Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Сугыш ачыларын күрергә язмасын

    Урыссу бистәсендә яшәүче Наҗия Фәттахова сугыш чоры балалары буынына керә: алар өлешенә сугыш вакытының һәм сугыштан соңгы җимреклек чорының күп авырлыклары төшкән.

    Наҗия Әхмәтсафа кызы Акбаш авылында туып үскән. 1941 елның җәе. Сугыш беренче көннәреннән үк алар гаиләсендә кара датага әверелә. Беренче этапта мобилизацияләнүчеләр белән фронтка киткән әтисенең озак та үтми үлде хәбәре килә. Кызга бу вакытта әле өч кенә яшь була. Аналары ике баласын алып каенатасы өеннән Октябрьский янындагы Уба авылына кайтып китә. Ә өйдә әнисенең туганнары унбер бала, әнисе үзе тагын бер балага авырлы. 1941 елда ул тагын бер нарасый таба. Тәрбиясендә өч баласы булган анага үзен озак кызганырга туры килми, чөнки аның таңнары да, кичләре дә уй-хисләрне кысрыклап чыгарган авыр хезмәт белән бәйле була. Һәрвакыт арыганлык халәте. Балалар бик тиз өлкәнәя, эштән тайпылуны алар башларына да китерми.

    - Без киндер күлмәк, киндер ыштан киеп үстек, - дип сөйли чал чәчле ханым. - Җыелган сабаклар махсус җайланмаларда сугылып, берничә тапкыр тәрәшләнә, эрләнә иде.. Тупас җепләрдән станокта киндер тукыма барлыкка килә. Сабыйлар өчен агач каерысын йомшартып ясалган бала арбалары истә калган. Балаларын шунда салып хатын-кызлар басуга бара торган иде. Кызу кояш астында чәчтеләр, чүп утадылар, ашлык урдылар... Бәйләнгән көлтәләрне ындыр табагына алып бардыкн. Молотилкада башаклар сабакларыннан аерылды, аннары бодай бөртекләре кабыкларыннан чистартылды, аларны җилдә җилгәрделәр. Без, балалар барыбыз да өлкәннәргә ярдәм иттек. Һәр йортка эшкәртү, китмәнләү өчен гектарлаган иген, бәрәңге, чөгендер җирләре бүленеп бирелде. Ачтан үлмәскә яз җитү белән кузгалак, юа, балтырган җыя башлый идек. Әби суга арыш оны болгатып аш әзерли, өшегән бәрәңге кәлҗемәсе пешерә. Әле ул барысына да җитми кала. Өйдә ач тамаклар күп бит. Элек суыклар да хәзерге кебек кенә түгел иде. Ә аякларда -мичтә йомшартылып, юкә каерысыннан үрелгән чабата. Таякка эшләгән өчен генә аяк киеме бирмиләр.

    Сугыштан соң да тормыш җиңел булмый. Наҗия апа бервакыт бәрәңге сакланган бинага, аларны черекләреннән аеру өчен башка колхозчылар белән бергә кереп, газланган һавага исерүен искә ала. Сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, кыз күрше Октябрьский шәһәрендәге тегү фабрикасына эшкә урнаша. Кияүгә чыкканнан соң, ире белән Урыссуга күченә. Биредә Фәттахова 18 ел дәвамында тимер юл станциясендә стрелочница булып эшли. Аллага шөкер, тормышым җитеш, балаларым һәм оныкларым килеп, ярдәм итеп тора, пенсиям җитә. Иң мөһиме - җирдә тынычлык булсын, ди мәкаләбез герое.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: