Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Саф күңелле кеше

    Подгорный бистәсендә яшәүче Сәхипкамал Зәкиева гыйнвар аеның беренче көннәрендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

    Гомер бәйрәме белән юбилярны район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы Земфира Кашафетдинова һәм Подгорныйдагы башлангыч ветераннар советы рәисе Әлфирә Әхмәтвәлиева тәбрик иттеләр.
    Сәхипкамал Шәмсетдин кызы 1922 елда Азнакай районы Урманай авылында күп балалы крестьян гаилә-сендә туа. Бу чор колхозлашу елларына туры килә. Һәм Сәхипкамал әбинең үзен "колхоз баласы" дип атавы да очраклы түгел. Ул еллардагы малайларның һәм кызларның нинди балачак кичерүен сөйләп тору кирәк микән? Кечкенәдән үк өй эшләренә җигелгән балаларның күпчелеге колхоз кырларында, фермаларында да көч куя. Шуңа карамастан, крестьяннарның көннәре бер телем икмәккә тилмереп уза. Инде өлкәнәеп килгән әти-әнисенең дәү баласы булган Сәхипкамал да (аңа кадәр туган нарасыйлар бик иртә үлгәннәр) шактый тузып өлгергән чабаталардан йөргән. "Беренче Герман сугышында" (мәкаләбез герое әлеге тарихи вакыйганы шулай дип атый) катнашкан әтиләренең сәламәтлеге таза булмый, шуңа күрә балалар бөтен эшнең уртасында кайныйлар. Шулай да гаилә башлыгы якыннарын йортлы итү өчен бөтен көчен куя.
    Бөек Ватан сугышы башлангач, гаилә хәле тагын да мөшкелләнә. Унтугыз яшьлек Сәхипкамал, туганнарын ничек булса да тук итү өчен, көнне төнгә ялгап эшли. Үзенең яшьтәшләре белән бергә ул сыерлар җигеп җир сукалый, әлеге хезмәте өчен кыз гаиләсенә көн саен 200 грамм он алып кайта. Бу газаплы елларны Сәхипкамал Шәмсетдин кызы күз яшьләре белән искә ала. "Бервакыт кырга бригадир килеп төште, - дип сөйли юбиляр. - Без, хәлдән таеп, межада ятабыз. Торыгыз кызлар, эш кала, дип ачулана башлады теге. Үзебезнең дә, атларның аякланырга хәле юк, дип көчкә телебезне әйләндердек. Кайтып киткән бригадир туп-туры рәискә кергән һәм кызлар межага башларын салып үлгән, дигән. Бездән башка эшләрдәй беркем дә юк иде. Бераз хәл кергәч, фермага кайттык. Анда безгә берәр килограмм он өләштеләр..." Җыерчыклы битләреннән бертуктамый агып төшкән күз яшьләрен сөрткән әбиебез бер мәлгә тынып калды.
    Гаилә күп хәсрәт күрә. Әтиләрен югалтуны ул аеруча авыр кичерә. Кискенләшкән авыру аның гомерен 1942 елның яңгырлы көзендә өзгән. Шәмсетдин ага кечкенә өенең түбәсен ябарга өлгерми калган. Алда торган салкын кышны гаилә, түбәсе аннан-моннан гына салам белән ябылган, төзелеп бетмәгән өйдә зур авырлыклар белән чыга. Сәхипкамал кышын да тынгы белми: кызлар бригадасын урман кисәргә җибәрәләр.
    Сугыш тәмамлангач та гаилә хәле яхшырмый, хәер ул чорда кайсы крестьянга җиңел булды икән. Таңны таңга ялгап эшләүче туя ашамаган кешеләрнең бернинди хокуклары булмый, хезмәт хакын "таяк" белән алалар. 1953 елда Сәхипкамал, мәктәпне тәмамлау белән авылдан чыгып китеп, Ютазы районы кызына өйләнеп, бераздан соң хатыны үлеп, биш кызы белән ялгызы торып калган авылдашы Закирга кияүгә чыга. Шулай итеп, Сәхипкамал берьюлы тормыш иптәшенә һәм күп балалы анага әверелә. Уртак никахта аларның тагын ике кызлары туа. Ана беркайчан да балаларына төрле күз белән карамый. Ул аларны тигез яратырга тырыша. 1979 елда Зәкиева сугыш ветераны толына әверелә.
    Күп санлы кайгы һәм хәсрәт кичерүгә карамастан, Сәхипкамал Шәмсетдин кызын язмыш сындыра алмый. Өлкән яшьтә булса да, ул бүген дә үз-үзен тәрбияләп яши: ашарга пешерә, керен юа, фатирын чиста тота. Коймак пешереп, чәй эчәргә кызларын дәшә. Ул көр күңелле, ачык йөзле кеше, чөнки ул Ходай Тәгалә белән килешеп яши. Һәр-бер таңны догалар укып каршы ала һәм озатып кала. Сәхипкамал әби һәркемгә йомшак сүз таба, урынлы итеп шаярта белә, ул әле оста итеп җырлый да. Гомере буе гадел, игелекле, шәфкатьле булырга тырышкан юбиляр, тормыштагы хак юлны Ходай Тәгалә күрсәтте, дип саный.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: