Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Кешенең чын бәхете нәрсәдә?

    Бәйрәкә авылында яшәүче туксан сигез яшьлек Мөнәвәрә Шәрифуллинаның җиде баласы бар, ә ике күршесе белән өчәүләп алар унсигез бала үстерә.

    Өлкән яшенә һәм сырхауларына карамастан, Мөнәвәрә әби искиткеч хәтергә һәм зирәклеккә ия, бу турыда исә аның ерак балачагы һәм яшьлеге турында хикәясе дәлилли. Мөнәвәрә Шәйхетдин кызы тумышы белән Иске Урыссу авылыннан. Аның әти-әнисенең үз хуҗалыклары була. Мөнәвәрә биш абыйсы һәм апасы арасында иң кечкенәсе. Кызга тугыз яшь тулганда, аның әтисен үтерәләр. Ул вакытка аның өч өлкән абыйсы һәм апасы мөстәкыйль рәвештә яши, һәм унбиш яшьлек абыйсы белән аңа әниләренә хуҗалык буенча ярдәм итәргә туры килә. Яшүсмерләргә җир сөрергә дә, иген чәчәргә дә, ашлык сугарга да туры килә. Барлык хуҗалык нечкәлек- ләренә аларны бабалары өйрәтә, өлкән яшьтә булу сәбәпле, бу эшләрне башкару аның көченнән килми.
    Егерме яшькә җиткәч, кыз колхозда бригадир булып эшләүче Бәйрәкә егете Сәйфуллага кияүгә чыга. Мөнәвәрә дә колхозга эшкә урнаша. Яшь парның бер-бер артлы балалары туа, әмма ул вакытта декрет яллары турында сүз дә булмый. Ике атналык сабыйны арбага салып, яшь ана ындыр табагына яисә басуга китә. Кайвакытта аңа сигез чакрым ераклыкта урнашкан участокларга барырга туры килә. Бервакыт арбада бала белән эштән кайткан хатынны, күрәсең, югарыдан, власть органнарыннан булган ике атлы кеше күрә. Идарәгә килеп, алар яшь сабыйлы хатынга җиңелрәк эш бирмәгәне өчен колхоз җитәкчелегенә шелтә белдерәләр. Шуннан соң аны эшкә яшелчә саклау урынына күчерәләр.
    Бөек Ватан сугышы башлангач, аның тормыш иптәше авылдашлары белән бергә фронтка китә. Мөнәвәрәгә балаларын ялгызы үстерергә туры килә. Ачлыктан аларны зур бакча коткара, биредә ул бәрәңге утырта. Җирне үзенә казырга туры килә. Шулай ук көз ахырында кар астыннан өшегән бәрәңге казып алганнар. Яз җитү белән, яшь кычыткан ашаганнар. Яраланган ире сугыштан кайтканчы, менә шулай итеп яшиләр. Аларның сыерлары да була, әмма аның бөтен сөте азык-төлек буенча бурычны түләүгә фронтка китә. Дошманны тар-мар итүгә ирләр көче генә түгел, шулай ук тылда калган хатын-кызларның тырышлыклары да юнәлтелә. Мөнәвәрә әби хатирәләре буенча, алар кырда һәм фермада гына эшләмичә, шулай ук паровоз мичләре өчен кыш көне урманда утын әзерләп, аны олауларда Ютазы авылының тимер юлы станциясенә алып баралар. Һәр кешегә елга махсус күләмдә эш көннәре билгеләнгән. Мөнәвәрә әби аларның барысын да үтәгән, әмма моңа бер тиен акча да түләнмәгән. Дөрес, ул вакытларда барысы да диярлек эшләде, ди Мөнәвәрә әби. Сугыш елларында колхозчыларның тылда каһарманнарча хезмәтләре булмаса, фашистларны җиңеп булмас иде, дигән сүзләрендә чын хакыйкать ята.
    Мөнәвәрә Шәмсетдин кызы уң якта һәм сул якта яшәгән күрше хатыннары белән бик тату гомер кичерә. Аның берсе - шулай ук җиде бала, икенчесе дүрт бала тәрбияли, һәм хатыннар аларны аермыйча үсте-рәләр. Әле сугыш алды елларында ук, сул якта яшәгән күршеләр йорт төзегәндә, алар бөтен гаиләләре белән бер ай ярым дәвамында Мөнәвәрә әбидә яши. Аларның бер-берсенә ярдәмнәре бигрәк тә сугыш чорында сизелгән. Ачлык елларында уңда яшәгән күрше, өендә ике айлык кызын калдырырга мәҗбүр булганда, шулай ук күкрәк баласы булган Мөнәвәрә ханым аның сабыен да имезә. Нәкъ менә шуның аркасында хәзер инде күптән үзе әби булган әлеге күрше кызы исән калуы белән аңа рәхмәтле.
    Мөнәвәрә ханым, колхозда кырык ел эшләп, лаеклы ялга чыга. Хәзерге вакытта ул улы белән үз йортларында яши. Калган балалары да аналарын онытмый. Янында гына торучы балалары аның янына еш килә, ерак яшәгәннәре исә мөмкинлекләре туу белән әнисе янына кайта. Күптән түгел, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны сыйфатында хөкүмәт хисабына ул төзекләндерелгән йортка лаек була. Мөнәвәрә әби бүгенгесеннән бик канәгать һәм элек эшли алмаганны хәзер кайтарган хөкүмәткә бик рәхмәтле. Мөнәвәрә әби инде кеше ярдәменнән башка хәтта аягында да басып тора алмавына карамастан, күңеле көр, якыннары белән телефон аша аралаша һәм һәр кунакка чын күңелдән сөенә. Аның яшендә аек акыл, оптимизм һәм яхшылыкка ышанычны саклап калу - кеше өчен чын бәхет түгелме соң?

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: