Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Сабырлыгы белән үрнәк ул

    Урыссулы Нира Төхбәгалиева шушы көннәрдә үзенең 80 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.

    Азнакай районы авылларының берсендә туып-үскән кызның тормышы, беренче карашка, әлләни аерылып тормый: репрессияләнгән әтисе, күп нәрсәдән мәхрүм булулар һәм борчылулар - мондый хәлгә өлкән буынның күпчелек вәкилләре дучар ителгән. Кешеләр язмышы... Төптән уйлап карасаң, күпләр бер гаепсезгә рәнҗетелгән. Авылда мөгаллим булган әтисенең гомерен бары тик түрәләргә быел уңыш уңды, колхозчыларга да өлеш чыгарырга мөмкин дигән эчкерсез сүзләре өчен генә өзәләр. Әлбәттә, дүрт яшьлек кыз ул вакытта әтисез калган тормышының кискен борылыш аласын, ачлы-туклы көнкүрешкә дучар буласын башына да китерми. Иреннән бер хәбәр дә алмаган Нираның әнисенә төп нигезенә әйләнеп кайтырга туры килә. Ул еллардагы күпчелек крестьян гаиләләренә хас булган кебек, Нира да урманга ботак-чатак артыннан йөреп, кырларда калган бәрәңге җыеп, бер генә чабата туздырмый. Кызга тамагын туйдырыр өчен күп тырышырга туры килә.
    Зиһенле кыз уку турында хыяллый. Мәктәпне тәмамлаган Нира Алабугага китә һәм китапханәче һөнәрен үзләштерә. Нәкъ менә шушы чорда аңарда китапка зур мәхәббәт уяна. Ул аларда язылган юллардан күңеленә җитмәгән матур мизгелләрне кабул итеп ала. Яшь белгечне Тымытык авылына эшкә билгелиләр. Биредә ул үзенең булачак ирен очрата. Чкалов зенит-артиллерия училищесы чыгарылышчысы, чаңгыда йөгерү буенча спорт мастеры Мияссар Төбәгалиевның өйгә кайткан чагы була. Ул ачык йөзле һәм акыллы кызны бик тиз күреп ала. Күп санлы конференцияләр, агитбригадалар белән чыгыш ясау, лекцияләр, сәхнәләштерелгән постановкалар, концертлар - әлеге бөтен чараларда яшь китапханәче катнашып кына калмый, ул аларны оештыра да. Офицерларга хас төз сынлы Мияссар яшь кызның йөрәген яулый. 1956 елда яшьләр кавышалар, гаилә башлыгы хезмәт иткән шәһәргә - Ленинградка күченәләр. Әмма андагы һава торышы туган җирнекеннән нык аерыла: томаннар, дымлылык... Шуңа күрә ике елдан соң Төхбәгалиевлар Татариягә, Урыссу бистәсенә күченеп кайталар. Мияссар Гали улы сигезьеллык мәктәпкә физкультура укытучысы булып эшкә урнаша, хикәятебез герое исә шул ук мәктәптә, әмма бераз соңрак, китапханәче булып эшли башлый. Төхбәгалиевлар йорт-җир җиткерәләр, өч бала үстерәләр. Аларның гаилә яшәеше көйле бара, чөнки тормыш дилбегәсен сабыр, дөнья сынауларын акыл белән ерып чыга белүче Нира ханым үз кулларында тота. Шуңа күрә дә, гомерләр үтеп тә, аларның гаилә учагының җылысы бүгенге көндә мөстәкыйль балаларына да, оныкларына да җитә.
    - Хатыным миңа зур шифа. Ул мине үтәли күрә, шуңа күрә аның киңәшләренә колак салмый мөмкин түгел, - ди Мияссар Гали улы.
    Мөгаен, адәм баласының беренче хәләл җефетен Ходай үзе билгели, дип белеп әйтәләрдер. Моннан күп еллар элек сайлап алган тугры хатыны Нира нәкъ менә янәшәсендә булу белән аның тормыш иптәше бәхетледер.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: