Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Разведчик Гарифуллин гаярь сугышы булган

    Миңа Бөек Ватан сугышы ветераны, хезмәт алдынгысы булган авылдашым Галиәскәр Гарифуллин исән чагында язып калдырган көндәлек белән танышырга насыйп булды.

    Якын чик буе дәүләте булып саналган Украина һәм Кырымда барган вакыйгалар, мөгаен, бер генә кешене дә битараф калдырмыйдыр. Галиәскәр аганың тол хатыны Миңсылу апаның да өзгәләнүе юкка түгел. Гомерлек яры булган Кәрәкәшле авылы егете Галиәскәр 1943-1944 елларда Кырымны немец илбасарларыннан азат итүдә катнашкан. Тамань утравы, Керчь, Симферополь, Севастополь шәһәрләре, эреле-ваклы станицалар - разведчик Гарифуллинның хәтеренә мәңгегә сеңеп калган исемлекне хәтсез дәвам итәргә булыр иде. Шушы батырлыклары өчен гаярь сугышчы Кызыл йолдыз, Жуков, Кавказны саклап калганга, Краснодарны азат итүдә катнашканга, Ватан сугышы орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. Ә иң әһәмиятле, тарихи вакыйга - ул 1945 елгы Кырым конференциясе. Сталин, Черчилль, Рузвельттан торган делегациянең иминлеген саклау 414 номерлы грузин дивизиясе составында хезмәт итүче Галиәскәр Гарифуллин частенә йөкләнә. 1945 елның Җиңү бәйрәмен данлыклы Сапун тавында, шул тауның итәгендә кан коеп, һәлак булган ватандашлар хөрмәтенә урнаштырылган һәйкәл янында каршылыйлар.

    - Телевизордан коточкыч хәлләрне караганнан соң, фашистлардан да яманрак кыланучы җан кыючыларны күреп, җан әрни. Шуның өчен кан койды мени безнең егетләребез, ирләребез?! - дип борчыла Миңсылу апа.

    Сугыш тәмамланып, туган илгә кайткан солдат, бер көн дә ял итмичә эшкә чыга.1946 елда Кәрәкәшленең "Үзәк" колхозына бригадир итеп билгелиләр. Яшь, белемле егетне Авыл хуҗалыгы институтына «Авыл хуҗалыгын техник оештыручы» курсларына укырга юллыйлар. Аны тәмамлап кайткан фронтовик, партия кая кушса, шунда эшкә билгеләнә. 1955 елда «Микоян» исемен йөрткән Ташкичү авылы колхозына ул рәис булып килә. Кайда гына эшләмәсен, якташыбыз үзенә йөкләнгән һәр вазифаны намус белән, җиренә җиткереп башкара.

    - Үзем хезмәт иткән якларны күрсәтергә алып барам әле мин сине.Эх, андагы табигатьнең матурлыгын күрсәң , ис-акылың китәрлек, дип хыялланган иде Галиәскәрем, тормышка ашыра алмыйча китеп барды шул бахыркаем. Табыннарыбызда йомшак икмәк булса, без шуңа да риза. Бары тик ил-көнебез генә имин булсын, - дигән теләкләр теләп, озатып калды Миңсылу апа.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: