Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Мәктәп һәм язмыш - бербөтен тормыш

    Сиксән яшен тутырган Лидия Варламова, сәламәтлеге бераз какшап китүгә карамастан, күңел күтәренкелеген җуймый. Киләчәккә өмет белән караучы ветеран, кешеләргә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер.

    Лидия Алексеевна бер үзе яшәсә дә, ул ялгыз түгел. Фатирдагы телефон бертуктамый шылтырый, бусагадан кеше өзелми. Берәүләр аңардан киңәш сорыйлар, икенчеләр кан басымын үлчәргә керәләр. Аның күңел җылысы һәркемгә җитә. Лидия Алексеевнага бу сыйфатлар Ходайдан бирелгән. Мәктәптә укыганда ук, комсомол оешмасы сәркатибе, уку комитеты рәисе булып эшләп, аның стеналары артында күп вакытын үткәрә. Кыз - мәктәп лидеры була. Шул рәвешле ул яшьтән үк кешеләр, тулаем коллектив белән эшләргә өйрәнә. Булачак һөнәрен сайлауга да шушы сәләте этәрә. Лидия Алексеевна утыз өч ел хезмәт стажы булган педагог. Уфада урта мәктәпне тәмамлаган кыз, педагогик институтның чит ил телләре факультетына укырга керә. Сыйныфта Лидия немец телен барысына караганда да яхшырак үзләштерә һәм аның немец милләтеннән булган укытучысы, өлкән яшьтә булу сәбәпле, кызның бик тә үз эзеннән китүен тели. Лидия Алексеевна карт остазының телә-ген тормышка ашыра.
    1955 елда институтны тәмамлаган кыз Омск шәһәренә эшкә юллана. Себердә өч ел эшләгәннән соң, әти-әнисе төпләнгән Урыссу бистәсенә кайта, мәдәният йорты белән янәшә булган сигезьеллык мәктәпкә эшкә урнаша. Биредә Лидия Алексеевна лаеклы ялга чыкканчы хезмәт куя. Ул шәхсән дүрт чыгарылыш сыйныф укучыларын олы тормыш юлына озата. Аның беренче чыгарылышчыларына бүген алтмыш бишәр яшь. Укытучы булып эшләгән елларында да Лидия Алексеевна актив тормыш белән яши. Ул - коммунистлар партиясе әгъзасы, тугыз ел дәвамында үз мәктәбенең партоешмасын җитәкли, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып ун ел эшли.
    Мәктәп Лидия Алексеевнаның шәхси тормышында да зур урынны били. Инде мәрхүм булган тормыш иптәше Эдуард Эмильевич һөнәре буенча укытучы булган. Ул берничә ел 4 санлы (хәзерге 2 санлы) мәктәпнең педагогик коллективын җитәкли, 5 санлы (бүгенге 3 санлы) мәктәптә химиядән белем бирә. Эдуард Эмильевич та яшь буынны укытуга шактый гомерен багышлый. Гадәттә, укытучылар гаиләсендә туган балалар начар укый алмыйлар. Варламовларның бердәнбер уллары Алексей - моның ачык мисалы. Ул мәктәпне алтын медальгә, химия-технологик институтны кызыл дипломга тәмамлый. Хәзерге вакытта Лидия Алексеевнаның улы "Нефтекамскшина" предприятиесендә инженер булып эшли. Ана үз улы белән горурланса, ә менә бишенче сыйныфта укучы оныгын ул яратып туя алмый. Әмма әби белән онык каникул көннәрендә генә күрешәләр.
    "Мәктәп - минем йортыма әверелде, - дип сөйли Лидия Алексеевна. - Без анда иртәдән алып караңгы кичкә кадәр югала идек. Төшке ашка кадәр укыттык, төшке аштан соң түгәрәкләр алып бардык. Ул елларда шултиклем үз эшләренә җаннары һәм тәннәре белән бирелгән кешеләр эшләде, хәтта ки шәхси тормышлары хакында да оныталар иде. Каникул көннәрендә без союз шәһәрләре буйлап экскурсияләр оештырдык, балаларны атаклы, тарихи урыннар белән таныштырдык. Ленинградка укучыларны ел саен алып бардык. Бу бик катлаулы эш иде. Элек мәктәпләрдә гади булмаган ярышу рухы яшәде. Еш кына линейкалар, кичәләр узар, үзешчән сәнгать осталары чыгыш ясар иде. Безнең мәктәп математика, физика, химия буенча көчле булды, шул рәвешле олимпиадаларда һәрвакыт беренче урыннарны яулады. Коллективыбыз да бик бердәм булып, дус яшәде. Укучыларны мәктәптән куып та кайтарып булмас иде. Мин үз эшемә бик җитди карадым, аны намус кушканча үтәргә, балаларда гаделлек һәм шәфкатьлелек тәрбияләргә тырыштым".
    Лидия Алексеевна сөйләгәннәрне аның күкрәген бизәүче билгеләр, күп санлы мактау кәгазьләре дәлилли. Ул "Россия халык мәгарифе отличнигы" билгесе, "В. И. Ленин тууына 100 ел" медале белән билгеләнә, ике тапкыр социалистик ярыш җиңүче була. Тик аның өчен лаеклы ялга озатканда мәктәп коллективы юллаган сүзләрдән дә кадерле бүләк юк. "Үз укучыларыгызга Сез һәрвакыт мәрхәмәтле булдыгыз, Сез аларны аңладыгыз, алар ирешкән уңышларга, тап булган уңышсызлыкларга, шатлык һәм борчуларга алар белән бергә сөендегез, бергә көендегез. Алар Сезгә үз мәхәббәтләре, хөрмәт итүләре һәм рәх-мәтле була белүләре белән җавап бирделәр. Безгә, коллегаларыгызга, Сез һәрвакыт үз эшегезгә җаваплы һәм намуслы мөнәсәбәтегез, кешеләргә изге һәм ачык күңелле була белүегез белән үрнәк булдыгыз. Олы җанлы, киң күңелле, үз бурычына тугры караган, балаларны яраткан, Ходайдан укытучы булырга яратылган кеше генә озын еллар дәвамында мәктәптә эшли ала". Бу сүзләрдән соң нәрсә дә булса әйтү мөмкин түгел.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: