Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Херле көн,хөрмэтле Ютазы һэм Уруссу халкы!Минем сезгэ бик күңелле хэбэр җиткерэсем килэ!

    Ютазы Мэдэният Сараенда, 20.12. көнне музыкаль,ике пэрдэле,тэнэфессез Разил Вэлиевның "Эйдэ барыйк,кызлар карыйк",- дигэн тамаша көтэ сезне! Спектакльны Казан театр училищесының өченче курс студентлары куя!

     

    Баш рольне,Ютазы мэктэбен тэмамлаучы, Фэрһэд Мөхэммэтҗанов башкара!Яшь,талантлы артистлар,җан- тэннэрен биреп,биеп,җырлап, шундый оста профессиональ уйныйлар,бер тын алуда барган,ике сэгатьлек тамаша,гел җитми кала!
    Җэмэгать,бу музыкаль комедияны 01.12 Азнакай халкы күрде һэм бик җылы каршы алды.Халык бик күп җыелган иде!Тамаша барышында олысы- кечесе,хэтта,өч яшьлек балалар да, көлеп,кул чабып утырдылар!Ютазыдан,бик олылап, чэчэклэр белән, Фэрһэднең талантын ачкан,үстергэн укытучылар да килгэн иде! Бик зур рэхмэт аларга!Фэрһэд Ютазы һэм Уруссу халкына бик рэхмэтле! Аның чыгышларын Ютазы җирлегендэ бик яратып кабул итэлэр иде!Шуңа күрэ,рэхмэт йөзеннэн,артистлар беренче чиратта Ютазыны сайлады! Җэмэгать,чыннан да,бу музыкаль тамаша,шундый күңелле үтэ: бар кешене яшьлеккэ алып кайта,тормышка дэрт өсти,утырган җирдэн,артистлар белэн биеп җырлап утырасың инде менэ!Килегез тамаша карарга!Билет бәясе бары тик 200 сум!Азнакайлылар,тагын килегез,дип калдылар!Күп яшүсмернең,музыкаль комедия,күңелендэ мэхэббэт уятты,һэм артист булу телэген ныгытты!Артист булырга телэгэн балаларны үзегез белән алып килегез!

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: