Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Салкын Чишмә авылыннан Сәгыйдә Галиевага 90 яшь

    Күптән түгел районыбыз табигатенең әкиятләрдә язылганча иң матур, гүзәл җирләренең берсе булган ямьле Салкын-Чишмә авылында туып үскән Сәгыйдә Галиева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.

    Туган авылын бернинди матур калаларга да алмаштырмаган Сәгыйдә Сафи кызы үз гомерен дә Салкын Чишмә авылы белән бәйли. Башка яшьтәшләре кебек үк ул да туган илебезне фашист илбасарларыннан яклап көрәшкән ватандашларыбызның җиңү язын якынайтканын түземсезлек белән көтә. Кырларда көн дими, төн дими эшләү, ширәмәт урманнарын кисү, авыр бүрәнәләрне ташу кебек җиңел булмаган эшләр дә юбилярыбыз куллары аша уза. 22 ел гомерен колхоз эшенә багышлаган Сәгыйдә Сафи кызы тормыш авырлыкларына да бирешми. 

    • Аллага-шөкер, авыруыма да карамастан, тормышымда гел

    яхшы кешеләр генә очрады. Үзем соранып та йөрмәдем, гомеремдә тугыз санаториядә булдым. Анапа, Бакировага да кадәр барып кайттым. Тормыш сындырып сынаса да, вакытында сәламәтлекне кайгыртканга, бүген мин шушы көнгә кадәр килеп җитә алдым дип саныйм.  Балаларым да мине, кечкенә баланы тәрбияләгән кебек тәрбиялиләр, - дип һәрбер туган көнгә сөенеп гомер кичерә Сәгыйдә апа.  

    Олы юбилее уңаеннан Сәгыйдә Галиеваны район җитәкчеләре вәкилләре, социаль яклау бүлеге, ветераннар советы әгъзалары тәбрик итте. Район ветераннар Советы рәисе Зоя Глушкова юбилярга Россия Президенты исеменнән килгән котлау открыткасын укыды.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: