Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Гөлфия Рәфыйкова: хезмәт көчем – укучыларым өчен

    Сүзем Иске Урыссу мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләүче, шушы көннәрдә үзенең матур юбилеен билгеләп үтүче мөлаем ханым - Гөлфия Рәфыйкова турында. Шул уңайдан без аның белән әңгәмә корып алдык.

    Укытучы сүзен һич икеләнми,

    Ана исеме белән тиңлим мин...

    Укытучы, һәркем бу сүзне тирән ихтирамын белдереп әйтә. Һәр кеше үзен укырга һәмязарга өйрәткән газиз укытучысына мең рәхмәтле.

    - Гөлфия апа, хезмәт юлыгызны кайларда башладыгыз, шуның турыда азрак сөйләгезче?

    - Берничә ел үземнең коллегаларымның юбилейлары уңаеннан интервью алып, алар хакында газета битләренә мәкаләләр язып җибәрә идем. Ай, гомерләр! Бүген менә минем үземә интервью бирү сәгате дә килеп җиткән.Хезмәт юлымны башлап җибәрүемә дә 33 ел вакыт узып бара. Әйе, беренче мәртәбә Баулы Мәгариф бүлеге биргән юллама белән Иске Урыссу авылының озын юллары буйлап мәктәпне эзләп килүем бүген дә хәтеремдә. Ә мәктәп әле ялда иде. Директор Марат Мидхәт улының өйләрен өйрәттеләр дә, шунда юл тоттым. Директорыбызның өендә гаризамны яздым. Һәм беләсезме, берничә елдан соң, шушы йорт бушау сәбәпле, минем бүгенге көнгәчә яшәгән нигезем булып чыкты.

    - Ә ни өчен сез нәкъ менә укытучы һөнәрен сайладыгыз?

    - Укытучы булып китүемнең сәбәпләрен нәселебез җепләренә барып тоташа дип нәтиҗә ясыйм мин бүген. Әти - әнием - педагогик юнәлештә: әтием Урал мәктәбендә директор. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр партия оешмасы җитәкчесе, әнием - балалар бакчасы мөдире булып , соңгы елларында гаиләбездәге дүрт баланы тәрбияләүгә багышлады. Безнең нәсел җепләребез Азнакай ягы белән бәйле, чөнки әти дә, әни дә шул районның бер авылыннан. Гаиләбездә дүрт кызның өчесе педагоглар. Ул гына да түгел, безнең журналистика юнәлешендә белем алып, бүгенге көндә шул вазыйфаны башкаручы туганнарым да бар минем.

    - Үзегезнең журналистика юлын сайлау теләге юк идеме?

    - Мин үскәндә әтиемнең "Хезмәткә дан" газетасына язган

    материаллары басылганын беләм. Ул штаттан тыш хәбәрче иде. Ә армиядә хезмәт иткәндә, газета редакторы булган. Лилия акыллым, минем үземнең дә эчтә туган уйларым тышка ургылып чыкканда, ирексездән кулыма каләм алам. Фикерләр минем башыма үзеннән үзе тезелеп килә. Сезнең газета оешкан еллардан ук, мөхтәрәм Илгизә ханым мине үз итте һәм минем күп кенә язмаларым район газетасында басыла килде. Әмма мин барыбер укытучылык юлын сайладым. Менә шул сыйфатларым мине татар теле һәм әдәбияты укытканда һәрвакыт илһамландырды. Дәресләремне бик яратып, иҗади якын килеп башкарам. Шулай булмаганда мин хезмәтемнең ямен дә, тәмен дә тапмыйм.Хезмәтемнең максаты да түбәндәгечә булган шул минем:"Уку - укыту процессын шулай куярга кирәк ки, ул хезмәт аңа, укучыга, шатлык, яңалык китерсен, белем алырга ихтыяҗ тудырсын, белем алу - табигать тарафыннан бирелгән иң зур бүләк икәнлеген тойсын".

    - Сез эшегез турында шул кадәр тәмләп сөйлисез, әмма эш

    булгач төрле чаклар да булгандыр инде?

    - Шулай. Хезмәт юлы тигез юлдан гына бармый. Үземнең хезмәт

    юлында биш чыгарылыш класс укучылары булды. Алар өчен тырышып шатланган чаклар белән беррәттән, елаган чакларым да булды. Чыннан да, халыкта әйтәләр бит, елый - елый өйрәнә икән, димәк ул кешедә өмет бар. Аллага шөкер, укучыларым яхшы кешеләр булдылар, алар миңа бик тә җылы мөнәсәбәттә. Рәхмәт аларга. Ә нәкъ минем юлдан китүчеләр, татар теле белгечлеген алучыларның исемлеге 35 тән арткач, санымны югалттым. Лаеклы ялга чыккач, алла бирсә, исәбенә чыгарга тырышырмын әле. Берничә укучым журналистик юлны да сайладылар.

    - Сезнең бит әле тормыш иптәшегез дә педагог. Бергә

    эшләүнең уңай һәм тискәре яклары да бардыр?

    - Әйе, тормыш иптәшем дә педагог. Икебез бер коллективта, хәтта

    ишекләр дә янәшә. Без тәүлекнең 24 сәгатендә дә бергә. Аның белән эшләве миңа җиңеллек бирә. Аңлашылмаучылык килеп чыкканда, мин аңарга мөрәҗәгать итәм, чөнки ул дөрес фикерле, туры әйтүче. Үзенең эш - гамәлләреннән курыкмый торган шәхес. Үземдә дә шундый сыйфатлар калку булгангадыр инде, ходай тәгалә безне кавыштырган да.

    - Улыгыз да бик талантлы егет. Аның турыда да әйтеп

    китсәгезче.

    - Улыбыз Айгиз дә белем алу юлында. Алдагы көннәрдә безнең

    ныклы терәгебез булыр дип ышанам. Ул кечкенә класста укыган чакта сорыйлар икән: "Айгиз, икелеләр аласыңмы?"- дип . Ә ул: "Мин бит укытучы малае, миңа икеле алырга ярамый!"- дип җавап биргән.

    - Сез йолдызлык буенча кем? Һәм аңа туры килгән

    сыйфатлар сездә дә бармы?

    - Йолдызлык буенча кучкар мин. Бу йолдызлык кешеләренә

    һөҗүмчәнлек, турыдан яру кебек сыйфатлар күзгә ташлана. Яшәвенең төп мәгънәсен эштә күрә. Кыз балалар һөнәрле була. Гаиләдә дә беренче булырга тырыша.Үзенә бүтәннәрне дә буйсындыра торган көчле характерлы. Дан - дәрәҗәгә битараф түгел. Матур киенергә, тәмле ашарга, китап укырга, чәчәкләр, гөлләр үстерергә, җыештырырга, кул эшләре белән шөгыльләнергә, компьютер артында утырырга, концерт - театр карарга яратам. Бик тә эмоциональ кеше мин. Гомумән, мин матурлык яратам.Сүзлектә исемем дә гөлдәй матур, гөлгә охшаш дигән мәгънәне аңлата. Минем характерым да үзем эшләгән коллективта формалашып җитте. Остазларыма, коллективыма рәхмәтле.

    - Укучыларыгызга Гөлфия апагыз турында фикерләрегез

    нинди? - дигән сорау биргән идем, алар бердәм рәвештә: "Без аны яратабыз!" -дип җавап бирделәр.

    - Әйе, мин дә аларның һәрберсе өчен үлеп торам. Укытучы кеше

    шулай булырга тиеш тә ул. Хезмәтемнең куанычын күреп, алдагы көннәрдә сау - сәламәт булып, күңел тынычлыгы һәм гаилә шатлыгы телим барча кешеләргә дә. Илебез күге аяз булсын.

    - Рәхмәт сезгә, Гөлфия апа. Алдагы көннәрдә дә

    укучыларыгызның, улыгызның уңышларына сөенеп, тормыш иптәшегез белән тигезлектә яшәргә, алдагы елларда тагын шундый матур юбилейларны каршыларга язсын сезгә

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: