Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Тигез картлык - зур шатлык

    Урыссу бистәсендә гомер кичерүче Әнәс ага Сәфәровка шушы көннәрдә 80 яшь тулды.

    Хәләл җефете Фәргыя ханым белән тигез никахта яшәүләренә дә быел 56 ел тула. Алар икесе дә тумышлары белән Кәрәкәшле авылыннан. Әнәс ага урта хәлле крестьян Сәетгәрәй гаиләсендә бишенче, төпчек бала булып дөньяга килә. Аң-белем алырга сәләте булса да, әлләни дәрте ташып тормаган малай, дүрт сыйныф белем алганнан соң, ат җигеп, колхозга эшкә чыга.
    - Безнең авылдан алты-җиде чакрым ераклыктагы Керкәле җирләрендә ат караучылар читән лапасларда атларны тәрбияләделәр, без, үсмерләр, куна ятып, эшләдек, - дип сөйли юбиляр.
    Шул рәвешле буыннары авыр хезмәттә ныгып үскән егет 1951 елда хәрби хезмәткә Көнбатыш Украинага алына. Бу вакытка Әнәснең әтисе, ике бертуганы вафат булалар, әнисе ялгызы яшәп кала. Бер елдан соң Сәфәровлар йорт-җиренә бәхетсезлек килә - янгын астында калган каралтыларның бер өлешен генә саклап кала алалар. Шуны колхоз, яшәп торырга яраклы итеп, тегеннән-моннан каккалап-суккалап бирә. Таякка эшләгән әнисенең аз булса да хәлен җиңеләйтү максатында Әнәс солдат хезмәте өчен түләнгән өч сум акчаны өчпочмаклы хатка салып җибәреп тора. Өч ел буена солдат боткасы ашаган Сәфәров авылга кайтып мантый алмасын бик яхшы аңлый. Шуңа күрә ул, башка авыл егетләре кебек үк, шахтага эшкә китәргә языла. Әмма солдатлар чемоданнарын җыеп йөргән көннәрнең берсендә "кем каян килгән, шунда кайтырга тиеш", дигән Хөкүмәт карарын җиткерәләр. Шулчак замполит механизация мәктәбендә укып, чирәм җирләр күтәрергә китәргә мөмкинлек барлыгын хәбәр итә. Сәфәров, ике дә уйламый, шахтага китәргә дип җыйган чемоданын алып, трактор һәм комбайннарда эшләргә өйрәтә торган мәктәпкә карап юл ала.
    - Бушка укыттылар, өч тапкыр ашаттылар, өс-башны яңарттылар. Өстәвенә, дәүләт ай саен 40-45 сум акча түләде. Ул елларда бу ифрат та күп акча иде. Шактый өлешен әнигә җибәрдем. Уку тәмамлануга таныклык белән бергә бер еллык паспорт та бирделәр, - дип искә ала Әнәс Сәетгәрәй улы.
    Яшь механизаторларны Украинадан Мәскәүнең үзенә алып киләләр. Яңгырап торган музыка астында 300 кешене икенче поездга төяп, озатып җибәрәләр. Бар да ал да гөл. Алда ни буласын, ни көтәсең әлеге бәхетле мизгелләрдә беркем дә уйламый.
    Төньяк Казахстанның Павлодар өлкәсенә барып төшкәнче чирәм җир күтәрергә баручы кешеләрнең барлыгын да белмиләр. Яшь механизаторларны "яңа җирдә" дә колач җәеп каршы алучы булмый. Хәер, казахлар үзләре дә хәерчелектә - балчык идәнле басылып беткән кечкенә өйләрдә яшәгәннәр, шулай да гектарлаган мәйданнарга сузылган чирәм җирләрдә мал-туар асраганнар. Сәфәров үзенең иптәшләре белән ничек кирәк шулай торакка урнаша. Ашау такы-токы була, эчәргә тозлы судан тыш башка төрле су булмый. Мунча юк, халык бетли. Мондый шартларга түзә алмыйча, качып китүчеләр шактый була. Безнең героебыз түзә. "Бодай чәчсәк, бодай ашап, солы чәчсәк, солы ашап, целина күтәрдек", - дип искә ала ул моннан ярты гасыр элек булган вакыйгаларны.
    Әнәс Сәфәров чирәм җирләрдә ике ел эшләргә тиеш була. Беренче сезонны тәмамлагач, көзен, ул туган авылына кайтып килергә хәл итә. 1956 елның язында кире әйләнеп кайту уе белән юлга чыккан егет учеттан да төшми, документларын да алмый.
    - Өйгә кайтып кергәндә, әнинең бер умачлык оны гына да юк иде. Мәскәүдә яңарта алган кием-салымны, Алма-Ата авылына барып, ике капчык онга алмаштырып кайттым. Әни олыгаеп килә, сәламәтлеге дә мактанырлык түгел. Син китсәң, улым, мин ачка үләм, дип ялварулы күзләрен күрмәскә салышып, ничек итеп чыгып китмәк кирәк?!
    Район хезмәтләре көче белән Сәфәровны Казахстаннан учеттан төшерәләр, документларын җибәрәләр һәм Ютазы районында учетка куялар. Әнәс Ютазы авылындагы автотранспорт предприятиесенә эшкә урнаша. Ә бу вакытта, туган авылында җиде сыйныф белем алып, укуын дәвам итәр өчен Урыссуга, туганнарына килгән Фәргыя, кулына паспорт эләккәч, Агач эшкәртү комбинатында эшли. Тимер юлында вагоннардан бушатылган алтышар метрлы бүрәнәләрне кул көче белән тартып, комбинат территориясенә алып килгән чорлар була бу. Әмма бу вакытта ике яшь йөрәк, бер авыл һавасын, бер чишмә суын эчеп үсәләр дә, бер-берсен белешми әле. Язмыш аларны, эштән соң авылга, ялга кайткан җәйге кичләрнең берсендә таныштыра. Капка төбендә торган сөйкемле кызларга күз аткан Әнәснең: "Нишләп торасыз, кызлар? Кая егетләрегез?" - дигән соравына, "Безгә дигән егетләр пич астында ком ашый", - дип шаяртканын Фәргыя Мөслих кызы бүгенгедәй хәтерли. Яшьләр 1956 елда кавышалар, өч бала тәрбияләп үстерәләр, яхшы белем алырга ярдәм итеп, олы тормыш юлына озаталар. Әмма әлеге юлларны гизгәндә Сәфәровларга ачысын-төчесен дә, шатлык-сөенечен дә күп татырга туры килә. Аларның икесенә бергә йөз елдан артык хезмәт стажы җыела. Кайда гына эшләсәләр дә, алар үзләрен тырыш, гадел кешеләр итеп таныталар. Әнәс ага, пенсиягә чыккач та унике ел мәдәният йортында эшли, Фәргыя апа да лаеклы ялга китәргә ашыкмый. Гомер буе тынгысыз булып яшиләр алар. Урыссу урамнарының сарай-келәтләргә тулып утырган дәверендә сыер, дуңгызлар, кош-корт асрап, "Әнәс хуторы" дип, халык теленә кергән "хуҗалык" итү елларын алар әле дә елмаеп искә алалар. Олыгаеп килүләренә карамастан, бүген дә алар бакчада эшләүдән ямь табалар. Кирәк булганнан түгел, хәрәкәт булсынга. Туган авыллары Кәрәкәшлегә кайталар. Чыгып киткәннәренә алтмыш елга якын гомер узса да, туган нигез, кардәшләр сагындыра. Менә шулай туган җанлыклы, ярдәмчел, киң күңелле, кунакчыл булып, гомернең кадерен белеп яшәүче Сәфәровлар тагын бер байлыкка, төп байлыкка ияләр - алар тигез картлык кичерәләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: