы тиде, агуланган орлык калгач, ни булса да, шул булыр, дип чәчкән идек, башта исәеп китә алмыйча утырдылар, тик июль аенда яуган яңгырларның шифасы тими калмады.

    Кырлардан кайтышлый Илдус Нәбиуллин фермага тукталды. Терлек каралтыларында кышлауга хәзерлек бара.

    - Быел әлләни зурдан кубып ремонт ясамыйбыз. Үзебезнең үк эшчеләр абзарларны акшарладылар, бүген тузган сайгакларны алмаштыралар, - дип бер-ике кәлимә сүз белән вәзгыятьне аңлатып узган фермер ремонтчылар янына ашыкты, алар башкарган эш күләмен күзәтеп, киңәшләрен бирде дә юлын дәвам итте.

    Җитәкче маршруты буенча йөргән вакытта корган әңгәмәбезне ничәмә-ничә телефон шылтыравы гына өзгәндер, белмим. Берәүләр запас частьләр тәкъдим итте, икенчеләр арыш сатып алу теләген белдерде. Соңгысына җавап белән тоткарланмаска вәгъдә иткән фермер Ютазы элеваторына ашыкты. Иртәнге 9 сәгать иде.

    Ашханәгә чәй эчеп алырга дәшкән элеватор директоры Гөлүсә Дәүләтшина белән Илдус Нәбиуллин иң әүвәл арышның сыйфаты, аннан килеп хакы турында әңгәмә кордылар. Быел көзге игеннәрнең сыйфаты әлләни дан түгеллеген билгеләп узган директор, шул ук вакытта җитештерүчегә сату бәяләренең түбән булмаячагын да хәбәр итәргә ашыкты. Шушы көннәрдә хуҗалыкларга аванс бирә башлаячакларын, шул рәвешле урак өстендә партнерларына ярдәм кулы сузарга ашыгуларын белдереп, Дәүләтшина безнең юбилярыбыз йөзендә елмаю чаткылары уятты. Мөгаен, үз эшенә табынган, аңа җаны һәм тәне белән бирелгән кешегә генә аның язмышы өчен ихлас көенә һәм сөенә беләдер

    Төшке аш вакыты якынлашып килә иде. Дөресен генә әйткәндә, бу вакытка миндә каядыр бару теләге калмый башлаган иде инде. Кырга, комбайннар янына тагын бер кат эш сыйфатын тикшереп килүне, аннан соң Каразирек зонасына эш буенча барып кайтасы барлыгын тиз генә әйтеп алган җитәкченең алга ыргылган автомобиле артыннан тузан гына кубып калды. Бу кешегә каян бу кадәр энергия килә икән? Сорауларыма бирелеп, кайтыр юлга чыкканда, күз алдымнан Урал бистәсе сыенып утырган табигать байлыклары йөгереп узды. Шушы көннәрдә "алтын" юбилеен билгеләп узучы Илдус Нәбиуллин күңелендә ташып торган энергияне, бәлкем, шушы гүзәллекләрдән туплыйдыр? Хуҗалык кырлары белән тоташкан биек таулар аңа яңа казанышларга илтүче юлларны күрсәтми микән? Ә бәлкем аңа бүгенге тормышта сирәк кешеләрдә генә очрый торган күңел байлыгын җиләк-җимешле урманнар, җан матурлыгын чәчәкле болыннар, ихтыяр көчен аяз күктән елмаючы кояш бүләк итәдер?

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: