Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Хезмәт ветераны Нурулла Әхмәтов 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

    Һәр кеше тормышында юбилейлар була. Аның һәрберсе, тормыш үзе кебек үк, үзенчәлекле.

    - Үткән елларымны искә төшергән саен, үземнең кечкенә чагым күз алдыма килеп баса. Менә мин мәктәптән кайтам. Ә зур өй салкын, аның миченә ягылмаган. Ике бүлмәдә ике мич тора: берсе - тимер, икенчесе - зур. Суык булуга карамастан, өстемә юкарып беткән пәлтәне киеп, өсте бозланган елга аша куаклыкка барып, өйгә утын алып кайтам. Өйгә кар бабай кебек килеп кергән саен әбием Салиха, сеңлем Нәсимә шаккатып каршы алырлар иде...
    Тормыш хатирәләре. Хезмәт ветераны Нурулла Әхмәтовның алар җанын телгәли. Балачак, үсмер еллары турында сөйләгәндә, ул күз яшьләрен сөртеп-сөртеп алды. "Еллар үткән саен йомшарам, ахырысы", - дип елмаеп куйды. Чыннан да, юбилярыбызның башлангыч тормышы илнең бик авыр чорына туры килә. Ләгънәт төшкән сугыш башланганда малайга нибары сигез яшь була. Шул яшендә үк ул ятимлек ачысын татый: авыруга дучар булган әтисе, гаиләсен калдырып, бик яшьли үлә. Һәм Нурулла әнисенең уң кулына әверелә. Сугыш башланганда ул гаиләдә төп ярдәмче булуын бик яхшы аңлый.
    Нурулланы хезмәт сөяргә, алынган эшен ахырына җиткерергә тормыш үзе өйрәтә. Аның ныгып җитмәгән иңнәренә хуҗалыктагы бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләр, гаиләне утын белән тәэмин итү кебек вазифа йөкләнә. Кыскасы, Нурулла башы белән эшкә чума, шуңа күрә уку һәм эшнең кайсын сайларга дигән сорау өстендә ул озак уйланмый. Соңгысы күпкә мөһимрәк була.
    - Төшләремдә чәчү башланганын бик еш күрәм. Янәсе, мин чәчкеч артында. Шул ук вакытта лобогрейка да күрәм, димәк, август - урак башланган. Бик еш төшләремдә җигелгән үгезләр белән кырда эшләвемне күреп уянам. Без, малайлар, иртәнге ашка җитешү өчен, бик еш кырда кунып кала идек. Кайвакыт безгә төшке аш, ә кайвакыт кичке аш та эләгә иде. Шуңа күрә өйгә кайтырга беркем дә ашыкмады. Нәкъ менә шул тамак хакына дип көн-төн эшләдек, - дип хатирәләре белән уртаклаша Нурулла бабай.
    Аның балачагы колхоз кырында, ат сараенда төрле эшләр башкарып үтеп китә. Кайда гына эшләмәсен, безнең героебыз үзенең хезмәт сөючәнлеге белән хөрмәт казана. 16 яшендә ул Туймазының монтаж идарәсенә эшкә урнаша, электр станциясенең икенче чиратын төзүдә катнаша. Шул рәвешле Нурулла Урыссу ГРЭСы тарихына да үз өлешен кертә. Аның тормышында Сызраньдагы нефть куу заводына озын командировкага китү белән бәйле еллар да урын ала. Ә аннан соң армия - 1952 елда язмыш аны Германиягә озата.
    - Әлеге хезмәт хәтеремдә соңгы көннәренә кадәр саклана. Германиядә 1953 елның 17 июлендә булган вакыйгалар безне пошаманга төшерде. Мин ул вакытта постта тора идем. Бөтен техника - пушкалар, танклар Германия Демократик Республикасы хөкүмәтенә каршы бөтен ил буйлап күтәрелгән сәяси забастовкада чыгыш ясаучы эшчеләрне тар-мар итәргә җибәрелде, - дип сөйли юбиляр.
    Ефрейтор званиесе белән туган җиренә әйләнеп кайткан егет яңа гына ачылган предприятие - пропаркалау станциясенә эшкә урнаша. Аның тимерюлчы булу хыялы, ниһаять, тормышка аша. Әхмәтовның хезмәт кенәгәсенә күз салам. "Бүләкләр" графасындагы язулар, әйтерсең лә, бер-берсен кабатлыйлар: "актив катнашканы өчен..., тәүлеклек йөкләмәне арттырып үтәгән өчен..., социаль ярышта ирешкән казанышлары өчен..., төп күрсәткечләрне уңышлы башкарганы өчен..."
    - Мин үз эшемне яраттым. Хәтта көч җитмәслек авыр хезмәт тә нәфрәт уятмады. Пропаркада 10 ел эшләгәннән соң минем өчен иң кадерле булган бүләк - "Абруйлы тимерюлчы" исемен бирделәр.
    Моңа аны нык сыны белән башкарган фидакарь хезмәте генә түгел, әлеге хезмәткә салынган күңел җылысы да этәрә. Башлангыч белемгә ия булган Нурулла бабай урта белемне эшче яшьләр мәктәбендә ала. Аннан соң ул Уфа тимерюлы техникумына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый. Һөнәри белеме аңарга карьера үсеше алырга да ярдәм итә -цистерналар пропаркалаучы вазифасыннан азат ителеп, ул смена мастеры булып эшли башлый.
    - Бөтен ирешкән казанышларым белән мин, беренче чиратта, үземнең хәләл җефетемә рәхмәтлемен. Кларам, балаларым, оныкларым, оныкчыкларым - минем төп байлыгым, - дип елмая юбиляр.
    Үзенең тормыш иптәше белән Нурулла Байлар авылында таныша. Чибәр кызны әлеге авылга юллама белән зоотехник итеп җибәргән булалар. Ул еллардан соң күп сулар ага. Алар горурланырдай өч бала тәрбияләп үстерәләр.
    Лаеклы ялга чыккач та Нурулла Әхмәт улы кул кушырып утырмый. Аны предприятиегә кабул итеп алучы вазифасына чакыралар. Ул, пропарка ябылганчыга кадәр диярлек, 10 елдан артык эшли. Ә аннан соң, сантехник буларак, аның хезмәтеннән туган хуҗалыгында файдаланалар. Тулаем алганда, мин җитмеш ел эшләдем, ди Нурулла бабай. Һәм ул хезмәт баскычының һәрбер басмасын: ачлы-туклы балачагын, тормышында иң авыр булган 1947 елны, авылда уннан артык йорт төзегән балтачы куллары авыр балтаны, күңелле, шул ук вакытта күңелсез булган мизгелләрне яхшы хәтерли.
    - Мин язмышыма үпкәләмим. Бөтен ил шулай яшәде. Без бөтенебез дә бер шартларга дучар булдык. Бернәрсә эчне пошыра - картлык һәм авырулар, - дип авыр сулый ветеран.
    - Һәрбер яшь үзенчә яхшы. Безнең картлыгыбыз бәхетле. Янәшәбездә сөекле кешебез, яраткан балаларыбыз, сөйкемле оныкларыбыз һәм оныкчыкларыбыз бар, - дип әңгәмәгә кушылды Клара ханым.
    Безнең юбилярыбыз тулы кыйммәтле тормыш белән яши. Ә иң мөһиме, анда мәхәббәт чаткысы әле сүнмәгән. Балалары хезмәт сөючән һәм сабыр әтиләре белән соклана. "Безнең әтиебезнең шигаре - эшсез утырмау, - дип сөйли аның өлкән кызы Римма. - Ул безгә һәрвакыт үрнәк булды. Һәр эшкә өлгерде, күп эшләде". Бер яшьлек Асель - юбилярның оныкчыгы да бабасына сөйкемле күзләре белән карый. Нурулла бабайга һәрбер якын кешесе нык сәламәтлек тели. Чөнки 80 яшькә җиткән кешегә, мәхәббәт һәм кайгыртучанлык белән беррәттән, нык тазалык та кирәк.
    Тормыш иптәше Клара Ислам кызы, балалары Римма, Гүзәл, Фәрит, кияүләре Рәдис, Рөстәм, Айрат, киленнәре Лилия, Зөһрә, оныклары Олеся, Айгөл, Алексей, Алсу, Аяз, Артем, Айнур, оныкчыклары Данил, Асель, кода-кодагыйлары Хәбип һәм Зәйтүнә, аларның кызлары Алсу Нурулла Әхмәт улына иң изге, якты, матур теләкләрен юллый: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул, дип аңа дәшәләр. Тормышларына ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер кичерүен телиләр.
    Авырлыклар туса тормышта,
    Киңәш сорап сиңа киләбез.
    Дөрес юлга бастырырдай сүзләр
    Әйтәсеңне алдан беләбез.
    Сәламәт бул, гел елмаеп яшә,
    Бәхет кунсын күңелең түренә.
    Барыбызга канат, терәк булып,
    Талмый атла гомер үренә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: