Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Сөләйман Якупов район ветераннар советы һәм социаль яклау бүлеге котлауларын кабул итте

    Шушы көннәрдә Урыссу бистәсендә яшәүче Сөләйман ага Якуповка 90 яшь тулса да, ул Бөек Ватан сугышы еллары белән бәйле булган яшьлек елларына күңеле белән бик еш әйләнеп кайта.

    Туган авылы Байларда җиде сыйныф белем алган Сөләйманга укуын дәвам итәргә җай чыкмый, аны 1942 елның көзендә фронтка чакырталар. Казанда булган бер айлык хәзерлек курслары әлләни файда бирми. Чандыр гәүдәле 18 яшьлек үсмергә 56 күләмдәге форма да биргәч, аның күңеле тәмам коелып төшә. Бу күңелсез вәзгыятьтән легендар Клемент Ефремович Ворошилов коткара. Ул, Сөләйман эләккән батальонның хәрби киемен күреп алып, "Алыштырырга!" - дип коры гына боерык бирә. Яшь солдатлар Мәскәүгә карап юл тота. Аннан - утның нәкъ үзәгенә. 1942 елның октябреннән алып 43нче елның августына кадәр Якупов Калинин фронты составында Ленинград янында дошманга каршы сугыша. Көзнең ачы җилләре, кышның зәмһәрир салкыннары, язгы юлның баткаклыклары... Һәрби юлдан атлаучы солдат өчен сугыш елларының авырлыгын сөйләп тору кирәк микән?! Якупов көрәшкән урыннарда сазлык була. Шуңа күрә сакланганда аеруча авыр кораллардан файдалана алмыйлар. Хәтта йөк машиналары да анык билгеләнгән, такталар түшәлгән юллардан гына йөриләр. Сазлык упкынына эләгеп, үлем белән очрашкан кешеләрне күрергә туры килдеме, дигән соравым, әлбәттә урынсыз яңгырады. Сөләйман ага кул гына селтәп куйды. Кырыс солдат мәктәбенә дучар булган якташыбыз туган нигезенә бер генә хат та язып сала алмый. Аяусыз сугышлар бара, югалтулар күп була.

    Карт фронтовик сугышка кергәндә алты солдатка бер мылтык биргәннәрен бүген елмаеп искә алса да, ул вакытта бик елмаясы килмәгәндер шул. Алай гына да түгел, коралга ком яисә туфрак эләксә, аның үзебезнекеләргә атып җибәрә торган "гадәте" дә булган. Шунысы шөкер, мондый шартларда озак көрәшергә туры килмәгән, тиздән аларга автоматлар таратканнар. Икенче елын сугыш барганда да алты кешегә бер корал тоткан үсмерләрнең, эчке куркуны "ура" авазы белән басарга тырышып, окоплардан күтәрелүен күз алдына китергәч, ничек инде үлем күп булмасын ди?!

    1943 елның җәй ахырында батальон командиры Якуповны чакыртып ала һәм үзләреннән 15 чакрым ераклыкта урнашкан командирлар штабына яшерен хат илтү бурычын йөкли. Тиешле урынга безнең солдатыбыз төнлә барып җитә. Икенче көнне ул, җавап алып, кайтыр юлга чыга һәм күпчелек араны шуышып уза. Дошман тоткан ут аңа бер генә мизгелгә дә туктап тормаган кебек тоела. Ветеран язмышында әлеге юл, мөгаен, иң авыры булгандыр. Мәетләр белән тулган күл аның күз алдыннан бүген дә китми. Озак та үтми, ул чираттагы яуларның берсендә яралана. Бер тәүлек дәвамында җирдә аңсыз яткан солдатны шәфкать туташы табып ала. Госпитальгә эләгә, демобилизация.

    Хикәятем герое бик сүзчән булып чыкмады. Сәламәтлеге дә мактанарлык түгел. Ачлык хисен нарат җиләге ашап басу, Сталин конституциясе көне уңаеннан Мәскәүдә тукталган санитар поездда баручы яралыларны кайнар аш белән сыйлауһәм 100 грамм аракы бирү - болар барысы да кешелек дөньясын авыр сынау - сугыш белән сынаган үткән гасырда калган.

    Тыныч тормышта Якупов узган хезмәт юлы да күп санлы мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән билгеләнгән. Лаеклы ялга чыкканчы эшләгән Октябрьский базасының Мактау тактасында аның сурәте эленеп торган. Олыгаеп килгән Сөләйман аганың тирә-юнендә бөтерелеп йөрүче балалары, оныклары, оныкчыклары кадерле кешеләрен күңеле белән картаерга ирек бирмиләр. Юбиляр район ветераннар советы һәм социаль яклау бүлеге котлауларын да кабул итте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: