Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Шундый һөнәр бар – халыкны яклау

    Шушы көннәрдә үзенең 60 яшьлек юбилеен социаль яклау бүлеге начальнигы Кәшиф Вәлиев билгеләп узе.

    Заманында аңа, хәрби һәм сәяси әзерлек отличнигына, гел дә таныш булмаган структура белән җитәкчелек итәргә тәкъдим итәләр, ул вакытта илдә җитди үзгүртеп корулар башлана. Шушы хезмәттә ул бүгенге көндә дә эшли. Әгәр дә аның кешеләр белән аралаша белүен һәм чишелгән сорауларның исәбен алып барсаң, мөгаен, зур бер сан килеп чыгар иде. Хәер, җиңел аралаша белү, кешеләрне үзенә каратып тоту сәләте Вәлиевка бала чактан ук бирелгән. Ә бала чагы аның туган Кече Урыссу авылында узган. Монда ул башлангыч мәктәпне тәмамлый, монда аның шәхес буларак үсеш чоры уза. Әгәр дә фәннәр дөньясын үзләштерү белем бирү йорты стеналарында узса (урта мәктәпне Ютазыда тәмамлый, аннары Октябрьский шәһәрендә училищеда уку дәвере һәм Алабуга педагогия институтын тәмамлый) тормыш хикмәтләрен исә аңа тормыш үзе өйрәтә. Ата-анасы күп эшлиләр. Шуңа күрә алар гаиләсендә кечкенәләр артыннан олырак балалар күз-колак булырга тиеш була. Мәсәлән, Кәшиф, кечкенә сеңелләренең чәчләрен бик оста итеп үреп мәктәпкә озата торган булган. Тормышта сез кемгә охшарга тырыштыгыз, - дигән сорауга, ул - мин башкаларның хаталарын күреп, аларны кабатламыйча, үземчә яшәргә тырыштым, - дип җавап кайтарды. Җәйге каникул вакытларын, совет чорында да алдынгылар рәтендә булган Тукай исемендәге колхозда эшләп узадыр. Кайда гына эшләмәгән ул! Кукуруз басуыннан каргалар да куган, комбайнер ярдәмчесе булып та хезмәт куйган. Ә "атларны кума" дигән гыйбарә аның аңында, ашыкмаска өндәгән сыман, бик озак елларга утырып калгандыр.
    Ә эш болай була. Кайчандыр, әле алтынчы сыйныф укучысы булганда, ул кырдан салам ташыган. Уйламаганда ат чаба башлый. Вәлиев тырыша-тырыша атны туктатырга азаплана. Егетнең атны туктатуда үҗәтләнүенә җавап итеп, арт тоягы белән ат яшь малайның маңгаена тибә. Тирән ярадан елга булып агып, күзләрне каплап кан ага башлый. Бәрелүдән ярылып киткән арбага атның тоягы эләгеп кала, шуңа да карамастан ат үзенең чабуын дәвам итә. Ниһаять, көчләп куылган ат силос башнялары янына җиткәч, туктап кала. Дилбегә артында утыручының исә, нәтиҗәдә, бик көчле ми селкенү, каш өстендәге яра һәм озак вакыт стационарда дәвалану чоры була. Ә шулай да, ди Вәлиев, ул вакытта барыбер җиңел котылдым. Бу очрак аның өчен - кешенең физик һәм рухи дөньясы хәләтен тетрәндереп торуга бер мисал. Бәлки шуңадыр да аңа игътибарлылык һәм кешеләргә җылы мөнәсәбәттә булу кебек сыйфатлар хастыр, ә бу аның ише һөнәр кешесенә бик тә кирәк.
    Хәрби хезмәттә булу да героебыз язмышында аерым бер чор. Ә ул ракета гаскәр- ләрендә хезмәт итә, анда да ул тәртипне һәм Уставны бозмый. Һәм тагын, нәкъ менә хәрби хезмәттә ул бик көчле сугыш техникасы белән таныша, чын ирләр дуслыгын тоя. Әтисе һәм бабасының шәхси мисалында тәрбияләнүче егет, хәзер үзе улларын һәм дә инде бүген оныкларын үз үрнәгендә тәрбияли. Гаиләдәгеләр турында сөйләшкәндә аның йөзе яктырып китте: ул уллары, киленнәре һәм оныклары белән горурлануын яшерми. Тормыш иптәше турында үзенә бер җылылык белән сөйли. "Бу кыз белән без җиде ел дуслашып йөрдек. Хәзер дә исемдә, минем өчен бәхетле булган 13 август көнендә безнең авылга килгән әлеге кызны күреп, күңелем белән аңладым: бу нәкъ миңа кирәк кеше. Һәм ялгышмаганмын", - дип елмая юбилярыбыз. «Кем дә кем теләгәненнән азракка ия булган икән, белсен - лаеклы булуына караганда күбрәккә ия», - дигән бер философ. Әлеге героебызның тормыш фәлсәфәсе нәрсәдә соң: иң матур авылларның берсендә булган - тулы бәхетле йортындамы, яхшы гаиләдәме, һөнәр өлкәсендәге танылуындамы? Бәлки, тормышында күп вакыйгаларның аның теләвенә карамастан булуындадыр. Бу - ат белән булган очракта да, шулай ук "уңышлы булмаган" 13 санында да чагыла. Шуңа күрә якынлашып килүче 2013 ел да, Вәлиев өчен игелек белән үтәргә тиеш. Һәм алда буласы күп кенә озын-озын еллар да, дип ышанып калабыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: