Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Синең кешеләрең, Урыссу Тамырларында немец, рус, татар каннары ага...

    Ни өчен без һәрвакыт үткәннәргә кайтабыз һәм кеше хәтерендә уелып калган вакыйгаларны яңартабыз?

    Югыйсә ул көннәр үз эченә никадәр газапларны, мәшәкатьле авыр хезмәтне сыйдырган.  Бәлки шушы хатирәләр аша шуны искәртергә телибездер: иң җиңеле - кешеләр арасында ызгыш тудыру һәм сугыш орлыклары чәчү. Тик менә аны туктату гына җиңелләрдән түгел...  Татарстан хөкүмәте бу елны юкка гына Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан итмәде. Бу безгә күп нәрсәне аңларга мөмкинлек бирә. Бүгенге буын ирекле рәвештә уйласын, азат тормышта яшәсен өчен, ата-бабаларыбызның нинди катлаулы юллар үткәнен онытмау мөһим һәм, әлбәттә, яшьләрнең әлеге алгарыш заманында артка чигенергә һич хаклары юк. Һәрбер  ыгы-зыгы, фетнә  артында бабаларыбызның каһарманнарча яулап алынган медальләренең ризасыз чыңлавы ишетелә кебек. Россия хөкүмәте, республикабыз дини һәм милли нигездәге мондый коткыларга  юл куймас, дип ышанасы килә.

    Сишәмбе, 23 февраль көнне, Урыссуда 1942 елдан бирле яшәүче Елена Генрих кызы Акимченкова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
    Роза ӘХМӘДИЕВА
    Төп нигез - Калиново
    Әлеге ханым искиткеч язмыш иясе. Бер гасырлык озын гомер кичерсә дә,  акылы төгәл һәм анык. Елена Генрих кызы - чыгышы буенча Голландиядән булган немец кызы.
    - Безнең бабаларыбызга Россиядә инде бер генә гасыр яшәми, - дип сөйли  өлкән яшьтәге ханым. - Гаиләбез сугышка кадәр Украинада , Донецк өлкәсенең Калиново авылында яшәде. Безнең колхозга дүрт авыл керә иде. 13-14 яшьтән бирле колхозда эшләдек. Шәхси хуҗалыгыбызда мал-туар, кош-корт асрадык. Җитеш тормышта яшәдек. Без әти белән әнигә дүрт бала, мин кечесе идем. Көнне төнгә ялгап эшләдек. Бакчабыз гына да 80 сутый иде. Барысын утырттык, бәрәңгесен дә, кукурузын, азык чөгендерен,  күпьеллык үләнен дә чәчтек, бакча тутырып җиләк-җимешен үстердек. 1933 елда көчле ачлык булды. Әтиебез шул ачлыктан тернәкләнеп китә алмады һәм 1934 елны вафат булды. Соңыннан әниебез, абыйларыбыз белән яңа йорт салып кердек. Тик ул өйдә бәхеткә күмелеп яшәп булмады. 
    Бүген Елена Акимченкова (кыз фамилиясе Эзау) кызы Наталия гаиләсе белән яши. Наталия әнисенең  һәрчак физик яктан нык булуы турында сөйли. Яшь чагында ул хәтта авыл егетләре белән көч сынашкан һәм аларның берсе дә кызны җиңә алмаган. 1941 елның 22 июнендә, нацистлар Германиясе сугыш игълан иткәч, Россия немецлары өстендә дә болытлар куера башлый. Шул ук елның октябрендә бөтен Калиново авылы халкын Алтайга таба куалар. Күрәсең, паника тудырмас өчендер, булган милекләренә һәм терлекләренә белешмә бирәләр. Яңа урынга күчкәч, гаиләгә бу югалтулар кайтарылачак, дип аңлаталар.
    Билгесезлеккә таба юл
    – Безнең барыбызны да: ир-атларны,  өч яшьтән өлкәнрәк балалары булган хатын-кызларны, газиз балаларыннан аерып, товар вагоннарына төяп, билгесез юнәлешкә озаттылар, ә сабыйларны приютларга бирдерттеләр, - дип дәвам итә үз сүзен Елена Генрих кызы. - Әни бер капчык он, урын-җир чүпрәкләре алды,  дуңгыз суеп, итен тозладык, әле ул вакытта көннәр эссе тора иде. Без биш атна дәвамында бардык. Идәндә утырган килеш кенә йокладык. Аякларны сузарга да урын юк иде. Кайбер хатын-кызлар шунда ук бала тапты. Күпләр вафат булды. Без бара торган вагоннарны һәрчак  күктән утка тоттылар. Иң коточкыч хәл Сончино станциясендә булды. Бомбага тоту аркасында беренче алты вагон рельстан чыкты. Ыгы-зыгы башланды, бер ир хатынының бары итеген генә табып ала алды. Исән калган яралыларны хастаханәгә озаталар.
    Ниһаять, 1941 елның ноябрендә алар Алтай өлкәсенең Карасук авылына килеп төшәләр. Йончыган, хәлсезләнгән кешеләрне станциядә ат белән колхоз рәисе каршы ала. Елена Эзау рәисне әйбәт кеше иде, дип искә ала. Сепаратордан калган сөт, ашарга ризык бирә. Килүчеләрне  иске йортларга урнаштыралар. Җан өшеткеч салкын. Йортта буржуйка, ягар өчен утын - урманда. Урманга барып, утын кисеп алып кайталар, мичне ягып җибәрәләр. Колхозда сарыкчылыкта эшлиләр, сыерларга су эчерәләр, язын үгезләр белән җир сөрәләр. Ә үгезләр шулкадәр йончу, хәлсез. Еленаның кулы шул дәрәҗәдә суелып, чиләнеп бетә, хәтта сабан тота алмас хәлгә җитә. Ашлыклар уңса да, колхозчыларга бернәрсә бирмиләр. Ул елларда “барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!” дип яшиләр.  Озакламый яшь һәм сәламәт кешеләрне Татарстанга озатырга, дигән боерык килә. Карасук авылында калган әниләре 54 яшендә шунда ачлыктан вафат була. 
    Исәнме, Урыссу!
    Башка авылдашлары белән бергә Урыссу станциясенә Елена Эзау да килеп төшә. Бу 1942 елның 10 ноябре була. Карга күмелгән бушлык ... Биредә башкорт нефтьчеләре өчен әһәмиятле булган электростанция төзиләр. Сүз уңаеннан, хәзерге Урыссу бистәсе территориясе дә ул елларда Башкортстан составына керә. Һәм янәдән «өй туе". Туып-үскән җирләреннән гомерлеккә аерылган кешеләрне Байлар һәм Япрак авылларындагы йортларга урнаштыралар. Авыл халкы җәбер-золым күргән бу кешеләрне аңлап кабул итә. Сугыш кагылмаган бер генә йорт та юк. Немец телендә сөйләшү үзе үк фашистлар сөйләменә охшаш булса да, аларны чит күрүче кеше булмый. Бик азлары гына русча сөйләшсә дә, бер-берләрен аңларга тырышалар. Ә татар телен алар бөтенләй белмиләр. Елена украинча аз гына аңлый, рус телендә сөйләшергә ул нәкъ биредә өйрәнә. Башта ишарәләр белән аңлашалар. Акимченкова әле бүген дә Байлар авылында яшәүче бер хатынның үз язмышыннан зарлануын искә төшерә. Сыеры үлгән, ире сугышта вафат булган. Яхшы хатыннар иде ул татар хатыннары, ди Елена Генрих кызы. Шундый ук бәхетсезләр, ләкин шул ук вакытта игелекле, мәрхәмәтлеләр иде. Барыбыз бергә тату яшәдек, эшебез бердәм булды. Бу дөньяда һәрберебезгә бер тәкъдир: тормыш авырлыкларын җиңәргә, үзебезгә язылганнан алда китмәскә.
    - Беренче көнне үк көрәкләр, ломнар, зур чүкечләр, чөйләр бирделәр, - дип искә ала Урыссу ГРЭСына нигез салучыларның берсе булган Акимченкова, - һәм без булачак станциянең нигезен, туңган җирне чокый башладык. Җирне казып, яшәр өчен йортлар - землянкалар төзедек. Кичләрен, авыр эштән арыган булсак та, җырлар җырлап, күңелләребезне юаттык. Күңел туган җирдә калды, сагышка түзмәбез кебек тоелган иде.
    Акимченкова немец телендә тыныч кына җыр суза. Гади сүзләр никадәр тирән мәгънә сыйдырган: җир кипмәсен өчен, яңгыр кирәк, көн - яктысыз була алмый. Кошлар оя кора, ә кешегә - йөрәкле булу кирәк.
    Бистәбездә немец әсирләре эшләгән
    Урыссу җире сөргенгә сөрелгән кешеләрнең уртак җире, шуңа күрә беркем бернәрсәгә үпкә яки шелтә белдерә алмый. Һәркайсының үз җан сызлавы. Һәр җан сызлавының үз тарихы бар. Язмабыз героена хәтта әсирлеккә төшкән немец хәрбиләре белән дә эшләргә белән дә туры килә. Бу инде 1944 ел була.
    - Монда зона иде, - ди Елена Акимченкова , - тоткыннар белән эшләү җиңел булмады, тирә-ягыбызда биек каланчалар. Кечкенә генә кырын эшне сизсәләр дә, ут ачырга мөмкиннәр. Әсирләр Октябрьскийга баручы юлны һәм Ык елгасы аша узучы күперне төзеделәр. Ул елларда язгы ташкыннар көчле була иде. Бистәдә ипи пешерү комбинатлары юк, икмәкне көймәләрдә алып кайталар. Ул чорларда елга шулай киң итеп ага иде.
    Урыссу бистәсе элекке елларда интернациональ гаиләне хәтерләткән. Өлкәннәрнең сүзләренә караганда, милли нигездә бернинди аңлашылмаучанлык тумаган. Киресенчә, барысы да бер-беренә карата мәрхәмәтле мөнәсәбәттә булырга тырыша, булдыра алганча ярдәм итә. Ул вакытта хәзерге типография урнашкан территориядәге хәрби әсирләрне дә җирле халык тыныч кабул итә иде. Шул елларның шаһиты булган икенче берәүнең хатирәләренә тукталыйк. 1946 елда конвоирлар әсирләрне эшкә ул елларда популяр җырчы Лидия Русланованың дәртле җыры астында алып барган. Агач эшкәртү комбинаты капкаларына куелган репродуктордан: «Валенки да валенки... " дигән дәртле җыр яңгырый. Бу әсирләрнең аякларында булган чылбыр тавышы башка кешеләрне борчымасын өчен шулай эшләнгән. Шунысы гаҗәп, әсирләр серле рәвештә юкка чыгалар. Иртән эшкә барганда, урыссулылар, тоткыннарны саклау зонасында торган гадәти сакчыларның юклыгын күрәләр. Төнлә хәрби әсирләрне эвакуацияләгәннәр икән. Бер төн эчендә биш меңнән артык кешене... Ә «дислокация» урынын трактор белән тигезлиләр, вак-төяк кирәк-яракларны яндыралар. Ул елларда артык сораулар бирү гадәте булмаган. Ишегалдында әле 1952 ел гына иде.
    Язгы ташкын
    Элекке елларда азык-төлек, тулаем ил буенча, карточка системасы белән бирелә иде. Бу урында укучыларыбызны бистәбезнең өлкән яшьтәге кешеләренең берсе сөйләгән вакыйга белән таныштырып үтәсе килә. Районның элеккеге музыка мәктәбе урынында ул елларда склад биналары урнашкан була. Аларда Урыссу бистәсенең бөтен “байлыгы” сакланган: бер бүлегендә - карбид, цемент, известь, бензин, икенчесендә – азык-төлек. 1947 елның язы. Урыссуга азык-төлек китерүләре турындагы хәбәр халык арасында тиз тарала. Димәк, иртәгә халыкка таратылачак. Әмма төнлә куркыныч хәл була - Ык елгасы ташый башлый. Иртән кешеләр үз күзләренә үзләре  ышанмый: суда ит, май, башка ризыклар, ягулык-майлау материаллары кайный... Складтагы карбид бу күренешкә тагын да ныграк “булыша”. Шулай итеп, бер айлык ризык юкка чыга. Дөрес, кышын, 1947 елның17 декабрендә, илдә карточка системасы бетерелә. Мондый дәһшәтле су басудан соң, Урыссу бистәсендә Ык елгасының яр буен ныгыту турында карар кабул ителә. Бу максаттан,  ГРЭСтагы Акимченкова кебек эшчеләрнең кул көче белән, булачак электр станциясе нигезеннән казып алынган туфрак дамба төзү өчен күчерелә. Соңыннан аны бут  ташлары белән ныгыталар. Бик матур була. Яңадан Урыссуга бер генә ташу да куркыныч тудырмый. Ә дамбаның бу ягында халык бәйрәм һәм ял көннәрен уздыра. Әлеге урын күп еллар дәвамында урыссулыларның иң яраткан ял урыны булып торды.


    Ходай аңа ышана
    -Сезнең абыегыз белән сеңлегез, билгеле бер вакыттан соң, Германиягә күченгән, - дип мөрәҗәгать итәм язмабыз героена, - ә нигә сез дә алар артыннан иярмәдегез?
    - Мин аларда кунакта булдым. Бар җирдә дә матур. Әмма боларның берсе дә  минеке түгел. Ә балаларсыз анда ничек яшисең? Әгәр чикне ябып куйсалар? – ди дөньяның ачысы-төчесен татыган зирәк ханым.
    Чыннан да, Елена Акимченкованың башкалар (татарлар, руслар, украиннар, белоруслар, румыннар, греклар, немецлар, латышлар, әрмәннәр һ.б.) белән беррәттән көрәк белән чистарткан, ачы тир тамчыларын тамызган җирне “үз җире” дип атарга тулы хакы бар. Ул биредә, ташландык җирләрне чистартып, йортлар төзегән, агачлар утырткан, бакчалар үстергән... Елена Акимченкова егерме ел ташчы булып эшләгән, лаеклы ялга чыгар алдыннан Әбсәләм балалар бакчасының кичке төркемендә тәрбияче-караучы булып хезмәт куйган. Нәкъ менә Урыссуда ул тормыш юлдашы  Василий Акимченков белән танышкан. Василий кебекләрне халык телендә “алты еллыклар” дип йөрткәннәр. Алар немец лагерьларында әсирлектә булганнан соң, алты ел буена совет лагерьларында җәфа чиккәннәр. Әбсәләм комбинатында эшләгән ире дә катлаулы язмыш иясе. Ул инде күптән вафат булган. Акимченковлар өч балага гомер биргәннәр. Безнең мәкаләбез героена исә озын гомер кичерергә насыйп булган. Бу, мөгаен, Ходайның аңа ышануыдыр. Фидакарь хезмәте белән хөрмәт казанган әлеге ихтирамлы затның тамырларында күптән инде катнаш каннар ага - татар, рус, немец каннары... Ул үзенә зыян китергән яки хәтерен калдырган беркемне дә начар сүз белән искә алмый, аларны яманламый, гаепләми. Бәлки шуңа күрә дә картлыгын тынычлыкта, якыннарының һәм туганнарының кайгыртуында уздырадыр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: