Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Тау өстеннән кояш күтәрелүен онытмый

    Ютазы авылының тимер юл вокзалы районында мәһабәт тау бар. Аның өстеннән уянган кояш нурларын сирпи, соңыннан якты, күз камаштыргыч гүзәллеге белән авыл каршына кинәт балкып чыга.

    Нәкъ менә шулай таң атуы, бервакыт, әле яшь белгеч булган Тәлгать Рәфыйковны сокландыра һәм Ютазы авылына гашыйк итә. Әмма Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган агроном бу төбәкләргә табигать матурлыгы өчен килмәгән. Аның максаты - "Ждановский" совхозы бүлекчәләренең берсе, мәкаләбез герое сүзләре буенча, биниһая зур хуҗалык җирләренең уңдырышлылыгын күтәрү. Үзегез уйлап карагыз, совхозның өч зур бүлекчәсе була. Беренчесенә - Акбаш, Ташлы, Александровка, Вишневка, Кызыл Басу һәм Кызыл Кичү авыллары, икенчесенә - Кырымсарай, Мортаза, Демьян Угол, Зирекле Каран һәм өченчесенә Ютазы, Алма-Ата, Малиновка, Новое-Поле, Семеновка, Еновка, Ык, Чатра, Вдовино һәм Керкәле авыллары кергән. Совхоз ул вакыттагы Ютазы районының икътисадый яктан артта калган колхозлары базасында 1957 елда оеша. "Ждановский" хуҗалыгы белән идарә итү дилбегәсе - грамоталы, оста җитәкче Җәмил Бикташев кулларында. Сүз уңаенда, ул - элекке "Коммунизмга" район газетасы мөхәррире.1962-1965 елларда совхоз директоры булып Б. Бадыкшин эшли.Ул чын мәгънәсендә сәләтле җитәкче була.
    Бүлекчә идарәчесе Биктимер Шәрипов белән без эшкә җигелдек, көнен дә, төнен дә басуда идек, - дип сөйли Тәлгать Котдус улы. - Шуны билгеләп үтәргә кирәк, ашлыкның тулаем уңышы, мал азыгы хәзерләү күрсәткечләре һәм, нәтиҗә буларак, терлек санын һәм продукт-лылыгын арттыру буенча саннар үсүгә таба бара. Бер елдан соң мине район комитетына чакырдылар һәм 30 мең гектар җир биләмәле совхозның баш агрономы булырга тәкъдим иттеләр. Бу 1960 ел иде.
    Беренче чиратта җитди игътибар югары репродукцияле орлыкларга бирелде, минераль ашламалар чыгымын кискен арттырдык, чәчүлекләрне чүп үләннәреннән һәм корткычлардан химик эшкәртү өчен авиация җәлеп иттек. Әлеге кыйммәтле чараны җир өсте җайланмалары булмау сәбәпле файдаландык.
    Рәфыйковның эшен республика дәрәҗәсендә күрәләр һәм 1965 елда аны әлеге совхозның директоры булырга тәкъдим итәләр. Эшләр фронты киңәя, җаваплылык та арта. Тәлгать Котдус улы гаҗәпләнеп басым ясый: аны совхоз директоры итеп билгеләгәндә, хезмәтне механизацияләү бөтенләй булмый. Әйтик, савымчылар сыерларга суны - чиләкләп, азыкны үрелгән кәрзиннәрдә ташый. Тирес шулай ук кул көче белән чистартыла. Сарыкчылыкта да шул ук хәл - барлык көтүнең йоны кулдан кыркыла. Т. Рәфыйков бер ел дәвамында хезмәтне механикалаштыруга ирешә.
    - Хәтерлим, 1966 елның җәе коры булды. Партиянең өлкә комитеты дәрәҗәсендә иҗтимагый терлекне азык белән тәэмин итү өчен сугару системасын кертү турында карар кабул ителде. Насос станциясе төзедек һәм басулар озак еллар дәвамында сугарылды. Халык составы күп милләтле иде, совхоз эшчеләрен үзенчәлекле категориягә кертергә мөмкин. Мәсәлән, Новое Поле, Малиновка, Кырымсарай авылларында һәр атна саен нинди дә булса бәйрәм үткәрелә. Спиртлы эчемлекләр куллану белән нык мавыктылар. Кешеләрне оештыру өчен аерым, шәхси якын килү таләп ителде. Артык тырышып ташласаң да, уңышсызлыкны көт тә тор. Ул елларда төрле чорда партком секретарьләре булып эшләгән Хуҗиәхмәт Заһидуллин, Илдус Гобәйдуллин һәм Рафаил Халиков минем алыштыргысыз ярдәмчеләрем булдылар. Туфракка, тулаем җир эшкәртүгә, фәнни якын килә башладык. Гомуми көч белән чәчү әйләнешен тергездек. Барлык агротехник чараларның үтәлешен катгый контрольдә тоттык. Кыш буе механизаторларны укыттык. Эшче куллар җитмәвен тоярга туры килде. Ул вакытта гамәлдә булган дуңгызчылыкка Бакалы районының Ивановка авылыннан эшчеләр җәлеп ителде. Ашыгыч рәвештә сигез фатирлы йорт төзедек. Тулаем алганда, төзелешкә курс алынды. Ул елларда өч 16 фатирлы йорт һәм "Ждановский" совхозына кергән авылларда берничә шәхси йорт, Ютазыда балалар бакчасы төзелде,- дип хатирәләре белән уртаклашуын дәвам итә Рәфыйков.
    - 1968 ел җәенең беренче яртысы яңгырлы булды, игеннәр уңды. Июльдәчеллә эссесе. Ютазы элеваторына илтүче асфальт юл юк иде. Ә бу вакытта яңа уңыш төягән олаулар агыла башлый. Ютазы авылы өстеннән кояш та күренмәслек тузан күтәрелде. Халык чиксез интекте. Нишләргә? Партиянең Баулы райкомы беренче секретаре Иван Жженовка, бик талантлы җитәкчегә мөрәҗәгать иттем. Вәзгыятьне аңлаттым, килегез, үз күзегез белән күрегез, дидем. Килде, карады һәм... булышты. Нефтьчеләрне җәлеп итте, ул елларда нәкъ менә Ташкичү тирәсендә яңа чыганакны үзләштерү бара иде. Нәтиҗәдә элеваторга алып баручы, Вахитов һәм Совет урамнары буенча юлларны рекордлы срокларда - ике атна дәвамында асфальтладылар. Халык җиңел сулыш алды. Турысын әйтим, мин башымны горур тотып йөрдем, - дип сүзен тәмамлый мәкаләбез герое.
    Үзенең совхоз белән идарә итү чоры, 1980 елдан - район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белән җитәкчелек иткән вакыты турында бәян итеп, Рәфыйков Ютазының аның йөрәгендә иң зур урын алып торуына басым ясый. Биредә героебызның иң нәтиҗәле еллары, яшьлеге узган. Нәкъ менә Ютазы җирендә эшчәнлеге чорында "Ждановский" совхозы коллективы социалистик ярышта югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен Ленин мактау грамотасы белән бүләкләнә. Әлеге бүләккә лаек булучылар аз иде, ди мәкаләбез герое. Аннары 1968 елда икмәкнең югары уңышын - гектарыннан 34 центнер җыеп алган өчен "Ждановский" коллективы ТАССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе дипломын ала. Ә Рәфыйков үзе "Халык хуҗалыгын үстерүдә ирешелгән уңышлары өчен" алтын медале белән бүләкләнә, аның исеме республика Мактау китабына кертелә. Моннан тыш ул ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры һәм күп кенә мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнүче дә. Шуңа күрә ул Ютазының данлы датасындагы бәйрәмдә лаеклы кунак булачагына шикләнми.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: