Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Насыйровлар гаиләсе өчен гомер узган саен аның кадере арта бара

    Насыйровлар гаиләсе турында безнең газета биш ел элек язган иде, алар үзләренең алтын туйларын билгеләп үтте. Һәм менә инде без тагын алар юбилее уңаеннан кунакта.

    Шуны исегезгә төшерәбез, Яңа Каразиректә туып үскән Миргасим Хәбир улы һәм Бәйрәкәтамакта якты дөньяга килгән Зәния Әхәт кызы Урыссуда очрашалар һәм 1960 елның 1 февралендә өйләнешәләр. Бу озын һәм бәхетле үткән тормыш юлында аларның ике кызы һәм бер уллары туа. Хәзер аларның алты оныгы һәм бер оныкчыгы бар. Зәния апа кырык ел гомерен китапханә эшенә багышлаган, ә Миргасим ага сәнәгать производствосының төрле участокларында хезмәт куйган. Өлкән яшьтә булуларына кармастан, алар үз автомобильләрендә бакча участокларына йөриләр. Әйе, сиксән яшьлек гаилә башлыгы һаман транспорт йөртә ала. Бүген Насыйровлар бистә үзәгендәге ике бүлмәле фатирда җитеш тормышта гомер кичерәләр, нәселләрен дәвам иттерүче оныкларының уңышларына куанып яшиләр. Михнәтле балачакларында алар бу турыда уйлап та карамаганнардыр, мөгаен...

    Сугыш башланганда, Миргасим Хәбип улына алты яшь була. Әтисе фронтка китә,әнисе, биш баласын һәм бер туганының баласын мөстәкыйллектә калдырып, көннәр буена фермада югала. Барлык авылдашлары кебек үк алар да кышын басуда өшегән бәрәңге, коелган бодай җыеп ашыйлар. Миргасим Хәбир улы хатирәләре буенча, әниләре алардан пирожки пешерә. Аларны Туймазыда солдатларга сата һәм алардан хәрби форма сатып ала торган була. Соңыннан аны буяуга мана һәм нарасыйларына кием тегә. Яраланганнан соң, әтиләре хезмәт армиясенә озатыла һәм аннан 1946 елда гына әйләнеп кайта. Әмма колхозда аяктан егылган атларны күтәреп, ул сәламәтлеген бик нык какшата һәм күп тә үтми дөнья куя. Миргасим җиде сыйныфны тәмамлый, ФЗУда белем ала, мөстәкыйль эшли башлый, аннары өйләнә.

    Зәния Әхәт кызының әтисе дә, әнисенә дүрт бала калдырып, сугышка китә. Сугыштан ул кулсыз кайта. Зәния балаларның өлкәне була, тора-бара алар сигез булып китә, шуңа күрә төп авырлык әти-әнисеннән соң аңа төшә. "Икмәкне талонга бирәләр иде, һәм аны гадәттә миңа сатып алырга туры килде. Өлкәнрәк һәм көчлерәк кешеләр, без, кечкенәләрне прилавка яныннан шундый итеп "алып ташлыйлар" иде, хәтта без идәнгә барып төшә идек. Ә мин бер көнне талоннарны югалттым һәм әти-әнигә күренергә куркып, баскыч астында берничә сәгать дәвамында елап утырдым, дип искә ала михнәтле балачагы вакыйгаларын Зәния апа. Унынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң ул Кырым-Сарай китапханәсенә эшкә җибәрелә, ә дүрт ел ярымнан соң Урыссу китапханәсенә мөдир итеп җибәрелә, анда пенсиягә чыкканга кадәр хезмәт куя.

    Миргасим ага белән Зәния апа бергә узган һәр көннең кадерен белеп, бер-берсен ихтирам итеп яшиләр. "Сиксән яшькә җитүебез белән дә бәхетле инде без. Алга таба Ходай күпме гомер биргәндер. Насыйп итсә, туксан яшебезне дә билгеләп узарбыз, иң мөһиме - сәламәт булу, балаларыбызны, алар кулына калып, интектермәү", дип юбилярлар узган гомерләренә нәтиҗә ясыйлар.

    Сүз уңаеннан. Зәния Әхәт кызы безнең районнан бердәнбер Советлар Союзы Герое Фатыйх Шәриповның туганнан туган сеңлесе. Әмма инде бу озакламый басылачак мәкалә темасы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: