Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Шатлыкта да, кайгыда да бергә

    Урман кискән вакытта тормышлары чыдап булмаслыкка әверелгәч, кызлар качарга карар итә. Китәр алдыннан шуны килешәләр: атсызлар гына качарга тиеш. Колхоз атлары беркетелгән кызларның югалуы хөкем карары алуга тиң була.

    Бәйрәкәтамаклылар Миңнебәк Шагали улы һәм Мөҗаһидә Габдерәфыйк кызы Шагалиевларның тормышы вакыйгаларга бай. Өлкән буын кешеләренә яшәү җиңел булмый. Шагалиевларның яшьлекләре көч җитмәслек авыр хезмәттә үтә. Бер-берсен алар балачактан белә, икесе дә Әптекәш авылында туып үскәннәр. Бәйрәкәтамакка никахлашкач күченәләр. Сугыш башланганда аларга бары 13-14 яшь була. Бары башлангыч сыйныфны тәмамлаган сугыш балаларына колхоз эшенә җигелергә туры килә. Тамаклары туймый. Төп рацион - черек бәрәңге һәм ашарга яраклы үлән. Сөрүдә, иген басуларын утауда, урып-җыюда - һәркайда үсеп килүче балалар һәм хатын-кызлар хезмәте файдаланыла. Өстәвенә, Чәкән урманнарына зелпе тамырын җыю буенча дәүләт заданиесен үтәргә җибәрәләр. Әмма бүгенге көнгә кадәр Мөҗаһидә апаның иң авыр хатирәсе - аны яшь кыз килеш урман кисүгә җибәрү вакыйгасы. Бу 1943нче ел була. "Күлмәкләребез һәм чабаталарыбыз таушалып-тузып бетте. Түзә алган кадәр түздек. Әмма ач-ялангач калып, хайвани курку хисе белән эзәрлекләнеп, әлеге тәмуг өненнән качарга карар иттек. Төнлә бардык, көндез яшерендек. Ничектер чокырда ятабыз, якыннан гына атлы гаскәр чабып узды. Аларның үзебезне эзләүләренә иманыбыз камил иде. Кама аша чыкканда, карлы яңгыр башланды. Көч-хәл белән Чистайга якын Каргалы авылына барып җиттек. Мәрхәмәтле бер апа үзендә сыендырды, катык һәм бәрәңге белән сыйлады, йокларга урын-җир тәкъдим итте. Иртән тагын алга атладык, бик нык эчәсе килде. Күрәбез, урман янында кое, әмма капкачы бикләнгән. Ул биредә урнашкан тоткыннар зонасыныкы булып чыкты. Су алырга килгән хатыннар безне шунда ук моннан ераккарак китәргә куштылар. Су да эчмичә үз юлыбызга ашыктык. Авылга җиткәч, өйгә бакча аша кердем. Хәлсез һәм сәләмә киемдәге кызларын якыннарым танымый. "Элек хәер сорашып йөргән кызны беркем дә кертмәгән ахрысы", - ди әнием. Җентекләбрәк карагач, алар мине таныды. Мин дә, минем белән алар да елаштык. Кыяфәтем, кичергәннәрем хакында сүзләрдән башка да яхшы аңлата иде", - дип искә ала үсмер чагын Мөҗаһидә апа. Миңнебәк Шагали улы өлешенә дә сынаулар аз төшми. Ул инде 12 яшьтән колхозда хезмәт көненә эшли: җир сөрә, чәчә, ургычта, ат җигеп тир түгә... Ачлыкны кичерә. 1946 елда аны фабрика-завод укытуының алты айлык курсларына җибә-рәләр. Проходчик һөнәрен үзләш-тергәннән соң, Кемерово өлкәсендә шахтер булып хезмәт куя. Кулына акча керә башлый. Шулай да, ипине туйганчы ашамадык, ди Шагалиев. "Карточка системасы. Икмәк өчен чиратка иртәнге сәгать өчтән баса идек. Кайвакыт, бөтен чират узганчы басып торасың, ә икмәк инде беткән була. Аягүрә капкалап, хезмәтебезгә юнәләбез. Күмер тузаны үпкәләргә яхшы тәэсир итми иде", - дип сөйли Миңнебәк абый. Әмма аңа җитди үпкә авыруын туган ягында кичерергә туры килә. Өйгә кайткач һәм Бөгелмәдә тракторчылар курсын тәмамлагач, ул Бәйрәкә машина-трактор станциясенә эшкә урнаша. Чылбырлы һәм көпчәкле тракторларда эшли. Техника ватылганда, үзләре төзәтә. Бервакыт, чираттагы ремонт вакытында, трактор астында озак ятып, Шагалиев пневмония эләктерә. Аның үпкәләренең яртысын кисеп алалар. Әмма язмыш аны ныклыкта сынаудан туктамый - саксызлык нәтиҗәсендә берничә бармагын өздерә. Соңыннан, җитмешенче елларда шофер һөнәрен үзләштерә. Аңа җитезлек, тормыш дәрте хас. Ул моны кире какмый. Аның авылда беренче егет булганлыгы һич арттыру түгел. Җырлый да, бии дә. Кызлар шундыйларны ярата. Ул хәзер дә сәхнәдән төшми. Мөҗаһидә апа да үз вакытында гармунда уйный. Абыйларым өйрәтте, ди. Шагалиевларның бергә гомер итүләренә 60 ел тулды. Алар бүген дә күркәм, иңгә-иң куеп гомер итүче пар. Аларның инде оныклары үсеп җиткән. "Өлкән яшьтә булуыбызга карамастан, үләсе килми", - дип елмая Миңнебәк ага. Әйе, бүгенге көнең белән бәхетле булу - үзе бәхет. Чаманы белеп яшәсәң, тормышың мул була, дип дөрес әйт-кәннәрдер, мөгаен.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: