Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Хезмәттәге казанышлары өчен орден

    Кәрәкәшле авылында яшәүче Мөхтәбәр Яркәевнең бөтен гомере йөк ташып үтә.

    Сигез сыйныф белем алган малай 1950 елның көзендә, әнисе киңәшен тотып, эшкә урнаша. Күпчелек яшьтәшләренең эшләве дә аның өчен этәргеч була. Үсмер күрше Ютазы авылында урнашкан "Союззаготтранс" 13 санлы Авторотага карап юл ала. Предприятие бөртек ташу белән шөгыльләнә. Директоры Әскәр Камалиев буй-сынга әлләни зур булмаган үсмерне производствода эшләр өчен бик яшь дип таба. Мөхтәбәр Ютазы промкомбинаты ишеген кага. Монда аны кире бормыйлар, ат бирәләр һәм Биектау авылы янында төзелүче объектка алебастр ташырга кушалар. Әмма бу сезонлы эш була. Кыш җитү белән ул туктала. Үсмер янәдән авторотага килә. Бер танышы да сүз каткач, аны эшкә кабул итәләр. Бу чорда машина паркын, сугыштан калган "Студебеккер"лар һәм "Форд"ларга алмашка килгән илле данә ЗИСлар тәшкил итә. Мөхтәбәрне баштагы мәлне машиналарны майлаучыга беркетәләр. Эш шартлары начар була, суыкта эшләү сәбәпле, май бик тиз туңа, аны җылытып эретергә туры килә. Берникадәр вакыттан соң үсмер слесарь вазифасына күчерелә.
    Өч елдан соң егет армия сафларына алына. Аны Польша территориясендә урнашкан полк мәктәбенә җибәрәләр. Ләкин хәрби карьера авыл малаеның күңеленә бер дә хуш килми. Ул - сугышта һәлак булган әтисе урынына калган өлкән бала. Шуңа күрә аңа гаиләсен туендырырдай, сеңелләрен аякка бастырырдай һөнәр кирәк. Мәктәп белән янәшә урнашкан автовзводны искәргән егет, аның начальнигы майор Изотов янына килә. Гражданкада техника белән эш итүен белгәч, офицер аны үзенә ала. Башта Мөхтәбәр биналар җыештыра. Бервакыт солдатларның берсе авария ясый һәм, әлеге вакыйганы җитәкчелеккә белдермәс өчен, егетләрдән машинаны яшертен ремонтлауда ярдәм сорый. Яркәев та битараф калмый. Гражданкада алган белемен эшкә җигеп, ул иптәшенә төн эчендә машинасын төзәтеп бирә. Әмма без капчыкта ятмый - майор серне белеп ала. Һәм ул кем тарафыннан ремонт ясалуын сөйләп бирүне таләп итә. Яркәевнең немецлардан калган алачыктан файдалануын, тимер белән эшләү тәртибен белеп алган майор, солдатны тимерче һәм бакырчы итеп билгели. Автовзводта хезмәт итүеннән файдаланып, Мөхтәбәр шоферлыкка укырга була. Берничә солдат белән бергә җитәкчелектән рөхсәт алып, алар гамәлдән чыгарылган немец машиналары эшләнешен өйрәнәләр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үзләштерәләр һәм имтиханнарны уңышлы тапшыралар.
    Солдат хезмәтеннән соң үз предприятиесенә әйләнеп кайткан Мөхтәбәргә сафтан чыккан иске йөк машинасы бирәләр. Егет аны тулысы белән сүтеп җыя һәм юлга чыгара. Яшь шоферны Лениногорск төзелешенә эшкә җибәрәләр. Җәй җитү белән предприятие җитәкчелеге машиналарны Азнакай, Актүбә, Мактама, Зәй, Карабаш юллары төзелешенә чуерташ ташу өчен юллый. Армиядән кайтып бер ел да эшләргә өлгермәгән Мөхтәбәрне Мәскәүгә, өр-яңа ЗИС-150 машинасы алып кайтырга җибәрәләр. Бу машинада ул ун ел эшли. Шофер хезмәте ерак һәм озакка сузылучан командировкалардан гыйбарәт. Чүпрәле, Сарман, Нурлат районнарына барып кайту берни тормый. Ерак юлга чыккан шоферларны, гадәттә, җирле халык йортларына урнаштыралар. Шулай бервакыт, Курск өлкәсендәге авылларның берсенә килгән Мөхтәбәр өлкән яшьтәге гаиләгә урнаша. Безнең егетебезне бик тә ошатып өлгергән хуҗа күчтәнәчкә алмалар биреп җибәрә. Ул елларда мондый җимеш безнең якларда сирәк очрый. Урак өсләрендә Мөхтәбәр өйгә атналар буе кайтмый иде, дип искә ала аның хәләл җефете. Машина йөртүчеләр алсыз-ялсыз эшлиләр. Шикәр чөгендерен җыю декабрь урталарында тәмамланган еллар да була.
    Алтмышынчы еллар башында предприятие Урыссу бистәсенә күчерелә һәм автотранспорт предприятиесе дип үзгәртелә. Бу чорга аның кырык тягачы, утыз үзбушаткычы, ике дистәдән артык тагылмалы бортлы машинасы була. Моннан тыш, предприятие карамагында - бензин ташучы машиналар, автобуслар, почта һәм азык-төлек ташучы машиналар. Мөхтәбәр Кашбулхак улы АТПда 42 ел эшли. Шуның утыз елдан артыгын машина йөртүгә багышлый. Калган елларында автоколонна белән җитәкчелек итә, техника һәм янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы кеше була, партия оешмасын һәм халык контролен җитәкли. Мөхтәбәр Кашбулхак улы актив җәмәгать эшчәнлеге дә алып бара. Ул җыелышларда чыгыш ясый, күмәк чараларда катнаша. Аны туган авылы бәйрәмнәрендә дә чыгыш ясарга чакыралар. Безнең героебыз ике тапкыр социалистик ярышта җиңү яулый. Әмма аның өчен иң кадерле бүләк - Хезмәт Кызыл Байрак ордены. Төрле хезмәт һәм җәмәгать эшчәнлеге өлкәләрендә һәм дәүләт алдында фидакарь хезмәт куйган кешеләр генә бу бүләккә ия була ала.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: