Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Профессор юлы авыл сукмагыннан башланган

    Безнең районда туып-үскән, хәзер филология фәннәре докторы, профессор, академик, районның мактаулы гражданины Мирфатыйх Зәкиевнең 85 яшьлек юбилее алдыннан без аның сеңлесе Алена Яркәева белән очраштык.

    Безнең аралашу, әлбәттә инде, гаиләнең үткәннәренә әйләнеп кайтудан гыйбарәт булды. Кечкенә Мирфатыйхка иртә өлкәнәергә туры килә. Ул туып-үскән Зәйпе авылында (элек Баулы районына кергән), Буденый исемендәге колхозда рәислек иткән әтиләре 1933 елда дөнья куя. Биш яшьлек Зәкиев - гаиләдә өлкән бала. Ә бу, кече сеңелләре өчен җаваплылыкны аңлата. Алена ханым абыйсына мәктәптән бирелгән өй эшләрен башкарырга туры килмәве турында сөйли - өйдә эш күп була. Ул үтелгән материалны мәктәптән өйгә кайтканда гына кабатлый алган. Ярый әле, хәтере бик яхшы булган.
    - Студент елларында авылга кайткан чагында, - дип искә ала Яркәева, - мин күрше апаларга чуен үтүк артыннан йөгерә идем, ул 22 йортлык авылга бердәнбер булды. Әгәр миңа үтүкнең кирәге чыккан икән, димәк Казаннан абыем кайткан дигән сүз. Без ул елларда ярма да күрмәдек, тары яки бодай ярмасы булса гына инде. Безгә дөге һәм манный ярмасын Мирфатыйх алып кайта иде. Безне яңа күлмәкләр, бүләкләр белән куандырды. Бервакытны хәтта самавыр да алып кайткан иде. Ул өйдәгеләргә авыр булуын беркайчан да онытмады һәм ул якыннары өчен җаваплылык тоеп яшәде. Шуңа да студентлык елларында эшләде. Бөтен эшне дә тиз башкарды, җитез йөри дә иде. Аның янәшәсеннән барганда, артыннан өлгереп булмый торган иде. Әлбәттә, яхшы укыды. Шуңа күрә аспирантурада калырга тәкъдим иттеләр. Гаиләдә абыйның дәрәҗәсе зур булды.
    Мирфатыйх Зәкиевнең китапларын актарганда, узган гасырның кырыгынчы еллары фотосурәте күзгә ташланды. Анда укучы-малайлар сурәтләнгән - берсе үз киемнәреннән үскәне утырып тора, аның янында бәләкәйрәк балалар. Уң яктагысы - кечкенә Зәкиев. Пиджак һәм картузда... Мине газета укучы гафу итсен, әмма бу картларча карашлы балалар. Әлеге очракта аңы ныгып җитмәгән баланың дөньяга мондый сагыш белән каравы өчен ниләр кичерергә тиеш булды икән? Һәм бернигә дә карамастан, танылган кеше була алырга. Күп фәнни хезмәтләр, дәреслекләр авторы булган якташыбыз өчен горурланырга гына кала.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: