Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Һәр җиңүе аңа кадерле

    Алма-Ата авылында 1992-1998 елларда район Сабан туеның абсолют батыры Михаил Минеев яши.

    Михаил Минеев исеме беренче тапкыррайоныбыз янәдән үз исемен кайтарып алган 1991 елда яңгырый. Яңадан оештырылган район Сабан туенда ул икенче урынны яулый. Аннан соң, җиде ел дәвамында, абсолют батырга районда тиңнәр булмый.
    Кем соң ул Михаил Минеев? Аны спортның әлеге төре нәрсәсе белән җәлеп иткән? Әлеге сорауларга җавап эзләп, без Алма-Атага карап юл алдык. Михаил яши торган Яшел урамы, гомумән, әлеге авылда күпме генә булсам да, биредәге табигать хозурлануымны дәвам итә. Хикәябез герое да авылның иң гүзәл почмагында яши. Безне хуҗа белән төзелеп килүче иркен йорт, нык хуҗалык, ихата тулы мал-туар каршы алды. Һәр җирдә ныклы ир-ат кулы сизелеп тора.
    Крестьян тормышына Михаил кечкенәдән күнегеп үсә. Мөгаен, бу кеше беркайчан да ялкаулык белән дус булмагандыр. Башкача мөмкин дә түгел. Малайга җиде яшь тулу белән әтисенең гомере өзелә. Һәм Михаил гаиләдә бердәнбер ир-егет булып кала. Безнең героебыз җиде яшендә утын яру, башка төрле физик көч таләп итүче эшләрне башкару авырлыкларын бүгенгедәй хәтерли.
    1955 елда туган авылы Сарсаз-Багражда (Зәй районы) сигезьеллык мәктәпне тәмамлаган үсмер, тугызынчы, унынчы сыйныфларны укыр өчен күрше авылга - Түбән Бишкә җәйләрен җәяү яисә йөгереп, кышларын чаңгы киеп бара. Ә бу исә аз ара түгел - бер якка 15 чакрым, дип сөйли көрәшче. Әлеге спорт белән шөгыльләнүләрдән тыш, ул ел саен җирле Сабантуйларда да спорт ярышларында катнаша. Һәм бу аңа спорт белән ныклап шөгыльләнү өчен зур этәргеч бирә. Ул мәктәп спортчылары арасында зур өмет уятучыларның берсе була - җиңел атлет, чаңгыда йөгерүче, район һәм башка спорт ярышлары призеры. "Безнең мәктәпне, минем кебек үк 8-10 сыйныфларны олимпия чемпионы Федор Симашев тәмамлады. Без аның белән бер мәктәптә генә укып калмадык, күршеләр булып та яшәдек. Ул Югары Баграж авылыннан", - дип искә ала әңгәмәдәшем. 1966 елда өч чакрымга йөгерү буенча җирле ярышларда Михаил җиңү яулый. Күрәсең, аның физик хәзерлеген, өмет бирүен искәреп алган Сабантуйны оештыручылар егеткә көрәштә катнашырга тәкъдим итәләр. Бу мәктәпне тәмамлау белән бәйле дәүләт имтиханнарын тапшыру чоры була. Егет, сынауларны уңышлы тапшыру өстенә, өч авыл һәм район Сабантуйларының абсолют батыры була. Шул рәвешле Михаил милли көрәшкә тартыла.
    Келәмгә чыга башлаган яшь көрәшченең тренер-остазы булмый. Махсус күнегүләрне ул өлкән иптәшләре белән бергәләп өйрәнә. Спортчы карамагында тренажер заллар да булмый, ул физик эш, җиңел атлетика, чаңгы белән шөгыльләнә. Мәктәптән соң Михаил Түбән Каманың "Гидромонтаж" предприятиесенә монтажчы булып эшкә урнаша. 1967 елда армиягә алына, Саратовта, стратегик билгеләнештәге гаскәрләрдә хезмәт итә. Монда да егеткә уңай туры килә. Частьтә егетләр самбо, грек-рим көрәше белән шөгыльләнәләр. Аларга кушылган Михаил күнекмәләрен тагын да тулыландыра. Дивизия дәрәҗәсендәге ярышларда катнашып, армия беренчелегенең өч тапкыр призеры булып таныла. 1968 елда аңа Омскида, ракета гаскәрләре чемпионатында катнашырга һәм дүртенче урынны яуларга насыйп була. Михаилга бу ярышларда үзеннән күпкә авыррак көндәше белән бил алышырга туры килә. Яшь көрәшчеләр белән ул чорда бертуган Александр һәм Владимир Пушницалар шөгыльләнәләр һәм алар ук әлеге ярышларда 93 килограмм авырлыкта дөнья чемпионнары булалар. Михаил алар белән бергә тренировкаларга йөри, көрәш серләренә өйрәнә.
    Сүз уңаенда, Владимир Пушница - самбо буенча халыкара класс спорты мастеры, дзюдо буенча спорт мастеры. СССР чик буе гаскәрләренең унҗиде тапкыр чемпионы, СССР чемпионатының күп тапкырлар призеры, Камчаткада Россиянең беренче "Мактаулы динамочысы", 2000 елда 51 яшендә В. Пушница вафат була. Александр Пушница тарихтагы иң титуллы самбочы! СССРның атказанган спорт мастеры, Бөтендөнья самбо һәм дзюдо федерациясе Вице-президенты, СССРның тугыз тапкыр чемпионы, Европаның ике тапкыр чемпионы, дөньяның өч тапкыр чемпионы, дөнья кубокларының өч тапкыр җиңүчесе, СССР халыклары Спартакиадасының өч тапкыр чемпионы, Россиянең җиде тапкыр чемпионы.
    1970 елда демобилизацияләнгән Михаил Түбән Камага әйләнеп кайта. Сабантуйларында көрәшә, спорт залларына йөри. Түбән Кама көрәшчеләре командасы составында 1972, 1976, 1978 елларда 80 килограмм авырлыкта Муса Җәлил призын ота. Милли көрәштә катнашып, үз авырлыгында җиңүче булса, абсолют батыр исеменә бил алышта ул икенче, өченче урыннарны яулый. Шулай итеп, биш ел дәвамында Түбән Кама көрәшчеләре М. Җәлил призына ярышларда зур кубокны ота. 1980 елда Минеев көрәшне калдыра.
    Ул 1989 елга кадәр төзелеш белән шөгыльләнә. Төзелеш бригадасы составында Минеев Азнакай районында фермалар, 500 башка җәйләү, минераль ашлама склады, гараж, мәктәп, балалар бакчасы тергезә. "Шул чорда Киров исемендәге колхоз рәисе Назыйф Хәлиуллин мине төзүче буларак Кәрәкәшлегә чакырды. Нәтиҗәдә мин Алма-Атага эләктем. 1990 елдан бирле гаиләбез белән әлеге авылда яшибез. Ә бирегә безне табигать җәлеп итте. Хәләл җефетем Луиза Петровна почтада эшли", - дип сөйли Минеев.
    Безнең районда төпләнгәч ул янәдән көрәш белән мавыга. "Беренче көрәшем 1991 ел Сабан туенда булды. Икенче урынга чыктым. 1992 елдан 1998 елга кадәр абсолют батыр калсам, 1999 елда янәдән икенче урынга калдым. Мин моның белән горурланам. Минем өчен бу җиңүләр республика һәм тагын да югарырак дәрәҗәдәге ярышларда яуланган җиңүчеләр кебек бик кадерле", - ди Михаил Минеев.
    Быел безнең героебыз үзенең 65нче туган көнен бәйрәм итә. "Бүген мин спорт белән түбәндәгечә шөгыльләнәм: малларга чиләкләп су ташыйм, печән чабам, хуҗалык буенча йөгерәм, - дип шаярта Михаил. - Дөресен генә әйткәндә, спорт белән араларны өздем. Вакыт та юк. Ихатада үгез, ике сыер, колыны белән ат асрыйм. Дуслар 60 яшемә Прометей кушаматлы чабышкы бүләк иттеләр, сатып җибәрдем. Аның белән шөгыльләнергә вакыт җитми. Безнең сигез гектар җиребез бар, эшкәртәбез, үлән чәчәбез. Бу эштә дә дуслар ярдәмгә килә. Тормыш иптәшем Луиза да - зур терәгем. Ходай насыйп иткән иң кадерле бүләгем ул минем. Өч бала - ике кыз, бер ул үстердек. Хәзер безгә барыннан да ешрак 15 яшьлек оныгым кайтып йөри. Сүз уңаенда, ул да милли көрәш белән кызыксына".
    Язмабыз герое белән хушлашабыз. "Сез бүгенге яшьләргә нинди теләк җиткерер идегез", - дип сорыйм. Йөгерсеннәр, чаңгыда шусыннар, көрәшкә чыксыннар, спорт белән шөгыльләнгән кеше беркайчан да үз-үзен югалтмый, дигән җавап яңгырады.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: