Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Каразирек авылыннан Кәшифә Шәвәлиева хөрмәткә лаеклы кеше

    Һөнәрләр бик күп, аларның төрле һәм кызыклы булуы турында һәркем белә. Ләкин бу һөнәрләргә өйрәтүчеләр кемнәр соң? Әйе, лицей, техникум, институт, университет дигән уку йортлары бар. Ә аларга кадәр укый торган белем йорты − мәктәп., дип яза безгә Каразирек мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Рәзилә Зарипова.

    Балалар җиде яшь тулгач, мәктәпкә киләләр. Менә шушыннан башлана инде һөнәр ияләренең тамыры. Ә яшь, ныгымаган тамырларга су сибүче кешеләр − укытучылар. Алар бу тамырларны ныгыта һәм зур агач булып үсәргә булыша. Минем әйтәсе килгән сүзем шушы кешеләрнең берсе турында. Шәвәлиева Кәшифә Хаҗи кызы 1939 елны Азнакай районы Стәрле авылында дөньяга килә. Мәктәп биргән белем белән генә кәнәгатьләнмичә югарыга үрмәли. Белемгә сусаган кызга бу гына җитми, ул Алабуга шәһәренә юл ала һәм китапханәчеләр әзерли торган техникумга укырга керә. Яшь, энергиясе ташып торган кызны Каразирек авылына эшкә җибәрәләр. Менә шуннан башлана инде зур тормышка юл. Тынгысыз Кәшифә яз-көз агитбригада белән дә, күчмә китапханә белән дә басу-кырларда төрле чаралар үткәрә, кичке якта клубта театрга әзерләнә... Кәшифә Хаҗи кызының театр куйганда баш рольләрне чын артистларча уйнавын, хәтта кайбер чакта өчәр роль уйнарга туры килгәнлеген авыл халкы әле дә чын соклану белән искә ала. "Үзеңнән соң җирдә мәңгелек эз калдырыйм дисәң-укытучы бул!" дигән бер галим. Хак сүзләр... Укытучыдан башка президент та, патша да, инженер-төзүче, язучы, сатучы да булмас иде. Балаларның иңнәренә канат куеп, һәрберсенә тормышта урын табарга булышкан кеше дә-укытучы! Шушы теләк Кәшифәгә янәдән канатлар өсти. 1964 нче елда Алабуга дәүләт педагогия институтына укырга керә һәм 1965 нче елда Каразирек мәктәбендә башлангыч класс укытучысы булып мактаулы һәм авыр хезмәт юлын башлый. Уку йортын тәмамлаганнан соң лаеклы ялга чыкканчы рус теле һәм әдәбиятын укыта.Укытучы булып эшли башлаган елларын яхшы хәтерли Кәшифә апа. Укытучыларга хезмәттәш булу бер җаваплылык өстәсә, директорның ышанычын аклау өчен тагы да тырышрак булу таләп ителә яшь белгечтән. Сыйныфтан тыш эшләрне, балалар белән төрле чаралар үткәрүне аеруча ярата Кәшифә Хаҗиевна. Кайда гына йөрми бу сөйкемле, мөлаем йөзле укытучы үзенең укучылары белән - хезмәт һәм сугыш ветераннары янында да, фермаларда, басу - кырларда да күрергә була аны. Аның укучылары , үсеп җиткәч, кайда укысалар, кайда гына эшләсәләр дә алгы сафта, башкаларга үрнәк булалар. Кәшифә Богданованы укучылары әле бүген дә ихлас рәхмәт сүзләре белән искә алалар. Укучыларының һаман да акыллы киңәшчесе һәм ярдәмчесе булып тора. Әлеге зур хөрмәткә ул чынлап та лаек.

    Кәшифә апа үзенең тормыш иптәше - озак еллар авыл советы рәисе булып эшләгән Богданов Риф белән бик матур һәм һәркемгә үрнәк булган тормыш юлы уздылар. Мәхәббәт җимешләре булып бу уңган, тырыш гаиләдә өч кыз бала дөньяга килә. Кызларга югары белем алырга булышалар. Бүгенге көндә Лилия банк эшчесе, Сөмбел- экономист, Роза әнисенең эшен дәвам итүче - укытучы. Инде хәзер оныклары үсеп җиткән. Мәктәптә дә, вузда да уку алдынгылары алар, берсенең дә беркайчан кисәтү алганы, тәртип бозганы юк, уңышлары белән гел куандырып торалар. Башкача булуы мөмкин дә түгел. Оясында ни күрсә - очканында шул булыр, ди бит зирәк татар халкы.


    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: