Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Гомумән, ул әйбәт егет

    Үз вакытында Наил Миңневәлиев академик тәкъдим иткән мәсьәләләрне чишкән.

    Бу хәл 1974 елда, СССРның яшь академигы Ибраһимов кече ватанына - Урыссу бистәсенә кайткач була. Тимерьюл мәктәбенең математика укытучысы Петр Ковалев дәрәҗәле кунакны үзенең иң яхшы укучысы Миңневәлиев белән таныштыра. Сигезенче сыйныф укучысы җиңел генә унынчы сыйныф мәсьәләләрен чишә. Якташының сәләтләре белән тәэсирләнгән Ибраһимов, сүз уңаенда, ул бүген Швециядә яши, Наилне ябык шәһәр Новосибирскка чакырырга вәгъдә итә. Кызганыч, Миңневәлиевның аттестатында өчле билгеләре шактый була: ул яңа мәктәп коллективы белән уртак тел таба алмый. Характеристикасында: "...гомумән алганда, ул әйбәт егет" дигән сүзләр була. Әлеге егет соңыннан өч уку йортын - Бәләбәй авыл хуҗалыгын механизацияләү һәм электрлаштыру техникумын, Халыкара идарә, эшмәкәрлек һәм хокук институтын, Самара идарә институтын тәмамлый. Әйе, фәннәр аңа җиңел бирелә, озакка хәтерендә кала. Еллар узгач, мәсәлән, ул студент улларына инженер графикасы буенча ярдәм итә. Мәкаләбез героеның хезмәт юлы 1976 елда Куйбышев автотрактор электр җайланмалары заводында электрослесарь өйрәнчеге сыйфатында башлана. Ә аннары, Урыссуда, Нефтебазада электромонтер (хәзер химия заводы) булып эшли. Соңыннан карьера үсеше башлана: баш энергетик, Урыссу тимербетон заводының баш инженеры, коммерция директоры, Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинаты генераль директоры, Урыссу автотранспорт предприятиесе генераль директоры. Һәм менә 2007 елдан Миңневәлиев - халык мәшгульлеге үзәге директоры. Сезне бу вазифада нәрсә җәлеп итә дигән сорауга, кешеләр белән эшләү, аралашу, дип җавап бирде. Бәлки кемдер халыкның мәңгелек проблемаларыннан башына ябыша торгандыр, ә Миңневәлиевка бу ошый да әле. Әйе, коммуникабельлек һәм креативлык кебек сыйфатларны аңа Ходай мул биргән.

    Хәер, аның тормышын кабул ителгән кануннар белән аңлатып булмый. Үз вакытында югары уку йортына керү имтиханнарын ул, тапшырылган предметлар буенча аттестатында өчлеләр булса да, бишлегә бирә. Кировта радиостанцияләр радиотелеграфисты булып армиядә хезмәт иткәндә, демобилизациягә кадәр ярты ел калгач, новобранецларны ниндидер кызгану-яклау чоры башлана. Һәм барысы да әлеге армия тормышының язылмаган кагыйдәләренә тугры кала: биш минуттан дембельләр акмайны, балыкны яки кәтлитне яшь буын өчен "корбан итә", ә үзләре макарон гына ашый. Юбилярның потенциалы турында сөйләгәндә, аның Татарстанның яшь җырчысы Булат Дәүләтов башкарган җырның сүзләрен язуы турында әйтеп узмыйча булмый. Кызы Альбина, икътисад, хокук һәм идарә инстиуты студенты үзенең җыр белән мавыгуында әтисенә охшаган. Альбина "Созвездие" - "Йолдызлык" фестивалендә җиңүче, Мәскәү Кремлендә Президент чыршы бәйрәмендә катнашучы, Кара диңгез флоты диңгезчеләре алдында чыгыш ясау өчен Кырымга чакырылучы... Уллары Артур һәм Тимур да төшеп калганнардан түгел - аспирантурада укыйлар. Кем тәрбияләгән? Чыбыркы һәм прәннек белән түгел, инандыра белүе белән. Наил әфәнденең тормыш иптәше ничектер шулай улларының укуда ялкауланып китүеннән зарлана. Икенче көнне гаилә башлыгы улларын район предприятиеләренең берсенә алып килә һәм кулларына көрәк тоттыра - әнә бетон ыргытыгыз, илгә бетончылар кирәк, ә нәтиҗәне үзегез ясагыз. Комсомол башлыгы, волейбол командасы капитаны, бизәүче-рәссам - әлеге яшьлек мавыгуларына тагын яңасы - мәсәлән, буш вакытында йорт төзү шөгыле өстәлгән. Шулай да Сез нәрсә белән горурланасыз дигән сорауга: "Үземнең зур һәм тату гаилә башлыгы булуыма", - дип җавап кайтарды. Ә Миңневәлиев сүзләренең бәясен белә - малай-шалай түгел, 55 яшьлек ир уртасы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: