Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • "Мин нәселебез, ата-бабаларым белән горурланам"

    Байлар авылында бергә тормыш итүләренең алтмыш елын билгеләп үткән берничә гаилә бар, күптән түгел әлеге әһәмиятле датаны минем әтием белән әнием Сәгыйть һәм Фәүзия Гариповлар да билгеләп узды. Сүземне гаилә башлыгыннан башлыйм. Минем әтиемнең карт бабасы Әхмәтсадыйк Татарстан Республикасы Туймазы районы Илчембәт авылында туган. Аның чордашлары сөйләгәннәрдән шул билгеле: карт...

    Байлар авылында бергә тормыш итүләренең алтмыш елын билгеләп үткән берничә гаилә бар, күптән түгел әлеге әһәмиятле датаны минем әтием белән әнием Сәгыйть һәм Фәүзия Гариповлар да билгеләп узды.


    Сүземне гаилә башлыгыннан башлыйм. Минем әтиемнең карт бабасы Әхмәтсадыйк Татарстан Республикасы Туймазы районы Илчембәт авылында туган. Аның чордашлары сөйләгәннәрдән шул билгеле: карт бабай патша армиясендә 25 ел хезмәт иткән. Яхшы хезмәт иткәне өчен ул бер чиләк тимер акча белән бүләкләнгән. Аның улы Әхмәтгариф хирыс балыкчы һәм мунчачы булган, җырларга яраткан. Ул Ык елгасына ятьмә сала торган булган. Бервакыт аңа биниһая зур җәен балыгы белән алышырга туры килгән һәм әтием бу көрәштән җиңүче булып чыккан. Ул тоткан балыкларын Акбаш базарында башка ашамлыкларга алыштырган. Бабам Тимерхан сугышта 1942 елның февралендә һәлак булган. Әбием ялгызы сигез бала - биш ул һәм өч кыз тәрбияләп үстергән. Балаларның яшь арасы бер яшьтән ике яшькә кадәр булган, берьюлы ике кечкенәсе бәллүдә йоклаган. Минем әтием уртанчы малай булган. Гаилә башлыгы фронтка киткәч, әбигә бик кыенга туры килгән. Әти инде тугыз яшендә үк эшли башлаган. Ул тамак ялына тирес төягән һәм бушаткан. Мин шуңа аптырыйм, ничек алар исән кала алдылар икән. Әти өйгә үзе эшләп тапкан беренче икмәкне алып кайткач, аны әби сигез өлешкә тигез итеп бүлгән һәм барлык балаларына тараткан. Әниләренең ни өчен үзенә калдырмаганын сорагач, ул: "Сез ач булмасагыз, мин дә тук", - дип җавап кайтарган. Бу турыда күз яшьләреннән башка сөйләү мөмкин түгел.

    Ул ерак елларда әбиемнең йорты авыл читендә, хәзер ике зур ГРЭС торбасы югарыга үрләгән урында иде. Узган гасырның илленче еллары уртасында, электр станциясе төзелә башлагач, гаиләне авылның икенче читенә күчергәннәр. Әтием бөтен гомерен туган колхозына багышлаган. Яллар һәм озын яллардан башка, шифаханә һәм курортларның нәрсә икәнен белмичә эшләгән. Ял йортын аңа авылыбыздан сигез чакрым ераклыкта урнашкан көтүлек алыштырган, ул анда саф һавада колхоз көтүен көткән. Әтием шулай ук озак еллар дуңгыз фермасында да эшләде. Аны күп тапкыр кыйммәтле бүләкләр, премияләр, мактау кәгазьләре белән бүләкләделәр. Тагын ул яшь чагында милли көрәш белән шөгыльләнгән, ел саен Сабан туйларында призлы урыннар яулаган. Ул беренче урын өчен алган кыйммәтле бүләкләрнең берсе - гармун. Минем әти - физик яктан көчле, намуслы, тырыш кеше. Мин аның бу сыйфатлары карт бабам Әхмәтсадыйктан күчкәндер, дип уйлыйм. Аңа юкка гына бер чиләк акча бирмәгәннәрдер инде!

    Миңа тормыш бүләк иткән, тәртипкә, хезмәт сөючәнлеккә, намуслылыкка өйрәткән әнием турында бик күп җылы сүзләр әйтер идем. Ул безнең районда билгеле кеше. Минем әнием шигырьләр яза, алар күп тапкыр район газетында, сайтта урнаштырылды. Ул ике китап бастырып чыгарды, өченчесен чыгарырга әзерләнә. Әнием тумышы белән Мөслим районы Ташлыяр авылыннан. Урыссу бистәсенә ул 1951 елда килә, төзелештә штукатур-маляр булып эшли. "Энергетик" мәдәният йорты бинасына урнашкан "Тукымалар" кибетендә сатучылык та итә. Озак вакыт почтада хезмәт куя - башта почтальон, аннары оператор булып эшли. Ул үз өлешен оборона производствосына, гомуми туклану системасына да кертә. Пенсиягә исә, иминиятләү агенты булып эшләп чыга.

    Бистәгә килгәннән соң, беренче вакытларда әни туганнарында яши, землянкада да тора, соңыннан инде аңа тулай торакта урын бирәләр. Ул хәзерге Байлар бакчалары урынында була. Кызыклы чор, яшьләр күп була. Телевизорлар һәм компьютерлар юк. Кызлар, шул исәптән минем әнием дә, кичләрен сөлгеләр, кулъяулыклар, мендәр япмалары чиккәннәр, кул эшләре белән шөгыльләнгәннәр. Ял көннәрендә клубка чыкканнар, әнием шунда әтием белән танышкан да инде. Әти әнигә бер күрүдә гашыйк булган. Ул вакыттан бирле алтмыш ел вакыт узып киткән. Аларның мәхәббәт җимеше булып без - өч кызлары дөньяга килгәнбез, шуларның иң кечесе - мин.

    Мин нәселебез, әти-әнием белән горурланам һәм без ата-бабаларыбыз тормышы тарихын белергә һәм аларның исемнәрен хәтердә тотарга тиешбез, дип уйлыйм.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: