Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Габидә апаның якты дөньяда укыган догалары калды

    Октябрь аеның икенче көне. Тыныч кына яуган кар бөртекләре җиргә төшеп җитәргә дә өлгерми, күз алдыннан эреп югала. Гүя табигать тә ямансулап елый.

    Урыссу бистәсендә яшәгән Габидә Хафиз кызы Садыйкованы соңгы юлга озатырга килгән кешенең күплегенә таң калырлык. Мәрхүмәнең өзелгәнен ишетмичә, аның белән хушлашмый калганнар тагын да күбрәк. Менә шулай зурлап бары тик тирән хөрмәткә лаек шәхесләрне генә озаталар.

    Кулымда кызыл тышлы дәфтәр. Тәртип буенча битләренә саннар сугылган. 168 бит... Тышына мәчет сурәте ябыштырылган дәфтәр вәсыять белән башлана: "Балаларым, бу дәфтәрне күз карасы кебек саклагыз. Монда Коръән сүрәләре, догалар, аятьләр язылган... Гомерегез барда мине, әтиегезне онытмагыз...

    Якты дөньяда яшәп туймабыз,

    Туймасак та, мәңге тормабыз.

    Әҗәл шәрәфен бер көн эчәрбез,

    Якты дөньядан бер көн күчәрбез.

    Якты дөньяда кала исемебез,

    Яхшылык белән искә төшерегез".

    Габидә апа бу юлларны 1973 елда язганда, аңа нибары 47 яшь булган. Юк, ул язып кына калмаган, язганннарын, белгәннәрен дин-кардәшләренә тараткан, уртаклашкан. Дәфтәрнең шактый таушалган булуы да шул хакта сөйли. Аның һәр битендә Ислам дине нигезләре: намаз уку, азан әйтү, балага исем кушу, никах, мәет озату, гает хөтбәләре һәм башка бик күп гореф-гадәтләр турында тәфсилләп язылган. Бераз вакытка онытылып торган Мәүлүд уку мөнәҗәт-салаватлары белән Габидә апа дәфтәрендә шактый урынны алган һәм ул әби-бабалары чорыннан калган Мәүлүд укуны өзмичә алып барган. Хәзер басылган Мәүлүд китаплары әйтерсең лә Габидә Хафиз кызы дәфтәреннән күчереп язылган.

    1970 елларда барлык совет халкы коммунизм төзү уе белән янганда, әле 45 яше дә тулмаган Габидә апа Ислам дине нигезләрен ныклап өйрәнүгә алына, дин юлына башкаларны да җәлеп итә. "Бала чакта әлпи-тиен-әбеҗәдләрне Гаптерәшит абыйга йөреп өйрәндем. Эшләгән вакытта дин нигезләрен җәяүләп Московкага барып, Мөгыйн абыйдан үзләштердем", - дип сөйли иде мәрхүмә.

    Язмышында зур тетрәнүләр булган кешеләр генә гадәттә дин юлына баса. Габидә апа тормышында да ачы күз яшьләренә күмелгән көннәр аз булмый. Хафиз ага үз куллары белән салган йортны сүтеп алып киткәч, берсеннән-берсе кечкенә балалы гаилә мунчага күченә. Мунчаны да алып киткәч, умарта базын землянка итеп, алар шунда яши башлый. Габидә апага - дүрт, энесенә ике яшь булганда, әниләре бала тудыра алмыйча вафат була. Әти кеше дә озак яшәми - кыш көне утын ташыганда, аты күпер астына төшеп китә, үзе чана астында калып имгәнә. Болар бөтенесе дә бала күңелендә тирән җәрәхәт калдыра. Үсмер чагында мәчет манарасын кисү шаһиты булу да кызның күңелен тетрәндерә.

    - Киселгән манараны бәйләп тарта торгач, җиргә гөрселдәп ауды. Талпынып торып утырды да, тагын ауды. Авылны кара тузан болыты каплады. Ояларын югалткан кошлар, кая барып бәрелергә белмичә, кычкырыштылар. Халыкның күзеннән бертуктамый яшь акты. Манараның кире торып утыруы диннең кабат кайтачагына ишарә булгандыр инде, - дип сөйләгәндә, Габидә апаның күзләрен яшь элпәсе каплый иде.

    Диннең кабаттан ирекле булуы Габидә Хафиз кызының бөтен тормыш авырлыкларын оныттыра, газиз кешеләрен югалту ачысын баса төшә. Ул аларны Аллаһы Тәгалә язган язмыш дип кабул итә. "Аллаһка шөкер яки мең тапкыр шөкер генә дип әйтмәгез, иксез-чиксез шөкер дигез", - дия иде ул.

    Габидә апа картлык көнендә үзен бик бәхетле хис итте. Коръән мәҗлесләренә күчтәнәчсез бармады, хәер өләшми калмады. Ир кешеләр арасында Фатыйха сүрәсен белүче булса, мәҗлесне аңардан башлатты, укырга теләүчеләргә һәрвакыт сүз бирде. Балаларының, онык һәм оныкчыкларының исән-сау үсүләрен күрүдән дә ул бәхет диңгезендә йөзде. Нур өстенә нур булып, өлкән кызы Миннегөл дә намазга басты.

    Тормыш иптәше вафатына 30 ел тулуга багышлап үткәргән коръән мәҗлесеннән соң Габидә апа дүрт көн яшәде. Беренче октябрь - Өлкәннәр көнендә ул котлаулар кабул итә, хәлсезлеге сизелсә дә, үз теле белән рәхмәт әйтә. Өзелергә бер сәгать кала сөйләшүе авырлаша, ләкин аның лә иләһә илләлаһ... кәлимәсен кабатлавы аңлашылып тора. Тыныч кына җан бирә. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: "Иманлы кешеләр җан биргәндә, яннарында рәхмәт фәрештәләре булып, аның барасы җире - җәнәтне күрсәтеп торырлар. Шуңа күрә кеше, җан бирү ачысын тоймыйча, тыныч күңел белән китәр", дигән.

    Тыныч йокла, Габидә апа. Бик күп шәкертләр калдырган остазыбыз син безнең. Без барыбыз да Аллаһыдан синең рухыңа ирештерүен сорап, догалар кылабыз. Яткан урының җәннәт бакчасына тоташсын. Без сине бик юксынабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: