Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Күрше төбәктә коточкыч янгын чыккан өйдән ир белән хатынны күршеләре коткарган

    Ир белән хатын көндез йоклап яткан вакытта, өйдә янгын чыккан.

    Марий Эл республикасының Килемар районындагы Кундыш бистәсендә 2 декабрьдә көндезге бер тирәсендә янгын чыга. Өч фатирлы йортның бер фатиры түбәсеннән чыккан төтенне күршедә яшәүче ир-ат күрә. Бу турыда «КП» сайты язды.

    Күрше ир-ат яна торган фатирда ир белән хатын булырга мөмкин икәнен абайлап ала. Ул фатир ишеген ватып керә. Бу вакытта ир белән хатын йоклый, алар тавышны ишетми.

    «Вакытында ярдәм иткәннәр. Фатирга төтен тула башлаган булган. Күрше ир-ат фатирдагы ир белән хатынны уятып, урамга алып чыккан. Беркем дә имгәнмәгән», — дип сөйләгәннәр Марий Эл буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

    Йортны саклап кала алмаганнар, ул бөтенләй янып беткән. Янгын 104 квадрат метр мәйданда булган.

    Янгын лабораториясе хезмәткәрләре ут чыгу сәбәбен ачыклаячак. Янгын учагы кулланылмый торган фатир стенасы янында булган. Бу турыңа Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иткәннәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: